Мәчет үз урынында төзелергә тиеш!

Халкыбызның, дәрт бар, дәрман юк, дигән әйтеме белән без, аксакаллар, ризалашмаска булдык әле. Сәбәбе, җәмигъ мәчетен төзелгәнче үк түбәнсетүләре...

Узган ел шушы көннәрдә безнең өчен дә бик әһәмиятле вакыйга булган иде. «Шүрәле» дип аталган парк урынында җәмигъ мәчете төзеләчәге халыкара дәрәҗәдә игълан ителде. Шул урыннан ерак түгел урнашкан Миргазиян мәчетенә йөрүчеләр өчен бу икеләтә шатлыклы хәбәр иде. Җомга көннәрендә, җәен дә, кышын да сыймыйбыз. Сыймаганнар тышта укырга мәҗбүрләр.

Әмма, әлеге дә баягы, дигәндәй, соңгы мәртәбә игълан ителгән урын да кемгәдерме, кемнәргәдерме кирәк булдымы, әллә мәчет булу ошамадымы, теләсә-ни әйтсәк тә үтиләр рәвешендә кызык итепме, рөхсәт итмиләр, дигән хәбәр таралды. Сәбәбен дә уйлап тапканнар. Имештер, ул урында изге күл булган. Күл, дигәннән, Җиңү паркы урынындагысы тагын да изгерәк булгандыр да, анда хәзер кем ни теләсә шуны эшли, эчә, тарта, башкасын да эшли торганнардыр, каршы килүче юк. Булса, ишетелер иде, Җиңү паркы да күчмәгән. Мәскәүнең үзендә бассейн өстенә чиркәү төзеделәр. Японнар диңгез ярын киңәйтеп күп катлы йортлар да салалар икән әле. Шунысын хәбәр иткәннәре дә хәтердә. Калмыкстан башкаласы Элистада бер католик ихтыяҗын үтәү йөзеннән Рим Папасы Кирсан Илюмҗиновка урын сорап мөрәҗәгать иткән. Урын бирәләр. Германия, агачтан әзерләп, биш көндә католикны чиркәүле итә.

Мәркәзебез Казандагы хәлләргә килсәк, Җәмигъ мәчетен бомж, сукбай дәрәҗәсеннән дә түбәнсетү килешмәс. Безнең әтиләребез, бабаларыбыз, фашистлар кылган җинаятькә каршы сугышкан кан-кардәшләребез рухына багышлап җомга көннәрендә алар рухына багышлап бергәләп дога кылырга тиешле урын игълан ителде, Шүрәле паркы урынында билгеләнде, билгеләнгән урынында төзелсен дә инде. Без, берничә аксакал, сугыш чоры балалары, өйлә намазыбызны укуларны шунда башлап җибәрдек тә инде.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии