Дәвамлы мирас

Дуслык – яшәр өчен иң мөһим нәрсә, чөнки берәү дә, бөтен нигъмәтләргә, барлыкка ия булганда да, үзенә дусларсыз тормышны теләмәс иде.

Аристотель

1998нче елның көзе иде. Без Рәсим Низамов белән бергә эшләгән чор. Буа төбәгенең Кильдураз авылында концерт куярга әзерләнеп ятабыз. Ыжгырып килгән давыл сыман, озын күннән тегелгән плащ кигән бер абзый килеп керде. Каты итеп, кызу-кызу сөйләшә үзе. Әлбәттә, итагатьле исәнләште. Озакка сузмый гына кем икәнен, нигә килгәнен сөйләп тә бирде. Бу, Шәле авылыннан, Гайнетдинов Илдус Зәйнетдин улы икән. Безнең бу якларда гастрольдә икәнлекне ишеткән дә махсус безне эзләп килгән. Дөресрәге, аңа Рәсим кирәк булып чыкты (Рәсимнең күтәрелеп кенә килгән чагы). Әлеге Илдус абзый вафат булган әнисе Мәрзия апага багышлап җыр яздырган икән. Авторлары минем якташларым Динә Камалетдинова һәм Ирек Гафуров. Динә апаны барыгыз да беләсез инде, танылган язучы, шагыйрә. Аңлап бетермәгән кешегә: «Бер генә минутка»ның сүзләре авторы», – дисәң, шунда ук исләренә төшә. Ә Ирек абый зур казанышлар яулап өлгермәде кызганычка каршы. Бик тә талантлы кеше, ул баянда тәмле итеп, үзенә генә хас булган техника белән уйный иде (урыны җәннәттә булсын). Һәм әлеге Илдус абзый шушы җырны Рәсим җырлавын тели икән. Һәм шулай булды да. Сөйләштеләр, кул бирештеләр. Озакка сузмый гына Шәле авылында концерт оештырды Илдус абзый. Дүрт йөз урынлы зал шыгрым тулы. Җырның премьерасы яхшы үтте. Рәсим үзенә генә хас моң белән башкарды җырны. Концерт тәмамлангач, барыбыз да бергә Илдус абзыйның өенә җыелып кайттык. Аның җәмәгате Әнисә апа туй табыны шикелле мул табын әзерләгән иде. Мин көлдереп тә алдым әле табынны күргәч: «Кемнең туен үткәрәбез?» – дидем. Илдус абый гел искә төшерә иде моны. Шушы хәлдән соң ничектер, үзебез дә сизмәстән, Илдус абый белән дуслар булып киттек. Алай гына да түгел, якын гаилә дусларына әверелдек. Гаиләм белән бергәләп мунча керергә, Әнисә апаның тәмле бәлешен ашарга бара торган булдык. Илдус абый Динә апа белән Ирек абыйны да ярдәменнән ташламады. Булдыра алган кадәр гел ярдәм итеп торды. Илдус абый кырык яшенә кадәр балта остасы булган. Бихисап күп йортлар салган кеше. Кемгә өй җиткергән – барысы белән дә диярлек аралаша иде. Танышлары дуслары күп иде Илдус абыйның. Бу инде үз эшен җиренә җиткереп эшли торган кеше дигәнне аңлата. Аның дусларының кайсылары минем дә дуслар булдылар. Гаянов Айдар Фикать улы белән әле дә булса аралашып яшибез. Без танышканда Балык Бистәсе төбәгенең Олы Солтан авылында (Равил Шәрәфи белән Хәлим Җәләлнең туган авыллары) колхоз рәисе иде ул. Бүгенге көндә дә авыл хуҗалыгында хезмәт куя.

Туксанынчы еллар тормышның асты-өскә килгән чор бит. Илдус абый да эшмәкәр булып киткән шул чорда. Ул: «Әнисә апаң да, дөнья белән бергә син дә үзгәрдең, дия», – дип әйтә торган иде. Әлбәттә, яхшы якка аның үзгәреше – тормышны алып бару, гаиләсен барлыкта яшәтү. Миңа, минем гаиләмә дә бик күп тиде Илдус абыйның ярдәме.

Шулай аралаша торгач, Илдус абый: «Мин сезне ихтирам итәм, Мәүлидәнең тавышын яратам. Әнигә багышлаган җырны Мәүлидә җырласын», – диде. Һәм без аны Мәүлидәнең чыгарган «Куркам синең сөюеңнән» дигән аудиоальбомына да керттек, радиога да бирдек.

Илдус абый олы йөрәкле кеше иде. Әйтсә әйтә, эшләсә эшли торган. Бервакытта да буш сүз сөйләмәде. Зарлануның нәрсә икәнен белмәде. Ахыр сулышына кадәр якыннарын, дусларын кайгыртты, яшәргә өметләнде. 2015нче елның 30нчы маенда ул безне калдырып китеп барды. Быел 28нче гыйнварда аңа 67 яшь кенә тулган булыр иде. Нишләп тә булмый, беребез дә мәңгелек түгел. Әмма без аны онытмыйбыз.

Кызы Ләйсән, сылу кыз булып үсеп җитеп, гаиләле булды. Ике бала анасы булып матур гына яшәп ята (31нче гыйнварда аның да туган көне). Җәмәгате Тимур да булган егет. Илдус абыйның үзенә охшаган, ике сөйләми торган! Илдус абыйның мирасы артымлы. Дәвамы бар!

Илсур МОРТАЗА,

Татарстанныц атказанган артисты

Комментарии