Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

 

ҖЫРЧЫЛАР ХАЛЫКНЫ ТАЛАМАСЫН ИДЕ

Бу атна ахырында Сабантуйлары узачак. Сабантуйга чакырылган җырчылар бик шапырынмасын иде. Узган елда Зәйнәп Фәрхетдинова 450 мең сумга җырлаган, дип яздылар гәҗиткә. Авыл халкы бу акчаны ел буена да ала алмый бит, бик зур сумма! Быел җырчылар алай ук кыланмасын иде инде. Аларга түрәләр үз кесәләреннән түләми ләбаса, бөтен халык акчасы бит ул. Ә авыл халкы бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эшләп тә, рәтләп тамак туйдыра алмый. Шуны да искә алсыннар иде. Юкса «кыйммәтле» артистларның җырлаулары халыкка бәйрәм түгел, ә аларны талау булып чыга.

Сабантуйлары мөбарәк булсын!

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

«МИНӘ-Ш-ШӘЙТААНИ» НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Бисмилла әйткәндә, җөмләнең бер урыны аңлашылмый, шуңа ачыклык кертсәгез иде. «Әгуузү билләәһи минә-ш-шәйтаани-р-раҗииим» диеп әйтелә бит. «Минә-ш-шәйтаани» дигән сүзләр нәрсәне аңлата икән?

Әбүзәр МОРТАЗИН,

Азнакай районы, Уразай авылы

Әлеге сорауга Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете имамы Әмир хәзрәт Исмәгыйлев түбәндәгечә аңлатма бирде:

– «Әгуузү билләәһи минә-ш-шәйтаани-р-раҗииим» диеп, бу догада Аллаһы Тәгаләдән шайтаннан саклауны сорыйбыз. «Минә-ш-шәйтаани» дигән сүз, «мине шайтаннан» дигәнне аңлата.

      СӘХНӘДӘ ТЕЛӘСӘ-НӘРСӘ СӨЙЛӘҮ КҮБӘЙДЕ...

Хәзер куела торган концертлар буенча фикеремне җиткерәсем килә. Элек аларны махсус кешеләр алып бара иде, хәзер җырчылар үзләре мәтәштерә башлады. Ләкин матур итеп сөйләмиләр. Кешене көлдерергә тырышып, теләсә-нәрсә ишетелә. Сәнгатькә бөтенләй кагылышы булмаган мәгънәсез фикерләр яңгырый.

Менә күптән түгел генә Илсөя Бәдретдинованың концертын карадым. Нәрсә генә сөйләми ул, инде аннан да түбән төшеп булмый. Бөтенләй кирәкмәгән сүзләр сөйләп кешене көлдермәкче була, вакыт суза. Нәрсәгә кирәк инде ул? Шуның белән концертның бөтен ямен җибәрәләр бит. Илсөя үзен хурлаган, кимсеткән булып, дәрәҗәсен төшергән булып, рейтингын күтәрмәкче инде. Әмма алай гына сәнгатьне күтәреп булмый бит. Мин аның җырлавын бик ошатам. Дөрестән дә, җырлары матур аның, тыңлыйсы килә. Ләкин әнә шул җыр арасында яртышар сәгать буе кирәкмәгән сүз сөйләве бөтен күңелне төшерә. Азрак аңларга кирәк бит инде, тамашачы фикеренә дә колак салырга кирәк. Сәхнәгә чыккач, күбрәк җырласыннар алар, теләсә-нәрсә сөйләмәсеннәр. Юкса, сәнгатьнең сыйфаты бик түбән төште хәзер.

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Иске Байсар авылы

ҮГИ ТАТАР ТЕЛЕ

«Безнең гәҗит»нең 18нче май (№19, 2022) санында Фәнзилә Мостафинаның «Өтер аша саклау» исемле эчтәлекле язмасы басылып чыкты. Сүз Татарстан республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча комиссия төзелү турында бара. Мәкаләдә татар телен саклау һәм үстерүгә тиешле игътибар булмаячагының сәбәпләре ачык тасвирлана. Республикабызда ике ел элек төзелгән Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе бетерелде. Ул уңышлы гына эшләп китә алмады. Хәзер Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе төзелде. Ул комиссиягә урыс теле генә кермәгән. Чөнки республикабызда урыс телен яклау һәм саклау өчен аерым комиссия барлыкка килде.

Бу мәкаләдән чыгып татар теле язмышы турында борчулы нәтиҗә ясарга урынлы нигез бар. Республикабызда татар теле – дәүләт теле булса да, аны саклауга һәм үстерүгә игътибар бик аз биреләчәге көн кебек ачык. Инде моңарчы да телебез үги хәлдә булган мәлдә, хәзер республикабыз җитәкчеләре Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телләрен саклау һәм үстерү өчен кайгырта башларлар.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ЧЕГӘННӘРДӘН ДӘ ОСТАРАК АЛДЫЙЛАР

Телевизорның кайсы каналын ачсаң да, анда Леомакс (LEOMAKC) дигән интернет кибет товарларына реклама бара. Нәрсәләр генә сатмый алар?! Аяк киемнәре, дәвалану әйберләре, бакчачылык өчен шланглар, фатир ремонтына кирәк-яраклар дисеңме... Шул чаклы матур итеп сөйлиләр, ул рекламаны карагач, теләмәсәң дә, товар алыр хәлгә җитәсең. Мин дә бирелдем алар коткысына. Әйткәннәр дә иде инде, Леомаксның товарлары сыйфатлы түгел, ышанма, дип. Ничектер ышандым шул. Үзябыштырышлы обой алдым. Иңе 60 сантиметр, озынлыгы 3 метрлы төргәк 799 сум тора, икенчесе бушлай бүләк ителә, дип реклама ясыйлар үзләре. Китереп бирү өчен түләү белән миңа 1242 сумга төште ул. Ләкин бүләк итеп бирелә торган икенче төргәк кечерәк икән, иңе – 40 см, озынлыгы – 2 метрлы гына. Мин бит инде обойны ябыштырасы мәйданны алдан исәпләп, ике төргәк тә бер төрле булыр дип ышанып алган идем. Ә ул обойлар җитәрлек булмады. Өстәп алу өчен тагын бер мең тәңкә сорыйлар. Ялганчылар икән, чегәннәргә караганда да ныграк алдыйлар. Әле ул обойларының сыйфаты да яхшы түгел, рәтләп ябышмый. Келәй белән дә ябыштырып азапландык.

Иң кызыгы шунда: төзелеш кибетенә кергән идем, анда шундый бер төргәк обой 130 сум гына тора. Ә миңа алар 1300 сумга якынга төште. Әйтәм бит, чегәннәрдән дә катырак алдыйлар! Җитмәсә шул Леомакс интернет кибетен телевизорның бөтен каналында рекламалыйлар бит. Ышанмагыз, сак булыгыз, минем кебек алдана күрмәгез!

Рәмзия САФИНА,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

 

 

Комментарии