Безгә дә кыен иде

Юныс Закиров сугыш ятимнәре турында язган, 7нче сентябрь көнне чыккан мәкаләсенә җавап бирмәкче булам. («Алар бер язмышлы түгел шул», №36, 2016). Минем әтием 1945нче елның декабрендә сугыштан кайтты. Ул да безнең белән бергә ач торды. Ятимнәрнең дә өстенлекләре бар иде, ләкин шуны берсе дә искә алмый.

Безнең әти, фронттан кайткач, 8 ел яшәде, тик аның эшли алырлык рәте юк иде инде, чирләде, больницадан больницага гына йөрде дә, үлеп китте. Ул заманда хәтта пеницилин да юк иде бит.

Әти кайтканнан соң икенче елны мин беренче класска укырга кердем. Кемнең әтиләре сугышта үлгән, аларны мәктәптә көнгә бер тапкыр бушлай ашата иделәр. Без шул аш исен иснәп, нигә безнең әти кайтты икән, дип йөри идек – ул вакытта аңламаганбыздыр инде, хәзер шулай уйлаган өчен үземнән оялам. Ә нигә алар безне шул кадәр күрә алмыйлар? Сугыш ятимнәренә барыбер ул акчаларны бирмәячәк бит безнең хөкүмәт, шуны күпсенеп язалар.

Миннән 3 яшькә олы апам 10 класс мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Чистайга укырга керергә барды да, әтиләре сугышта үлгән балаларны алдылар, ә аны алмадылар. Ягъни, сугыш ятимнәре уку йортларына да керделәр, дәүләттән күпмедер акча да алдылар. Ә без укый алмадык. Ул вакытта 8нче класска укырга керергә дә акча кирәк иде. Мәктәпне бетердем – әти үлеп тә китте. Абый кулында калдык. 8нче класска бару турында сүз чыккач, «Акчаң булса – укы!» диделәр. Менә без шулай укымыйча калдык. Шуларны күпсенеп язалар, минем шуңарга йөрәгем әрни.

 Гәнзә ӘЮПОВА,

Азнакай районы, Уразай авылы

Комментарии