БТИҮ «картлары» корсак өчен генә яшәүне теләмиләр

БТИҮ «картлары» корсак өчен генә яшәүне теләмиләр

Кайсыбер түрәләребез, БТИҮ әгъзаларының ана телен саклап, гадел яшәү рәвешен таләп итүләрен күрмәмешкә салышып, йөрерләр-йөрерләр дә, үлеп бетәрләр әле, диләр бугай. Әйе, беребез дә калмас.

90нчы елларда шул «картлар» тарафыннан күтәрелгән халык депутат һәм түрәләрне суверенитет яулап алырга мәҗбүр итте. Бу юнәлештә эшне дәвам итәсе урында, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, чын ихластан эшләүче элитаны читләштерү нәтиҗәсендә көчсезләндек.

Хәзер зомбилашкан халык алдында кәпрәеп йөргән булалар.

Без күпмилләтле дәүләттә яшибез икән, ни өчен әле һәрберсе үзенең гореф-гадәтләре белән яшәмәскә һәм үзенең туган теленнән ваз кичәргә тиеш? Ул хәтта Конституция нигезендә гарантияләнгән. Боларны саклау һәм үстерү дәүләт оешмаларына йөкләнгән, ә алар шул халык хисабына яшәүче. Әмма эшләргә тиешлеләрнең күбесе ыштан туздырып, өстәлгә карап утыручылар гына. Көнбатыштан төшкән һәрбер указны, ялагайланып, үз мәнфәгатьләребезгә каршы килүгә карамастан, тизрәк тормышка ашыралар. Үзебезгә зыян китермичә дә үтәргә буладыр бит, югыйсә.

Менә шул гамәлләргә түзә алмыйча, безнең милләтебезнең яшәешенә тагын берәр зыян салмасыннар өчен, шул БТИҮ оешмасының әгъзалары үзләренең фикерләрен белдереп хатлар юллый. Бергә эшләү теләге белән, һәрбер чарага чакырып, өндәү-хатлар җибәрә, тик җаваплары да, үзләре дә күренми оештырылган түгәрәк өстәлләрдә, пикетларда. Ул чараларда бергә уйлашыр, кисәтер, хәл итәр идек.

Хәзерге вакытта урыс булмаган милләтләрне юк итү сәясәте алып барылганда, ничек булса да, милли аңыбызны җуймыйча каласы иде. Киләчәк чор өчен.

Үзебездән тора торган кимчелекләребез күп. Алар: мәктәп-гимназияләребездә укулар урыс теленә генә күчеп бара. 2-3 телдә камил белем бирелсә, киләчәктә яшь буыныбыз башкаларга караганда аң-белемлерәк булыр иде.

Татар телендә генә эшләүче телеканал юк. Булган кадәр тапшыруларда да җыр да бию, әйтерсең лә, көн дә бәйрәм. Бердәнбер культуралы радио «Тәртип» тә ябылды.

КФУда элек булган татар факультеты бетерелде. Педагогика институты юк, фәннәрне татар телендә өйрәтүче укытучылар әзерләнми. Киләчәктә, укытучылар юк, дип әйтәчәкләр. Гуманитар институт бетерелде.

Дәүләт тарафыннан халыкара туган тел чаралары үтәлми, үзебезнең референдумыбыз-бәйсезлек хакында Конституция көне, хәтер көне санга сугылмый. Милли университет булдырылмады.

Безнең телгә кулай булган латин графикасына күчә алмадык.

Башкалабызны саклап һәлак булган бабаларыбызга һәйкәл-комплекс куюга өмет юк.

Башкалабыздагы архитектурада миллилек чагылмый.

БТИҮны үз бинасыннан куып чыгарып, урын һәм ярдәм дә бирмичә, үз хисапларына яшәргә мәҗбүр иттеләр. Ә шул ук вакытта татар милләтен аеру-бүлгәләүгә зур өлеш керткән керәшен туганнарыбыз оешмасына 157 мең сум акчалата ярдәм һәм урыннар бирелә.

Кайвакытта БТИҮ «картлары»ның да күңелләре күтәрелеп ала. Ул күп каршылыклар белән оештырылган чараларга халык күп катнашканда, Республикабызда Президент атамасы сакланып калганда, дөньяда бердәнбер татар республикасында безнең каһарманнарга каршы судларда үз сүзебезне әйтә алганда, «шайтан тартмасы»нда тарихи-сәяси тапшырулар күренгәндә була. Казаныбызда бердәнбер чаттагы тирән подвалга яшерелгән татар китап кибетенә урамда кечти генә булса да урын бирелүенә.

Әле менә хәзерге Президентыбыз Рөстәм әфәндегә рәхмәтләр яусын, мәчетләрдә вәгазьләрне татарча алып бару хакында дини оешмаларга бик әйбәт кисәтү ясады. БТИҮ тарафыннан аңарга юлланган хатларның берәрсе үтеп керү нәтиҗәсеме яки башка чыганаклардан белгәнме, һәрхәлдә үзебезчә булды. Беткән идеме әллә аның башка эше? Күптән әйтеп килә татар телен үстерү кирәклеге турында. Шул юнәлештә үзебезгә ваемсыз булмыйча, маңкортланмыйча, гамәлләр генә кылырга кирәк.

Хәзер мәдрәсәләрдә, дини уку йортларында да дәвам ителсен иде бу эш. Мөгаллим-мөгаллимәләр таптылар бер сүзне тукырга: имеш, диндә милләт аерылмый. Шулаен шулай, тик без – татарлар. Аллаһы Тәгалә халыкларны шулай яралткан – төрле төстә, төрле милләттә итеп. Татар баласын мәктәптә урысча, урыс тәрбиясендә укыталар, инде мөселман-татар мәдрәсәсендә дә үз ана телебездә укытылса, динебез генә түгел, телебезне дә саклар идек.

Илсөя Бәдретдинованың җырындагыча: чын ирләр иле турында уйлый, дигәнне истән чыгармаска иде.

БТИҮ әгъзасы Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии