АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

«Рәхмәт, бик яхшы газета чыгарасыз», «Мин кыю булганыгыз өчен, дөресен генә әйткәндә, сезнең өчен хәтта куркам. Бик яратып укыйм, гел алдырам»… Узган чәршәмбедә укучыларыбыз үзләренең сорау-гозерләре белән беррәттән, безгә әнә шундый сүзләрне дә җиткерде. Эссе җәй көне булуга карамастан, «Безнең гәҗит» телефоны бер минут та тик тормады. Хәтта ерак төбәкләрдән дә элемтәгә керделәр. «Редакциягезгә сәламнәр әйтеп, уңышлар телим. Сезгә язу теләгем дә бар», – дип, Томск өлкәсеннән Гаскәр Ханнанов шалтыратты. Шулай ук Кара диңгез ярларыннан да безнең белән хәбәрләштеләр: Алабугадан даими укучыбыз Зөлфирә ханым хәзер кызы һәм оныгы белән шунда ял итә икән. «Инде ике атна «Безнең гәҗит»не укый алмыйча, сагынып, журналистлар белән аралашып булса да алыйм, дип номерыгызны җыйдым», – диде ул.

Ә өч сәгать дәвам иткән аралашуда күтәрелгән мәсьәләләр шушылар иде:

КЕМГӘ ЯРЫЙ, КЕМГӘ – ЮК

Казанда Изге Ана бәйрәмен уздырган вакытта ничә урамнарны узып, шәһәребезне чукындырып йөрделәр. Ни өчен аларга мондый чараларга рөхсәт бирелә икән? Ә менә коммунистлар бер урамны зыян китермичә, тыныч кына уздылар, һәм шуның өчен штрафка тартылдылар. Ни өчен закон һәркемгә тигез эшләми икән? Бу риторик сорау булды инде, җавапны барыбыз да яхшы беләбез.

Гөлфирә ВАХИТОВА,

Казан шәһәре

БӨТЕН ҖИРДӘ АЛДАУ

Дөреслек эзләп шалтыратуым түгел – белсеннәр, дип сөйлим. Кызым берүзе үсмер бала үстерә, алимент та алмый. Ул Казанның Корычагач (Ясеневая) урамында урнашкан шәхси клиникага санитарка булып эшкә керде. Анда 8 ай эшләде, шуларның бишесендә акча түләп килделәр, ә калган айларга яңа килгән җитәкчеләре бер тиен дә бирмәде. Кызымның хәтта юлга, эшкә йөрергә дә акчасы җитмәде. Тиешлесен ала алмыйча, прокуратурага барып, гариза язуларның да нәтиҗәсе булмагач, кул селтәп, ул яңа эшкә, Сөләйманов урамы, 3нче йортта урнашкан шәхси сак агентлыгына урнашты. Анда да, ике ай ярым эшләп, хезмәт хакын түләмәделәр, башка кеше юк, дип, эштән китмәскә үгетләп, «Акчаларыңны бирербез әле бер», – дип вәгъдә иттеләр. Ахыр чиктә биргән спецовка киеме өчен 8 мең сум тотып калып, шул 2,5 айга 6 мең түләп кайтарганнар. Бик күп кешеләр Казанда акча түләнми, дип зарлана. Күпме эшләп, әрәм калды акчалары. Авыл җирендә алай ук итмиләр бит.

Саба районыннан исемен

әйтергә теләмәгән бер ханым

ТУКТАЛЫШ КИРӘК

Казанның Сибгать Хәким һәм Нигъмәтуллин урамнары киселешендә яңа йортларның берсендә инде 5 ел яшибез. Бу торакны байлар өчен генә төзеделәр, ахыры, безнең ише урта хәлле кешеләр өчен түгел. Әйтик, машинаң бармы, юкмы – аны саклаган өчен ай саен түләп барасың. Җәмәгать транспорты ягы бик начар. Элек, Универсиадага кадәр, Сибгать Хәким урамында троллейбус туктый иде, хәзер юк. Шушы урам буйлап бер автобус та җибәрә алмыйлар. Вокзалга барыр өчен дә иң якын саналган 60нчы автобуска кадәр 3 тукталыш узарга кирәк – ул бит Ямашев проспектыннан йөри. 1нче троллейбусның тукталышын ясасыннар иде Сибгать Хәким урамында. Элек бар иде бит ул. Аерым алганда, безгә Су спортлары сарае белән «Ривьера» күңел ачу комплексы арасында тукталыш бик кирәк.

Земфира ТАҖИЕВА,

Казан шәһәре

Казанның транспорт комитетында исемен әйтергә теләмәгән белгеч Земфира ханымның соравына җавап итеп, шәһәрдә тукталышлар арасы 500 метрдан да ким булмаска тиеш, дигән нормативлар китерде. Ягъни, өстәмә тукталышлар биредә булмаячак. Укучыбызга ул 74нче һәм 75нче автобуслар туктала торган Су спортлары сарае янына җәяү чыгарга киңәш итте.

ГАЗЕТАГЫЗ КИЛМИ

Июльдән алып сентябрьгә кадәр, 3 айга газетагызга язылган идем. Июньдә килде, ә июльдә бөтенләй юк. Почтадан да сорадым, районга да шалтыраттым – анда килмәгән. Миңа нишләргә?

Гаскәр ХАННАНОВ,

Томск өлкәсе, Бакчар районы, Вавиловка бистәсе

Вавиловка бистәсендә урнашкан 636202нче почта бүлекчәсе башлыгы Наталья Верховская да Гаскәр әфәндегә июль саннарының барып җитмәвен таныды. «Соңгы тапкыр аңа «Безнең гәҗит. Русия» басмасының 6нчы июль санын илтеп бирдек. Без үзебезгә килгән бөтен газеталарны да, тоткарламыйча, абүнәчеләргә таратып барабыз. Идарәгә шалтыратып сораган идем, иртәгә алар янына баргач яңадан искә төшерермен – югалган саннарны табып, безгә җибәрерләр, дип ышанам», – диде Наталья Верховская.

Һәм тагын бер тапкыр искәртәбез, газета вакытында килмәсә, яисә югалса, аны таптырыгыз. Урындагы почта бүлекчәсендә бу эшне башкарырга тиешләр, әгәр тыңлаучы булмаса, безгә шалтыратыгыз.

ГАРАЖ АСТЫНДА СУ

Безнең бистәдә Мәдәният йорты һәм балалар бакчасы төзеделәр. Шул тирәдә гаражым урнашкан. Анда яңгыр сулары ага торган иттереп астан торба уздырырга тиешләр иде – ул эшләнмәгән, шунлыктан язын-көзен минем базда су җыела. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятендә мөрәҗәгатемне кабул итү турында расписка язып калдырдылар да, шуның белән шул, бернинди алга китеш юк. Минем гараж рәсмиләштерелгән – ул заманда без әле Биектау районына карый идек.

Тимергали ХӨСӘЕНОВ,

Казан шәһәре, Кадыш бистәсе

Район хакимиятенең торак массивлары белән эшләү бүлеге башлыгы Александр Иванов аңлатмасы:

«Без ул мәсьәлә турында хәбәрдар. Тик үз ягыбыздан шуны әйтә алабыз: Кадыш бистәсендә ачылган яңа балалар бакчасы янында бернинди дә законлы гаражлар юк. Тимергали Хөсәеновның да гаражга документларын күрсәткәне юк. Бәлки, ул кайчандыр Кадыш авыл советы башлыгы әлеге җир участогына биргән белешмәне гаражны теркәү өчен җитә, дип саныйдыр, ләкин бу алай түгел. Проблема хәл ителсен өчен укучыгызга беренче чиратта гаражны рәсмиләштерергә кирәк».

ЯҢГЫР СОРАРГА КИРӘК

Бер көнне мин Аллаһтан яңгыр сораган идем – берничә минуттан, кояшлы кызу көндә, өстемә тамчылый башлады. Башкалар да сорасын иде: бөтен халык белән бергәләшеп шулай дога кылсак, яхшылап явар, дип ышанам.

Сәлимә НӘҖИПОВА,

Чаллы шәһәре

ДЕПУТАТЛАР ДА, МУЛЛАЛАР ДА КАЙГЫРТСЫН

«Мәчетләрдә булса да татар теле саклансын иде» мәкаләсенә карата («Безнең гәҗит», №30, 27нче июль, 2016) әйтәсем килә. 60ка якын мәчет бар Казанда, шуларның күбесендә вәгазь русча алып барыла, диелгән – мин бу турыда, борчылып, 4-5 ел элек сезнең газетада да яздым, үзгәреш һаман да күренми. Урысча вәгазь сөйләү – ул татарны телдән аеру өчен бер адым, дип саныйм. Бөтен вәгазьләр дә туган телдә алып барылырга тиеш, чөнки йөрүче кеше телгә карамый, кирәк икән, татар телен өйрәнә.

Икенче фикерем якынлашып килүче Дума сайлауларына кагыла. Хәзерге Думага Татарстаннан 15 депутат узды, һәммәсе дә милләтләргә каршы кануннарны хуплап утырдылар: 309нчы канун, мәгариф турындагысы һәм башкалар. Һәм шулар яңадан парламентка «билет алмакчы» булалар. Ничек оялмыйлар икән? Илдар Гыйльметдинов белән сөйләшкән булды минем. Ул «Безне мәҗбүр итәләр», – ди. Ничек инде андый кануннарны якларга мөмкин? Аннары, монда кайтып, эшлибез, дип йөриләр. Кеше акыллырак булсын, кемне сайлаганны белсен иде!

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘРЕВ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыз менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Исегезгә төшерәбез, һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии