Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ӨМЕТ ИТӘМ ӘЛЕ

2013нче елның апрель аенда «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте генерал директоры Лотфулла Шәфигуллинга, җәмгыятьнең акционеры һәм сәяси репрессия корбаны буларак, шәхси үтенеч белән татар телендә хат юллаган идем. Берничә тапкыр хат җибәрдем. Дүрт ел үтүгә карамастан, бүгенгә кадәр җавап алганым юк әле. Ул Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Бәлки, депутатларга гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавап бирмәскә дигән «яшерен» күрсәтмә бирелгәндер…

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ТҮЛӘРГӘ КИРӘКМЕ?

Мин үзем авылда яшим, Әгерҗедә фатирым бар. Анда кеше яшәмәсә дә, газ өчен түләп барам. Кеше тормаган фатирда да газ җайланмасын техник караган өчен (техосмотр) акча түләү дөресме икән? Миңа ел саен техосмотр өчен түләү язып китерәләр.

Айсылу ДӘҮЛӘТШИНА,

Әгерҗе шәһәре

Әгәр торакта газ өзелмәгән икән, димәк, техник карау өчен түлисе – бездә кануны шундый. Елга бер тапкыр газ хезмәте вәкилләренә шалтыратып, аларга фатирыгыздагы газ җайланмаларын тикшертергә дә онытмагыз. Сез техосмотрга түләгән акчага алар башкарырга тиешле эш бу.

НИЧЕК ЧАБАТА КИМӘСЕН ДИ?!

Газетаның 21нче санындагы «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәленең: «Безнең авылда берәү дә чабата кимәде. Чабата ул татар милләтен мыскыл итә», – дигән фикерен бирдегез. Шуны укыгач, ачуым чыкты. Нишләп татар халкы чабата кимәсен инде. Мин 1941нче елгы. Чабатаны мәктәпкә дә, кибеткә дә, клубка да – бөтен җиргә дә кидек. Абыем чабатаны үзе ясый иде. Эләкте чабата безгә, ничек кенә әле эләкте! Бу тарихны онытырга да, оныттырырга да ярамый. Яшьләр безнең нәрсә киеп йөргәнне белеп үссен. Чабата кимәдек, дигәч, бәлки, Сәгъдулла әфәнде җитеш гаиләдә үскәндер. Безнең авылда бөтен кеше чабатадан йөрде.

Нурия ШУРМАНОВА,

Апас районы, Урта Балтай авылы

Редакциядән. Даими укучыбыз Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәленең «без үскәндә чабата кимәдек» дигән сүзләре бик күпләрдә ризасызлык уяткан, узган атнада редакциягә «ничек инде чабата кимик, ничек кенә кидек әле» дип шалтыратучылар бик күп булды. Шуңа күрә бу темага тагын бер тукталмый булмас дигән фикергә килдек. Якын арада чабата турында язма әзерләячәкбез. Белгечләр белән сөйләшеп, татар милләтендә чабата булганмы дигән сорауга җавап табарга тырышачакбыз.

ТАШЛАМА КҮПМЕ?

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына түләнә торган ташламаның суммасы күпме икән – шуны беләсем килә.

Таһир ХӘМИТОВ,

Буа районы

Сезнең соравыгызга җавап алу өчен, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Аннан мондый җавап алдык: «Кайбер төр категория гражданнар өчен шәһәр, шәһәр яны һәм халыкара транспортта йөрү, элемтә өчен билгеләнгән ташлама айлык акчалата түләү (ЕДВ) белән алыштырылды. 2017нче елның 1нче февраленнән әлеге акчалата ташламаның күләме түбәндәгечә:

– Бөек Ватан сугышы инвалидларына – 5054,11 сум;

– Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләргә (инвалидлыгы булмаганнарга) – 3790,57 сум;

– 1941нче елның 22нче июненнән 1945нче елның 3нче сентябренә кадәр хәрби хезмәтенең кимендә алты аен хәрби частьларда һәм хәрби уку йортларында (гамәлдәге армия составында булмаган) үткән, шушы чорда СССРның орден һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләргә – 1517,2 сум;

– Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына – 1517,2 сум.

Бу категория гражданнар өчен бушлай дарулар, санаторий һәм курортта дәвалану, дәвалану урынына бушлай бару, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү кебек социаль ташламалар да үз көчендә калды».

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии