Бишек җыры – әниләребез назы

Әниләр көне үтте. Ана, ул үз өстеңә зур җаваплылык алу да әле. Дөньяга тудырган балаңны дөрес итеп тәрбияләп, үзеңә киләчәк картлыгыңда таянычың итеп үстерү ата-аналар өчен зур шатлык. Баланың теле ачылгач беренче әйткән сүзе «әннә» була. Борын-борыннан әбиләребез-әниләребез балаларын бишек җырларын җырлап, назлап үстергәннәр. Бишек җырлары баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы булган. Бала җыр тыңлап йокыга киткән, елмаеп йокысыннан уянган. Инде бала үсә төшеп, тирә-юньдәге мохитне аңларлык дәрәҗәгә җиткәч, әнисе аны әтисен, әби-бабасын, олыларны тыңларга, хөрмәт итәргә өйрәткән, эш сөючән итеп тәрбияләргә тырышкан. Безнең әниләребезнең тырышлыгы бушка китмәгән, дип язсам да ялгышмам. Безнең буын әти-әниләребезнең йөзенә кызыллык китермәде. Эш яратып, үз көнебезне үзебез күреп үстек.

Хәзерге болгавыр заманда яшь әниләрнең күбесе бишек җырын җырлап утырмый, балаларын заманча тәрбиялиләр (бардыр бишек җырын җырлаучылары да). Балалары тәпи йөреп, кулларына әйбер тотарлык көч җыйгач, үзләренә комачауламасыннар дип, кулларына планшет, телефон тоттыралар. Болай да телевизордан, интернеттан тупаслык, мәрхәмәтсезлек агылып тора. Болар әле тормыш тәҗрибәсен туплап өлгермәгәннәр, аларның аңына шулай кирәк дип кереп кала күрәсең. Ата-анага, бер-береңә карата хөрмәт, ярдәмләшү кебек сыйфатлар үзара көндәшлеккә һәм бер-береңне күрәлмауга әйләнә.

«Ирек мәйданы»ның 49нчы санында (19 ноябрь, 2020 ел) басылып чыккан «Әнисен үтергән» дигән язмада «Әлмәттәге йортларның берсендә фатирда 36 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Аның муенында күп санлы чәнчелгән һәм киселгән урыннар булган. Үтерүдә шикләнеп, мәрхүмәнең 13 яшьлек улы тоткарланган. Беренче мәгълүматлар буенча, җинаять берничә көн элек эшләнгән. Моңа ана белән улның киеренке мөнәсәбәте сәбәп булган», – дип язылган.

Бу инде акылга сыймаслык хәл, дөрес тәрбия бирмәү, интернет, телевизор шаукымы, дип фаразларга кирәктер. Кызганыч, дөнья мәшәкате дип, үзебезнең сәламәтлегебезне, балаларыбызны тәрбиялисен онытып җибәрәбез, ә бит саулыкны кире кайтарып, баланың холкын үзгәртеп булмый. Барысын да үз вакытында эшләргә, өлгерергә кирәк.

Барлык ата-аналар да киләчәкләрен кайгыртып, балаларын, әби-бабаларыбыз шикелле, гореф-гадәтләребезгә таянып тәрбияләсеннәр иде дигән теләктә калам. Барлык әниләрне дә бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Исән-имин гаилә шатлыгы тоеп, исәннәрне хөрмәт итеп, якын дөньядан киткәннәргә дога, Аллага шөкер кылып яшәргә язсын.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии