Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КЫЧЫНУДАН ЧАРА

«Безнең гәҗит»нең узган санында (№34, 31 август, 2022) Азнакай шәһәрендә яшәүче Фәния Вәлиеваның кычынудан ничек котылырга белмичә, берәр файдалы киңәш соравы турында «Кычынудан ничек котылырга белмим... » дигән язма бастырылган иде. Үзем белгән бер ысул турында әйтә алам, бәлки файдасы тияр. Тик алдан, әлбәттә, табиблар белән киңәшләшеп алырга кирәктер инде. Ә ысул мондый: Кычу үләнен (чәчәге мамык сыман төк бирә торган озын үлән, русча: Ворсянка - Татар теленең аңлатмалы сүзлеге) җыясың да, бер зур гына табакта кайнар суга салып, пешерәсең. Су температурасы тәнгә тидерерлек булып суынгач, шул төнәтмә белән юынасың. Сабын-шампунь ише нәрсәләр кулланмаска кирәк юынганда. Соңыннан сөлге белән сөртенергә ярамый. Тән әкренләп үзе кипшенергә тиеш. Шулай эшләгәндә, тән кычытуы бетә.

Нурия ШӘРӘФИЕВА,

Арча районы

СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРГӘ РӘХМӘТ!

Мин 73 яшьтә, «Безнең гәҗит»нең һәр санын яратып укып барам. Менә үзем дә шалтыратырга булдым әле. Балтач бистәсендә ялгыз яшим мин. Районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә, җитәкчеләре Гөлнара ханыма, фамилиясен дә белмим, рәхмәт белдерәсем килә. Мондый кайгыртучанлыкны, кадер-хөрмәтне беркайда да күргәнем булмады.

Билсез калган кеше мин, юньләп торып йөри дә алмыйм. Ә районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, еш кына Гөлнара ханым үзе дә килеп, миңа төрле яктан ярдәм күрсәтәләр, хәлемне җиңеләйтәләр. Мәрхәмәтле, кешелекле, ярдәмчел булганнары өчен, аларга чиксез рәхмәтемне җиткерәм! Шул турыда язсагыз иде!

Минҗан ДӘҮЛӘТОВ,

Балтач бистәсе

ХЕЗМӘТТӘШЕМНЕ ЭЗЛИМ

Азнакай районының Урманай авылыннан Мансур Мөхәммәтҗанов дигән хезмәттәшемне эзли идем. Аның белән 1979-1980нче елларда Владимир өлкәсендә бергә армиядә хезмәт иттек. Безнең хәрби бүлекнең номеры 75015 иде. Әгәр «Безнең гәҗит»тә чыккан игъланны күрсә, кире хәбәр бирүен көтеп калам. Минем адресым: Арча шәһәре, Маяковский урамы.

Хөрмәтулла ГАЛИӘХМӘТОВ,

Арча шәһәре

Редакциядән: хезмәттәшен эзләп редакциягә мөрәҗәгать итүченең телефон номеры да бар. Ләкин, билгеле сәбәпләр аркасында, без аны һәм төгәл адресны һәркем өчен ачык итеп күрсәтә алмыйбыз. Эзләнүче кеше табылса, аның редакциягә шалтыратуын сорыйбыз.

ТҮЛӘП БЕТЕРМӘДЕЛӘР

Газга түләү өчен өлкәннәргә, инвалидларга компенсация бирәләр бит инде. Мин хастаханәдә яттым. Шул сәбәпле аны июнь аена ала алмадым. Соңыннан июльгә китерделәр, ә июньгә юк. Артыннан йөри алмыйм, аякларым бик авырта. Кызым шалтыратып белешкәч, китерербез, дигәннәр иде. Көттек-көттек, ә июньгә компенсацияне һаман бирмәделәр. Инде соңрак кабаттан шалтыраткач, без ике айныкын бергә китердек, дип әйтәләр икән. Алдыйлар! Булмады андый хәл. Миңа июнь өчен 826 сум 41 тиен бирергә тиешләр иде. Ә июльгә – 1297 сум. Алар барлыгы 1354 сум гына бирделәр. Менә 769 сум акча җитми. Минем өчен күп акча бит ул. Үземә 85 яшь инде, чыгып йөри алмыйм. Кызым да еракта тора шул. Бүтән мөрәҗәгать итәр кешем юк. Калган сумманы табарга, зинһар, булышыгызчы!

Фәүзия ВАФИНА,

Чистай районы, Йолдыз совхозы

Редакциядән: Укучыбызның гозере белән Чистай районының социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Әлеге оешмада мәсьәләне тикшерергә һәм, дөрестән дә, компенсация бирелеп бетмәгән булса, калган өлешне түләрбез, дип ышандырдылар. Һәрхәлдә, ярдәм сорап редакциягә мөрәҗәгать иткән Фәүзия Вафина белән элемтәгә чыгарбыз, диделәр.

ТАТАРЛАР АЗАТЛЫККА ОМТЫЛА...

Үткән гасырдагы 90нчы елның 30нчы августы һаман истә. Ул көнне Татарстан Республикасы Югары Советы Татарстан дәүләт суверенитетын игълан итте. Аны халкыбыз быел да билгеләп үтте. Гадәттәгечә, вакыйганы шатлык белән тантана итү өчен якын һәм ерак чит илләрдән дә милләттәшләребез килгән иде. Әйе, бәйрәм рухы булды анысы. Тик менә вакыйганың асылы югала баруы күңелне борчый. Быелгы чараларда бер генә җирдә дә Татарстан Дәүләт флагы да күренмәде бит.

Шөкер, халкыбызда хөрлек бар! Рухи азык, җан азыгы, аң-белем – психиканы тәрбияли торган күренеш, ул халкыбызны дәртләндерә, илһамландыра, уята. Татарлар үзләренең милләтен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша һәм тырышачак. Милләттәшләрем күңел төшенкелегенә бирелми. Рухи көч сынмады һәм алга таба да сынмас, дигән өметтә калам!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии