Милицияне кем тикшерә?

Танышым шалтырата. Сүз артыннан сүз чыгып, хокук саклаучылар турында сөйләшә башладык. Эчке эшләр министрлыгының атна саен журналист халкын җыюын, безнең белән эшләүче иң актив министрлык булуларын сөйләргә тотындым.

Тегенең түземлегенең соңгы тамчысы бетте бугай, сүземне бүлдереп:

– Әй, юкны сөйләмә, үрнәк булырлык нәрсә эшләгәннәре бар шулхәтле?! Телевизор карыйм, интернет актарам – бандитлар оясы бит ул. Баштан үзләре алудан туктасын, менә шунда булыр мактанырлык сәбәп! – дип куйды ул.

Халыкта мондый фикерләр күп, анысы сер түгел. Ә уйлап карасаң, аларны кем тикшерә икән соң? Чираттагы матбугат очрашуында республиканың Эчке эшләр министрлыгының УСБ (Управление собственной безопасности) җитәкчесе Рөстәм Вәлиулловка журналистлар нәкъ шушы сорауны бирде.

– Безне тикшерү комитеты, прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге, Федераль куркынычсызлык хезмәте тикшерә. Ел саен полиграф аша үтәбез. Хезмәткәребез закон бозды дигән шик туса да, андыйлар белән эшләмәү ягын карыйбыз. Чөнки милициядә хезмәт итәсе килгән кеше кечкенәдән үк үзенең закон ягында булачагын белеп, аңлап үсәргә тиеш. Бер пычрак сыер бөтен көтүне пычрата дигән кебек, бер тапкыр нормадан тайпылу бөтен йөзенә кызыллык китерергә мөмкин. Хәзер хокук саклау органнарына эшкә керү тәртибе дә кырысрак, кыскартулар да бара, – дип җавап бирде полковник Р.Ф.Вәлиуллов.

Хокук саклаучыларның иң зур җинаяте турында сорагач, җитәкче ришвәт алучыларны мисал итеп китерде. Бу елның март аенда Әлмәттә була бу хәл. Эчке эшләр идарәсендә сакта торучы ике егет, юлга чыгып, авариягә эләккән салмыш ир-аттан акча кысмакчы була. Документларын талап алу гына җитми, тагын 40 мең сум таләп итәргә тотыналар. Шушы гөнаһлары өчен егетләрне 3 ел ярымга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итәләр.

Шулай ук шәхси оешмаларны күпсанлы тикшерүләрдән азат итәргә вәгъдәләр биреп, ришвәткә кул сузучылар да булган. Шулар рәтенә 100 мең алганда тотылучы иптәш Халиков, лотерея хуҗасының 31 мең сумына кызыгучы Щелыков керә. Эчке эшләр министрлыгы, хезмәткәрләре хәрәм акчага тимәсен дип, ришвәттән баш тартучыларга шул ришвәт күләмендә премия дә өләшә. Соңгы арада барлыгы 151 милиционер җәмгысе 2,5 миллион сумнан баш тарткан. Ләкин бер ел эчендә әлеге премия 8 генә хезмәткәргә түләнгән, узган ел да 8 кешегә тәтегән. Күренгәнчә, бу милиционерлар чираты су буе кадәр булып, яшенә кадәр көтү ихтималы зур. Коррупциягә каршы көрәшнең яхшы ысулы да бит югыйсә…

Хокук саклаучылар арасында очраган закон бозуның иң ешы: җинаять турында хәбәрне вакытында тикшермәү яки теркәмәү, җинаять эше кузгатудан нигезсез баш тарту. Хисап саннарын әйтеп тормыйм, әмма һәр шикаять тикшерелә, гаеплеләр җавапка тартыла икән. Шуңа күрә, милициядә эшләүчеләр теләсә нәрсә кылана ала дип уйлау бик үк дөрес түгел, җәмәгать. Аларның һәр сүзен, һәр адымын исәпкә алып, тикшереп торучылар җитәрлек.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Милиция Кыш бабае

Минем өчен Яңа ел бәйрәме 21 декабрьдә үк башланды. Бу көнне ЭЭМ каршындагы иҗтимагый совет рәисе, шагыйрь, җырчы Илья Резник Татарстанда “Милиция Кыш бабае” дигән акцияне ачып җибәрде. Без дә, бер төркем журналистлар, милиция хезмәткәрләре белән бергә автобуска төялдек тә Левченко бистәсендә урнашкан яшүсмерләр һәм тәртипләре тайпылышлы булган балалар өчен махсус гомуми белем бирү мәктәбенә киттек.

Яңа елны һәммәбез түземсезлек белән көтеп ала. Балалар турында әйтеп тә торасы юк. Әлбәттә, кече яшьтә булуына карамастан, араларында инде төрле җинаятьләр кылырга өлгереп, суд аша узганнары да моңа битараф түгел. Кыш бабайга хат язулар, аннан бүләкләр көтү, чыршы бизәү дисеңме… Балачактагы иң күңелле мизгелләр.

“Милиция Кыш бабае” кичәсенең махсус кунаклары Илья Резник һәм йорт хайваннарын өйрәтүче Юрий Куклачев иде. Укучылар төрле концерт номерлары әзерләгән. Анда 10нан алып, 18 яшькә кадәрге үсмерләр катнашты. Төрле күмәк биюләр башкарган егетләр осталыкларын республиканың төрле шәһәр һәм районнарында күрсәтергә өлгергән инде. Ә менә 10 яшьләр чамасындагы кечкенә генә буйлы Гаделнең:

“Ятим үсә бит балагыз

Җиде ят арасында”, – дип моңланып җырлавы әле дә күз алдымда.

Кызганыч, аның элеккеге директоры Нәфис Әсгать улы Галләмовка гына мәктәптәге бу бәйрәмне күрү насыйп булмый. Күптән түгел ул бу якты дөньяны калдырып китә. Аны бер минут тынлык белән искә алдык. Һәр җирдә булдырылган уңайлыклар, ремонт, җиһазлар – барысы да аның тырышлыгы. Нәфис Галләмовны биредә берәү дә күз яшьләрсез искә алмый. “Балалар аны әтисе урынына күрде. Алтын кеше иде ул”, – диде мәктәп хезмәткәрләре.

Монда Раифаның 1нче махсус һөнәри училище укучылары да килгән иде. Балигъ булмаганнар өчен әлеге хезмәт колониясенә РФның барлык территориясеннән 12дән алып, 18 яшькә кадәрге үсмерләр җибәрелә. Анда бүген 51 бала тәрбияләнә икән.

“Милиция Кыш бабае” акциясен башлап җибәрүчеләр – милиция хезмәткәрләре. Бу тәҗрибә рәвешендә 2005 елда ук үткәрелгән инде. Максатлары – матди хәле авыр булган гаиләләрдәге балаларны барлау, аларга ярдәм күрсәтү, социаль учреждениеләрдәге сабыйларга бүләк бирү. Бу уңайдан хәйрия акциясе дә оештырганнар.

– Авыр хәлдә булган гаиләләрдәге бер бала да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Андыйларны барлыйбыз, өйләренә бүләкләр алып барабыз. Республикабызның милиция хезмәткәрләре бик актив катнашты. Бүләкләр шактый җыелды. Берсе, хәтта исемен дә әйтмәде, 25 мең сум калдырып китте. Арада 4-5 мең сум бирүчеләр дә күп булды. Җыелган акчага бүләкләр алдык, алар белән бер бүлмә тулды дисәк тә ялган булмас. Шуларны Яңа елга кадәр таратып бетерәчәкбез”, – ди ЭЭМ матбугат бүлеге хезмәткәре Әлфия Сафина.

Әлеге бүләкләрне Кыш бабай һәм Кар кызы ролен башкаручы милиция хезмәткәрләре тиешле гаиләләргә илтеп тапшыра, шул рәвешле сабыйларга бәйрәм атмосферасы тудыралар.

Балалар, дөньяларын онытып, җырчы, шагыйрь Илья Резникны чорнап алды, җибәрмиләр генә үзен. Бергәләшеп фотога төшү дисеңме, сораулар яудыру, бүләк бирешү… Ә йорт хайваннарын өйрәтүче Юрий Куклачев дрессировкалау серләрен өйрәтә икән. Балалар аннан өйрәнгән осталыкларын сәхнәдә дә күрсәтте.

Милиция хезмәткәрләре күпчелек балаларның Кыш бабайдан нәрсә көтүен алдан сорашып белә. Һәм бүләк итеп шушы әйберне алырга тырышалар. Мәсәлән, матди яктан хәле начаррак гаиләдә бер малай үлеп хоккей ярата икән. Тик бозда шуарга, уйнарга өйрәнергә мөмкинлеге юк. Милиция Кыш бабае аңа тимераяк бүләк иткәч, бала сөенеченнән елап җибәргән.

Биредә һәр баланың үз язмышы. Янәшәңдә генә үтерүче, карак, көчләүчеләр басып тора дип ышанмассың да. Ни өчен 8-9 яшьлек бала караклык юлына баса? 18 яше дә тулмаган үсмер ни өчен кеше үтерә? Балигъ булмаганнар көчләүдә гаепләнә… Ник алар мондый адымга бара? Сораулар күп. Ата-ана тәрбиясе булмау, ташланган балалар саны артып тору, наркотиклар колына әверелү – барысы да упкынга төшерә. Шундый каты режимлы уку йортларында сабак алып, акылга утырсалар, әйбәт тә бит… Концерт номерлары белән ике сәгать онытылып торган идем, ә кайтыр юлга чыкканда күңелне яңадан моңсулык, караңгы уйлар биләп алды.

Лилия ЙОСЫПОВА

Комментарии