Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

МӘҖБҮРИ ЭШ КИРӘК

Телевидениедән дә, радиодан да еш ишетергә туры килә: студентлар укыганнары буенча эш таба алмыйлар. Аларны эшләтү өчен совет чорындагы кебек өч ел мәҗбүри эш урыны бирергә кирәк. Өч ел буе бер урында эшләгәч, ул үз эшен ярата башлый. Менә шул тәртип булса, һәркем эш табар иде. 1955нче елда районга Мәскәүдән ике кыз кайтты. Алар әле генә укып бетергән иде. Бер авыз татарча сүз белмәсәләр дә, өч ел эшләделәр. Берсе өч ел эшләгәннән соң, Мәскәүгә китте. Икенчесе кияүгә чыгып, биредә төпләнеп калды. Пенсиягә чыкканчы эшләде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

САКЛАРГА КИРӘКМЕ?

Без – өлкән буын вәкилләре, бабаем белән 80не уздык инде. Шуңа күрә соравымнан көлмәгез. Беркөнне күршем: «Син ут квитанцияләрен җыеп барасыңмы, элеккеләре дә кирәк була икән», – ди. 80 ел яшәп, мондый нәрсә ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Түләнгән ут, газ квитанцияләрен сакларга кирәкме әллә ул?

Мөнирә апагыз,

Казан шәһәре

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрен мәҗбүри сакларга кирәк дигән закон юк. Ләкин Русиянең Гражданнар кодексы коммуналь хезмәтләргә түләү квитанцияләрен өч ел сакларга киңәш итә. Алар «коммуналка» өчен түләп баруны раслый торган документлар булып санала. Нинди дә булса гадәттән тыш хәл яки хаталар китү очрагы булырга, мәсәлән, сезнең йортта идарәче компания алмашынырга һәм документларның күпмедер өлеше югалырга мөмкин. Бу очракта үз хокукларыгызны раслаучы документ – квитанцияләрнең кул астында булуы хәерле.

ИСКӘ АЛУЧЫ ТАБЫЛМАДЫ

Без – сугыш ятимнәре. Җиңү бәйрәмен гөрләтеп уздырып җибәрделәр, тик безне искә алучы булмады. Бик матур дәүләттә яшибез, тормышыбыз әйбәт Аллаһка шөкер. Безгә бит берни кирәкми, бер открытка кабул итеп алсак та – күңелебез була. Элек ашарга ризык, кияргә кием булмады, хәзер барысы да бар. Бүгенге тормышка мең рәхмәт. Әле беркөнне көй язучыларга, җырчыларга премияләр тапшырдылар. Җыр тыңлап кемнең тамагы туйганы бар икән соң? Аны кырда эшләүче тракторчыларга, терлекчеләргә биреп булмыймы икәнни?..

Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА,

Алексеевск районы, Әшнәк авылы

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии