20 яшьлек «Унистрой» бүләк өләшә

20 яшьлек «Унистрой» бүләк өләшә

Гадәттә, туган көнен билгеләп үтүчегә бүләк бирәсең. Үз туган көнендә үзләре бүләк өләшүче юмартлар да була. Быел 20 еллык юбилее булган «Унистрой» төзелеш компаниясе дә шундый юмарт ысулны сайлаган: фатир сатып алырга теләүчеләргә бүләкләр әзерләгән.

Төзелеш базарында 20 ел аз вакыт түгел. Кемдер бер-ике ел уңышлы гына эшли дә, кризис җиленә түзә алмыйча, төпкә китә; кемдер бөтенләй үк күз уңыннан югалмаса да, бата-калка йөзгән булып маташа: сатып алучыларның өметен акламый, төзелеш эшләре тоткарлана. Ә «Унистрой» кризис чорында да тотрыклылыгын саклап калган, сатып алучыларның ышанычын аклый алган оешмалар рәтендә. Юбилей уңаеннан әзерләнгән акцияләр турында «Унистрой» канаты астында эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасы хезмәткәрләре сөйләде.

Һәр 20нче квадрат метр – бүләккә! Әйтик, сатып алучы 19 квадрат метр өчен тиешле акчасын түли, ә 20нче квадрат метры бушка бирелә, фатир бәясенә бер квадрат метр суммасы кадәр ташлама ясала. Һәм һәр 20нче квадрат (40, 60 кв. метр һ.б) метр саен шулай! Бу тәкъдим фатир бәясен тулаем түләүчеләр өчен дә, ипотека вариантына тукталучылар өчен дә гамәлдә. Бер генә искәрмә: икенче бер акция нәтиҗәсендә ипотека буенча процент ставкаларын түбәнәйткән банклар – «ВТБ 24» (8,9 %), «Абсолют Банк», «ЭнергоБанк» (9,9 %), «Ак Барс Банк» (9,9 %), «Татфондбанк» (9,9 %) «Һәр 20нче квадрат метр – бүләккә» акциясендә катнашмый.

Ипотека турында азмы-күпме мәгълүматы булган кеше белә: банк кредит бирсен өчен, беренчел кертемең булуы кирәк. Тик «Унистрой» компаниясе белән килешү нигезендә эшләүче банклар ипотеканы беренчел кертемнән башка гына да бирә. Бары тик процентлары гына югарырак: «ЭнергоБанк» – 13,5 %, «Татфондбанк» – 14, 59 % (йорт кулланылышка тапшырылганчы) һәм 14,09 % (йорт кулланылышка тапшырылгач), «Ак Барс Банк» – 14,5 %.

Беренчел кертем рәвешендә ана капиталын да файдаланырга мөмкин. Бу очракта, мәсәлән, «Запсибкомбанк» 11,65-11,95 процентлы ипотека тәкъдим итә. Бер генә шарты бар: икенче бала 3 яшьтән зуррак булырга тиеш.

Беренчел кертем рәвешендә автомобильне дә файдаланырга була. Сатып алучы үзенә ошаган фатирны сайлый һәм аңа «бронь» салдыра, ул киләсе көнгә 12.00 сәгатькә кадәр гамәлдә була. Бу вакыт эчендә «Унистрой» компаниясе белән хезмәттәшлек итә торган CarPrice оешмасы «тимер ат»ның хакын бәяли, сатып алучы белән килешү төзелә һәм машина сатыла. Аны сатудан кергән акча фатирга беренчел кертем буларак бара. Иң мөһиме баш өстендә түбә булсын, йөрүен автобуста да йөреп торырбыз, дип фикер йөртүчеләр өчен кулай ысул бу.

Әлеге һәм башка акцияләр хакында тулырак мәгълүматны «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасында алырга була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30. Оешманың адресы: Казан шәһәре, Волков урамы, 84.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии