Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТАРИХ КАБАТЛАНМАСЫН
1949нчы елның июнь аенда миңа – 6, апама – 8, сеңлемә 3 яшь иде. Әти-әниемне балалары белән Себергә сөргенгә озаттылар. Апас районы Иске Әнәле авылыннан чыгып китүгә бер ай чамасы вакыт үткәч, Амур өлкәсенең бер караңгы җиренә килеп җиттек. Монда биш-алты гына гаилә иде. Безгә буш йорт бирделәр. Әнием өйдә тәртип урнаштырса, әтием йорт тирәсендә уңайлыклар тудырырга тотынды. Күрше гаиләләрнең ир-атлары белән мунча төзергә кереште, тимерчелектә эшләде. Шунда төпләнеп яхшы гына яши башладык. Ике елдан безне Тындага күчерделәр, апам белән мин шунда укыдык. Биредә илнең башка төбәкләреннән сөрелгән төрле милләт вәкилләре яшәде. Күршебездә яшәүче украинка Надежда Георгиевна мәктәптә укытты. Аның кызы Алевтина белән бик тату яшәдек. Татарстанга кайткач та, озак еллар хат алышып тордык. Алар белән төшкән фоторәсем әле дә гаилә архивында саклана. Сталин үлеп, ике ел үтмәде, безгә Татарстанга кайтырга рөхсәт бирделәр. 1955нче елны исән-имин туган якларга кайтып җиттек. Ләкин күршебездәге украиннарга туган җирләренә кайту рөхсәте бирелмәде. Дусларым белән аерылышу авыр булды. Без кичергән фаҗигаләр кабатланмасын, тарих битләрендә генә калсын иде. Әтиемне һәм безне 40 елдан соң акладылар һәм гаепсез дип таптылар. 
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
АВЫЛ ЭШЧЕЛӘРЕН МАКТА
28нче октябрьдә «Яңалыклар»да күрсәттеләр: Казан Кремлендә төрле тармакларда иң яхшы дип танылган татарстанлыларга илнең һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бик матур итеп 51 кешегә орден-медальләр тапшырды. Мин үзем олы кеше буларак, «Яңалыклар»ны даими карап барам. Бездә яңалыкларны өч көн кабатлап күрсәтәләр. Бер ияләнгәч, карыйсың инде. Мин бик авырсынып кына карап бардым: авыл җиреннән берәр кешегә медаль бирмәсләрме икән дип утырдым – бирелмәде. Әгәр дә авыл халкы продукция җитештермәсә, эшләмәсә, яшәп булмый ул. Нигә авыл халкына карата игътибар юк икән? Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр пычракта бутый киеп йөргән механизаторлар, сыер савучыларга берни юк. Мин гарьләнәм. Артистларның туган көннәрен үткәрәләр, шуны телевизордан зурлап күрсәтәләр, ә гади авыл колхозчыларын искә алучы, күрсәтүче сирәк.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
КИМРӘК БИРДЕЛӘР
2017нче елда пенсионерларга һәр баласы саен 200әр сум акча түләделәр. Минем 4 бала, 600 сум бирделәр. Ул вакытта шул акчага бик сөендем. Дөресен биргәннәрдер инде дидем. Минем иптәш хатынның 5 баласы. Аңа – 1000 сум биргәннәр. Ике балалы иптәшемә – 400 сум. Ник миңа 200 сумга кимрәк бирелде икән? 
Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА,
Алексеевск районы, Әшнәк авылы
– 2015нче елның 1нче гыйнварына кадәр пенсиягә чыккан русиялеләр балаларны тәрбияләү өчен өстәмә акча алды. Әлеге түләүне алмаучылар янә гариза язарга мөмкин, моның өчен Социаль фондка, күпфункцияле үзәккә, «Дәүләт хезмәтләре» порталында гариза тутырып җибәрергә кирәк. Өстәмә акча күләме исәпләнгән балларга бәйле. Мисал өчен, беренче бала өчен бер елга 1,8 балл тиеш. Ләкин аны бары тик ике һәм аннан да күбрәк бала үстергәннәр һәм аларны карау чорында эшләмәгәннәр, хәзер минималь стажы һәм пенсиясе генә булган аналар ала. Декрет чорында эшне туктатмаганнарга яки уртача күләмнән күбрәк керемнәр алганнарга һәм зур стажга ия булучыларга өстәмә акча сорап мөрәҗәгать итү файдасыз – ул бирелмәячәк. Бу очракта да шулай булырга мөмкин, – дип искәрттеләр Алексеевск районы Пенсия Фонды бүлекчәсендә.

***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Сәйдә ИСМӘГЫЙЛЕВА кабул итеп алды

Комментарии