Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЯРДӘМНӘРНЕҢ КАЙСЫ ТИЕШ ИКӘН?

Мин 1930нчы елгы, тыл ветераны. Безнең статусны 2019нчы елгы карар нигезендә «Бөек Ватан сугышы ветераны»на тиңләделәр. Хәзерге таныклыкта шулай дип язылган да. Ә сугыш ветераны буларак, һәр ай саен 770 сум чамасы өстәмә түләү булырга тиеш, дип укыган идем бер басмада. Ләкин миңа аны түләмиләр. Өстәвенә мин икенче төркем инвалид та. Анда инвалидларга түләмәскә дип язылганмы икән әллә?

Аннан соң, поездларда, су транспортларында йөрү өчен билет алганда да 50 процент ташлама булырга тиеш, дип беләм. Үземчә районда шалтыратып белешкән идем: «Ярдәмнең ике төрлесе дә бирелергә тиеш түгел. Сез инвалид булгач, шуның буенча ярдәм аласыз», – диделәр. Бу дөресме икән, шуны беләсем килә иде.

Рашат ГАРИПОВ,

Яшел Үзән шәһәре

Укучыбызның соравына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түбәндәге җавапны юллады:

«1941нче елның 22нче июненнән 1945нче елның 9нчы маена чаклы вакыт аралыгында тылда кимендә 6 ай дәвамында эшләгән, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында тырыш хезмәт өчен СССРның ордены яки медале белән бүләкләнгән затлар – тыл хезмәтчәннәре, «Ветераннар турында» Федераль канунның 2нче матдәсе нигезендә, Бөек Ватан сугышы ветераннары категориясенә кертелде.

«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында» 63нче Татарстан Республикасы кануны нигезендә, тыл хезмәтчәннәренә түбәндәге ярдәм төрләре күрсәтелә:

ай саен акчалата түләү (2022нче елда аның күләме 817 сум тәшкил итә);

бушлай тешләрне һәм ишетү органын протезлаштыру.

Шул ук вакытта, югарыда әйтелгән Татарстан Республикасының 63нче законының 9нчы матдәсендә искәртелгәнчә, социаль ярдәмгә берьюлы Татарстан һәм Федераль кануннар нигезендә хокукы булган гражданнарга ярдәм чаралары сайлап алынган нигезләмәләрнең берсе буенча гына күрсәтелә. Шулай итеп, сорау белән мөрәҗәгать иткән гражданин, инвалид та, тыл хезмәткәре дә булган очракта, үзе сайлап алган нигезләмәләрнең берсе буенча гына социаль ярдәм алырга хокуклы.

Ә шәһәр яны маршрутларында йөрүче тимер юл һәм су транспортлары билетына ташламалар, таныклыкны күрсәткәч тә, кассаларда, билет сату урыннарында ясала. Тыл хезмәтчәннәре, башка төр социаль ярдәмнәрне ала торган булсалар да, әлеге ташламаларга хокуклы».

ЫШАНЫЧНЫ САКЛАРГА КИРӘК!

«Безнең гәҗит»нең 27нче июль санында (№29, 2022) «Никах уку бәясен билгеләү турында...» дигән язмада Татарстан Диния нәзарәтенең фикере җиткерелде. Дөресен әйтим, әлеге җавапны укыгач, мин үзем бик сәерсенеп калдым. Әйе, мәчетләребез, нигездә, сәдака хисабына яшәп килә. Аларны төзек һәм тәртиптә тоту өчен фәлән чаклы акча кирәк анысы. Коммуналь түләүләре дә бар... Әмма, ул сәдакалар да аз күләмдә җыелмый дип беләм. Шәһәр мәчетләрендә аеруча. Чөнки анда халык шактый йөри бит. Балага исем кушу, никах укыту, мәрхүмнәрне җирләү кебек чаралар да ешрак булып тора. Кыскасы, шәһәр җирендәге мәчетләрне яшәтерлек финанс мөмкинлекләр җыела торгандыр ул. Ә авылларда хәл катлаулырак. Әмма, шулай булуга да карамастан, авыл мулласы бер хезмәте өчен дә фәлән чаклы түләргә кирәк, дип әйтми. Бәлки алардан үрнәк алыргадыр бераз! Казандагы кайбер имамнар никах укыган өчен генә дә 7-8 мең сум сорый, дип язганнар бит. Сүз дә юк, бик зур сумма! Динебезне, иманыбызны акчага алмаштырмыйк инде, җәмәгать! Алай сәдаканы да билгеле күләмдә сорап ала башлагач, имамнарның үзләренә карата чын күңелдән ышану кимемәсме?

Исемем редакция өчен генә,

Мамадыш районы

Әлбәттә, шактый четерекле, катлаулы мәсьәләне күтәрде укучыларыбыз. Аңа гадел җавап табу да җиңел генә түгелдер шул. Чөнки әлеге хәлдә барлык нечкәлекләрне искә алып, көндәлек тормыш мәшәкатьләре турында да онытмыйча, алтын урталыкны билгели алырга кирәк. Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми җавабында нәкъ шулар искә алынган да кебек. Әмма, күңелдә әле барыбер сорау кала. Мамадыш районыннан чираттагы укучыбыз мөрәҗәгате дә шуның чагылышыдыр. Узган атнада Диния нәзарәтеннән рәсми җавап алынганчы, без аларның тәкъдиме буенча, абруйлы, гыйлемле бер хәзрәткә дә мөрәҗәгать иткән идек. Ул исемен күрсәтмәүне үтенде, әмма Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы исеменнән бирелгән җавап буларак язарсыз дип, түбәндәгечә фикерен җиткерде:

– Алай бәя күләмен билгеләп куюны дөрес дип әйтә алмыйм, матур күренеш түгел. Әмма монда шуны да истә тотарга кирәктер, кайбер хәзрәтләребез никах укып кына калмый, табынны да алып бара бит. Шуның өчен ниндидер түләү сорарга мөмкин. Анысы икенче мәсьәлә. Ләкин мин үзем, 32 ел имам булып эшләп тә, андый вакытта акча сораудан уңайсызланам. Күркәм күренеш түгел, дип саныйм. Аллаһы насыйп итсә, сентябрьдә безнең Пленум булачак. Шунда әлеге мәсьәләне тикшерербез, уртага салып сөйләшербез әле.

ДЕПУТАТЛАР ИГЪТИБАРЫНА!

Авыл җирендә яшәүче халыкка беркайчан да җиңел булмады. Урамнарны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, район үзәгенә йөрү өчен транспорт булдыру һәм башка күп проблемалар әле дә яхшы хәл ителә дип булмый. Соңгы елларда оптимальләштерүгә сылтау нәтиҗәсендә татар мәктәпләрен ябып, берничә авылныкы белән берләштерү кебек тискәре күренешләр дә кабатланып тора. Авыл халкы өчен гаять мөһим булган әлеге һәм башка темаларга язылган хатлар, мәкаләләр «Безнең гәҗит»тә даими басылып килә. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары газета битләрендә чыккан ул язмаларга ныграк игътибар биреп, булган җитешсезлекләрне бетерү юнәлешендә күбрәк эш алып барсыннар иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии