Тотрыклы һәм ышанычлы банк – «Интехбанк»

Тотрыклы һәм ышанычлы банк – «Интехбанк»

21 февральдә «» ачык акционерлык җәмгыяте 19 яшен тутырды. Русия Федерациясе оешу белән диярлек ачылган бу банк, илебездәге бөтен икътисади системаны бик яхшы белеп эш итә һәм Татарстан республикасындагы иң зур банкларның берсе санала. Хәер, банкның күпьеллык зур тәҗрибәсе һәм профессиональ эшчәнлеге генә безнең регионда аның алдынгылар рәтенә чыгуына булышлык итмәс иде, билгеле. «» уңышының сәбәпләре: илнең икътисади хәлен алдан күреп эш итү, һәр клиентка индивидуаль якын килү, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү, яңа идеяләр белән эшләү, яңа технологияләр куллану…

Саннар һәм фактлар

– «Интехбанк»ның бүген 25 мең кертемчесе һәм аның белән хезмәттәшлек итүче 5 меңнән артык оешмасы бар.

– 2013 ел башына әлеге банкның 18 млрд сум акчасы бар дип исәпләнә. Бу аның кеше акчасына гына яшәмәвен, ниндидер башка олы банкларга бурычларсыз булуын күрсәтүче дәлил дә.

– Банклар рейтингы буенча караганда, «Эксперт РА» һәм «АК&М» агентлыклары билгеләвенчә, «Интехбанк» «А» дәрәҗәсен били. Бу да аның ышанычлы һәм тотрыклы банк булуын күрсәтә.

– Иң мөһим күрсәткечләр буенча, «Интехбанк» Татарстан республикасындагы иң яхшы банкларның беренче унлыгына кергән.

– Безнең республикада «Физик затларның кертемнәре» күрсәткечләре буенча, бу банк 7нче урында тора. Димәк, аңа ышаныч белдерүчеләр дә күп дигән сүз.

– Биредә бик уңайлы шартларда һәм югары процентлар белән 15ләп төрле кертем булдырырга мөмкин.

– Шулай ук 10 төрле кредит, 12 төрле ипотека программасы да эшли.

Кертемнәрне сайлау мөмкинлеге

Банк эшли башлаган көннән бүгенгәчә, аның визит картасы булып, депозитларның югары процент күрсәткечләре исәпләнә. Шуңа күрә дә «Интехбанк» физик затларның кертемнәре күплеге белән республикада алдынгы урыннарны били дә. Кертем төрләре дә 15тән артык, пенсионерлар өчен дә махсус берничә төрле депозит булдыру мөмкинлеге бар. Теләгән кеше биредә акчасын сумнарда гына түгел, башка ил валютасында да саклый ала. «БИЗНЕС Online» аналитик үзәге рейтингы буенча да «Интехбанк» ААҖ, керемнәре ягыннан, Татарстанда икенче урынны алып тора.

Кредит алу җиңел

«Интехбанк» ААҖе, киңколачлы икътисади оешма буларак, Татарстанда табарга мөмкин булган барлык төр банк хезмәтен дә үз эченә туплаган. Аның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: кредит бирү турында карар кабул иткәндә, һәр кулланучыга аерым караш, аның мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләү.

Әйтик, ипотека программасы үз эчендә уннарча төргә бүленә. Ни өчен дигәндә, нәкъ менә шушы программа бик күп кулланучыны җәлеп итә, һәркайсының үз таләпләре бар икән.

Шуңа күрә, әле күптән түгел генә, шушы юнәлештә яңа программалар эшләнгән. Өр-яңа булып «Рефинансирование ипотечных кредитов» дигән программа санала. Бу элек бирелгән ипотека кредитын күпкә арзанрак һәм уңайлырак шартларда (әлбәттә, кулланучы өчен!) алдан кайтару мөмкинлеген бирүче программа. Сүз уңаеннан, нәкъ менә шундый программалар Көнбатыш илләрендә ипотеканы кулланучыга күпкә кулайрак итәргә булыша да. Ә безнең банкларга әле ул яңа гына кертелә башлады. «Интехбанк» мәсьәләсендә исә, ипотека программалары һәрвакыт ачык һәм аңлаешлы.

Эшмәкәрләргә ярдәмче

«Интехбанк»ның тагын бер өстенлеге – кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүе. Ул төрле проектларны финанслап, эшмәкәрлекнең үсүенә йогынты ясарга сәләтле. Әйтик, «Интехбанк» төзелеш өлкәсен бик актив төстә финанслый. Инде бу банк катнашында 130 мең квадрат метр мәйданга ия торак биналар салынган, 45 мең квадрат метрдан артык мәйдан эшләнеп килә.

Гел үсештә!

Клиентларның гел артып торуы, банкның төрле өлкәләрдә үсүе, офисларның һәм филиалларның артуына китерә. Мәсәлән, Казан шәһәрендә генә дә тиздән өч яңа филиал ачылыр дип көтелә. Алар Зорге, Гагарин һәм Фрунзе урамнарында урнашачак.

Моннан тыш, онлайн хезмәт күрсәтү дә клиентларның күңеленә хуш килер, мөгаен. «Интехбанк» тәкъдим итүче Интернет-банк теләсә-кайсы операцион система белән эшли һәм аның ярдәмендә кая да булса акча күчерү, ниндидер түләүләрне башкару бик җиңел.

Бүгенгесе һәм киләчәге

«Интехбанк» заман белән бергә атлый һәм клиентның таләпләрен истә тотып һәрдаим үзгәреп тора. Яңа заманча технологияләр куллану, филиал челтәрен киңәйтү, клиентлар өчен уңайлырак булган яңа программалар эшләү – барысы да киләчәккә өметле караш белән, ышаныч өчен эшләнә.

«Интехбанк»ны хәтта яңалыклар банкы дисәң дә дөрес булыр. Монда бары бер әйбер генә үзгәрешсез кала – кулланучыга карата хөрмәт, аның белән уртак тел табып эшләү, югары дәрәҗәле хезмәт күрсәтү. Әле менә 2012 елда гына бу банк тарафыннан динамик стратегия кабул ителде һәм шушы 3 ел эчендә банк үз активларын 2 тапкыр арттырырга җыена. Аның үҗәт рәвештә алга атлавы, әлеге планнарның да тормышка ашачагын күрсәтә. Ә бу әле банкның озын гомерле буласына, аның ышанычлылыгына, тотрыклылыгына ишарә дә.

Чыганак sberex.ru

Язма реклама хокукында тәкъдим ителә.

ОАО “ИнтехБанк”. Ген.лиц. ЦБ РФ № 2705 от 17.05.2012г.

Комментарии