- 06.02.2021
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2021, №04 (3 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Безнең гәҗит»тә матур-матур шигырьләр, язмалар басыла. Үз шигыреңне гәҗиттә күрү безнең өчен зур шатлык. Бу көнне без үзебезне бик бәхетле хис итәбез. Гомер үтә, инде безнең дә зур хыялыбызны тормышка ашырасыбыз килә.
«Безнең гәҗит» ярдәме белән, һәрбер авторның 4-5 матур шигырен сайлап алып, һәрберебезгә 10 гына санда булса да төсле һәм каты тышлы итеп китап бастырып булмас микән? Башка авторлар да шулай уйлый дип беләм. Аннан соң мөхтәрәм Илфат әфәнде дә телевидение тапшыруларының берсендә бу идеяне үзе үк әйтеп биргән иде.
Безнең яктан китап өстендә эшләүчеләрнең хезмәтенә түләү, бөтен чыгымнарны каплау һәм гәҗитнең финанс ягына саллы гына өлеш кертү булсын. Эш тәмамлангач, бәлки, бергә җыелып китапны презентацияләү бәйрәме дә үткәрелсә, бездән дә бәхетле кеше булмас кебек. Олы яшьтәге авторлар бигрәк тә шундый игътибарны көтеп яши бит.
Шигырь һәм проза әсәрләребезне яратып укыйлар. Иҗатташ дусларыма һәм редакциядәге кызлар-егетләргә зур уңышлар теләп калам. «Безнең гәҗит» Раиф Гыймадиев кебек көчле журналистлар белән баеганда бу эшләр башкарыласына өмет тагын да арта. Ә безгә сез әйткән берничә язманы почтага җибәрү берни дә тормый. Авторлар саны билгеле булгач, чыгымнар да билгеле булачак.
Иҗатташ дуслар! Ә сез ничек уйлыйсыз?
Рәис ВАҺАПОВ,
Апас районы
РЕДАКЦИЯДӘН: игътибарыгыз, тәкъдимегез өчен зур рәхмәт. Редакциянең планында бу эш бар. Хәзерге вакытта газетабызның интернет сәхифәсе эшләнеп ята. Интернет газетабызны да тулы көченә һәм мавыктыргыч итеп оештырып җибәрергә ният бар. Моңарчы эшләгәне аның «бармы – бар»га гына корылган иде. Шулай ук иң актив авторларыбызның мавыктыргыч проза әсәрләрен туплап та, алар турында сөйләп бер китап нәшер итәргә хыялланабыз. Бу ният бүген генә тумаган. Тик әлеге дә баягы, вакыт кысанлыгы, башка проблемалар чабудан тарта. Интернет сәхифәбез булдырылгач, бу эш турында чынлап торып уйлыйсы булыр. Башланган эш, төгәлләнгән эш. Минем уйлавымча, укучыларыбызның мавыктыргыч әсәрләрен туплаган китапны сатып алучылар да табылыр, ул артык чыгымлы гамәл булмас, дип исәплим. Әлегә бары тик вакыт табу белән генә проблема…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии