- 04.08.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №30 (2 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Казан утлары» журналының 6нчы санында Римзил Вәлиевның «Нокталы өтер, ягъни милләтне саклау серләре» дигән күләмле мәкаләсен укыгач туган кайбер фикерләремне бәян итмәкче булам. Беренчедән, татар милләтенең җуела барып, тарих чүплегенә таба йөз тотуына гасабилану сизелә анда. Икенчедән, килеп туган вәзгыять өчен җаваплы затларны беркадәр акларга тырышу да, берүк вакытта гаепне халык җилкәсенә салырга омтылыш та шәйләнә. Чыннан да парадокс бит, Татарстан икътисади һәм сәяси яктан Русиянең йөзек кашына әверелеп барса да, төрле төбәкләргә таралган халкы – татарының юкка чыга баруына комачаулык итә алмый. Чөнки үзе дә чигенә барып, гадәти бер төбәккә әверелеп калу алдында тора. Ә бит Русиянең үсеше, аны саклау өчен күпме тир һәм кан түккән милләтебез. Җиребез куеныннан чыгарылган өч миллиард тоннадан артык нефтебез генә дә ни тора. Ничек кенә аклансак та, сәбәпләрен һәм серләрен эзләсәк тә, сан алу нәтиҗәсе хурлык баганасы алдына китереп бастырды битарафлыгы белән милләткә зыян китерүче зыялы дигән әһелләрне, Римзил әфәнде. Әгәр алар шуны аңларлык дәрәҗәдә булсалар. Югыйсә, дәүләт структураларыннан тыш, БКТдан башлап бихисап оешмаларга, төрле чараларга миллионлаган сум акчалар бүленә бюджеттан. Әгәр әлеге финанс тагарагы тирәсендә кайнашкан җаваплы эшләргә җәлеп ителгән меңәрләгән татарның яртысы гына булса да, Хәтер көнендә мәйданга берни әйтми чыгып басса гына да, бәлки балалар бакчаларында һәм мәктәпләребездә туган телебез лаеклы урынын алыр иде. БКТ шуны да оештыра алмый бит, дәүләт чиновниклары курыккан очракта. Районнардагы филиалларының эшен контрольдә тотсын иде, ичмаса, мәгариф системасына теше үтмәсә.
Әйтелгәннәрдән чыгып бер тәкъдим кертәсем килә: Республикадагы һәм читтәге татар милләтеннән булган вазыйфаи затларның намусы кузгалсын өчен, балалар бакчасындагы тәрбиячедән башлап, татар анты кабул итүне җайга салырга кирәк, минемчә. Татар аты барлыкка килде бит, татар анты да булсын! Бу бер дә сәер эш булмас, әгәр Гиппократ, хәрбиләр, гражданин һәм чиновник антлары барын исәпкә алсак. Фаразымча, ул түбәндәгечә булырга тиеш.
ТАТАР АНТЫ
Мин (Ф.И.О.) татар халкының бер вәкиле булуым белән горурланам. Мең ярым еллар дәвамында үзенең мәдәниятен, телен, тарихын, дини карашларын һәм гореф-гадәтләрен барлыкка китереп, милләт булып оешкан халкымны хөрмәт итәм. Халкымның Җир шарында бара торган цивилизация процесслары һәм Русиянең дәүләт сәясәте йогынтысында милләт буларак бетү алдында торуын аңлап, йөрәгем әрни. Берүк вакытта урыс мәдәниятенең татар мәдәнияте үсешенә уңай йогынты ясавын таныйм. Татар халкының 200 миллионлы төрки халыкларның бер өлеше буларак сакланып калып, үсеш юлына басуы өчен мин дә җаваплы. Милләтемне башка халыклардан өстен дә, ким дә итеп санамыйм. Без күпмилләтле Русиядә, күпсанлы урыс халкы һәм башка халыклар белән тигез һәм гадел мөнәсәбәтләрдә яшәргә бурычлы. Чөнки татар халкы – Русия дәүләтен төзүдә, аны дошманнардан саклауда актив катнашкан милләт. Шуңа күрә аны мин үз дәүләтем дип атап, аңа хезмәт итәм.
Татар халкының төрле ыруларның кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килүен беләм. 1552нче елдагы Мәскәү белән сугышта җиңелеп дәүләтен югалтуын, аннан соңгы елларда үз азатлыгы өчен көрәшен тарихи фактлар итеп, әмма бик кызганыч хәлләр буларак кабул итәм. Шул ук вакытта 1917нче елгы революциядән соң халкыбызның автономияле республикалы булуын СССР чорының уңай казанышы дип саныйм. Ләкин миллионнан артык татарны Башкортстан ягында бүлеп калдырып, тугандаш татар-башкорт мөнәсәбәтләре нигезенә сәяси каршылык салуны өнәмим. Алдынгы карашлы укымышлы милләтпәрвәрләребезнең репрессияләрдә җанын кыеп, генофондын көчсезләндерүне халкыбызга каршы эшләнгән иң начар гамәл дип саныйм. Әмма болар хакында белсәк тә, бәхәсләр фән өлкәсендә генә дәвам итсә, яхшырак булыр. Тарихта эзен калдырган фактларга таянып, урыс халкына карата ачу сакламыйм.
Татар халкы нигездә тәңречелек, ислам һәм христиан диннәре йогынтысында формалашкан. Шуңа күрә дөньяга дини караш һәркемнең шәхси эше дип саналса да, халкымны саклауда аларны файдалану иң кирәкле эшләрнең берсе дип уйлыйм. Шуңа күрә дин буенча аерымланган керәшен туганнарыбызга, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә телен оныткан татарларга, катнаш никахтагыларга кырын карау гафу ителмәслек җинаять булыр иде минем өчен. Иң кыйммәтлесе: мин дә, башкалар кебек, милли аңыма таянып, хыянәт юлына басмыйча, үз халкыма хезмәт итәчәкмен.
Бүгенге Русия дәүләте кысаларында татарның үсеше өчен Республика сакланган хәлдә, фәкать Федерация һәм демократия шартлары булганда аеруча кулай икәнлеген аңлыйм һәм шуны телим. Әлбәттә, Конституциягә таянып һәр алдынгы карашлы татар кебек шуларга ирешү өчен хокукый юллар ярдәмендә көчемнән килгәнчә көрәшергә сүз бирәм.
Татарстанның икътисади һәм сәяси абруе үсеше шартларында татар халкының бетә баруын фаҗигале хәл дип таныйм. Моның өчен җаваплы җитәкчеләребезгә һәм милли элитабызга шәхси үпкәмне белдерәм.
Вак милләтләр бетү – тарихи закончалык, дип яшәүчеләр барлыгын да беләм. Әгәр мондый караштагы татарларыбыз үз инануларын халыкны эчтән таркатуда файдалансалар, аларны туры юлга бастырырга тырышачакмын. Гади кеше аңына үтеп керә алмастай катлаулы телдә язылган стратегия, концепция, программаларны гадиләштереп һәр районга, авылга, һәр гаиләгә, җәмәгатьчелеккә җиткерүдә катнашырмын. Әлбәттә, бу эшкә милләт җанлы татарлар күпләп җәлеп ителгәндә генә Стратегия бөтенхалык эшенә әверелеп тормышка ашачак.
Эшнең башында торган Милли Конгрессның башлангыч оешмаларының хокуклары һәм бурычлары билгеләнсә һәм урыннардагы хакимият әһелләренең ярдәме һәм яклавы булса, эшнең нәтиҗәле булырына ышанам. Халкыбызның киләчәктә үз дәүләтле булачагына эчке инануы һәр татарның күңелен җылытып торган ӨМЕТ билгеле сәбәпләр аркасында язылмаган рухи умыртка баганасы булырга тиеш. Тик шуны онытмаска иде: азатлыкны тәлинкәгә салып китереп бирмәсләр, СССР таркалгандагы кебек. Мондый хәл тарихта сирәк була, бу максатка хокукый юллар белән тынычлык аша ирешелсә әйбәт.
Бүгенге шартларда иң мөһиме: татар җанлы эшмәкәрләребезне, зыялыларыбызны булдыру, телне, мәдәниятне, милли мохитне, милли мәгарифне торгызу, динебезне саклау. Катнаш никахлардан саклану, татарны үрчетү, төрки халыклар белән даими багланышта булу кирәклеген аңлыйм. Русиянең алдынгы демократик караштагы төрле милләт зыялылары белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәү кирәк безгә. Республикадан читтәге татарлар белән рухи багланышны тагын да көчәйтү, азсанлы халыкларны яклаучы дөньякүләм оешмалар белән хезмәттәшлек итү мөһим. Болар үз халкыма хезмәт иткәндә даими озатып баручы эчке инануларым булачак.
Телне саклау өчен гаиләдә сөйләшергә, һәркайда аңа ихтыяҗ, мохит тудыру кирәклеген аңлап эш итәрмен. Бигрәк тә яшьләр белән аралашканда, балаларны тәрбияләгәндә. Милләтара, динара мөнәсәбәтләрдә сак булырга, татар милләте язмышына кагылышлы барлык чараларда да актив катнашырга сүз бирәм. Әлбәттә, һәркайда һәм һәркайчан Русия Федерациясе һәм Татарстан Конституцияләре таләпләреннән читкә тайпылмыйча эш итәчәкмен.
Югарыда язылганнарны раслап имзам. Дата.
Проектны тәкъдим итүче
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии