- 06.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №39 (4 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
2022нче елның декабрь аенда авылыбызның иң күркәм, иң дәрәҗәле кешеләренең берсе Минехаҗи улы Илдус бакыйлыкка күчте. Күңел ышанырлык та булмады. Әле кичә генә күрше әбине соңгы юлга озатуда катнашкан кешене бүген җир үз куенына алды.
Бу көннәрдә хатыны Даниянең сабырлыгына, түземлелегенә исең китәрлек булды. Ислам диненә ихлас күңелдән ышанып, Аллаһы Тәгаләнең язганына буйсынып, үзен кулга алды ул.
Мин әле Илдусның мәктәптә укыган чакларын хәтерлим. Ул класста балалар саны күп иде. Сәләтле, зиһенле, яхшы укыган Илдуска башка малайлар да бик тартыла иде.
Еллар томаны аша аның эшкә киткән вакытларын да күз алдыма китерәм. Элек республика семинарлары безнең колхозда да еш үткәрелә иде. Бервакыт рәис Фәлахов Минәхмәт Бадыйкович хуҗалыктагы эшләр турында сөйләгәч: «Менә безнең «Урал»га институтны кызыл дипломга тәмамлаган белгеч Хәкимуллин Илдус Хаҗиевич кайтты. Ул баш зоотехник булып эшләячәк», – диде. 42 ел шушы эшен югары дәрәҗәдә башкарып, «Урал» колхозының район, республика күләмендә иң алдынгы урыннарда баруына зур өлеш кертте ул.
Терлекчелектә эшләүчеләр генә түгел, бөтен авыл халкы аны хөрмәт итте. Көн салкын булуга карамастан, Илдусны соңгы юлга озатырга халык күп килгән иде. Олыяз, Балыклы, Түбән һәм Югары Казаклар авылларында аның ярдәм итмәгән кешесе калмагандыр. Авылда терлек асраучылар аны бик яхшы аңлый. Нәтиҗәле эшләве өчен күп төрле исемнәр алуы да шуны күрсәтә. Ул – Татарстанның атказанган зоотехнигы, «Почет билгесе» ордены кавалеры.
Шулай да аның тормышындагы иң зур бәхете гаиләсе булды. Хатыны Дания – талантлы педагог, сабырлык, юмартлык, кешелеклелек өлгесе. Алар бер-берсен күз карашларыннан да аңлап, сөеп-сөелеп яшәделәр. Илдусның әнисе Мәликә апаны чын мәгънәсендә өрмәгән җиргә дә утыртмадылар, дип әйтә алам. Алар килен-кайнана кебек тә түгел, әни белән кыз кебек иде. Мәликә апа кадер-хөрмәттә 103 яшенә кадәр яшәде. Соңгы көннәренә кадәр кулыннан Коръәнне төшермәде. Кергән бер кешегә: «Яхшылык эшләгез. Яхшылыкта файда бар», – ди иде.
Илдус турында сөйләшкәндә Дания: «17 ел бер тапкыр да намазын калдырмады», – ди. Алар Коръән сүзе, ислам дине кануннары белән яшәделәр һәм яшиләр. Балалары Илсур, Данил, оныклар – барысы да дин юлында. Дания үзе дә Коръән укый. Олы улы Данил белән хаҗга да барып кайттылар. Алар Аллаһы Тәгалә биргәненә риза булып, бик тыйнак, гади яшәүчеләр.
Илдусның урыны оҗмахта булсын. Дания алга таба да авылда кешелеклелек, сабырлык, яхшылык, яктылык үрнәге булып яшәсен. Бу язмам Илдусның рухына дога булып барып ирешсен.
Рәсимә СӘЛАХОВА,
Кукмара шәһәре
Комментарии