Авыл җимерелә

Авыл җимерелә

Соңгы вакытта күп кенә мәгълүмат чараларында « бетә, югала», дип чаң сугалар. Минем дә бу уңайдан әйтер сүзем бар. Мин – баласы һәм бу проблема мине дә бик борчый.

«Авыл бетә» төшенчәсен куллану бик үк дөрес тә түгел. Авыл үзе бетми, билгеле, анда яшәүчеләр саны кими, эшсезлек арта, колхозлар бетерелә, ташландык йортлар, биналар барлыкка килә. Аларны төзәтүче, тергезүче кешеләр генә табылмый. Чөнки талыйсын – талап, таратасын – таратып бетергәннән соң, авылларда беркемнең дә эше юк. Безнең районда гына түгел, Татарстанның күп кенә районнарында күзәтелә бу хәл. Нишләп соң безнең әби-бабаларыбыз күпме көч куеп туплаган колхозлар тарала, агрофермаларга әйләнеп, соңыннан бөтенләй юкка чыга?!

Кайсы гына авылны алма, анда яшәүчеләрнең күпчелеге өлкән – буын. Яшьләр авылда бөтенләй юк диярлек. Уйлап карасаң, нишләсеннәр инде алар яртылаш җимерек авылда? Мәктәпләр ябыла, клуб, китапханәләр ачылмый.

Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә, булган мөлкәтләрен җыеп, шәһәргә күчү җаен карый.

Хәзер авылга каникулга кайту да юк. баласы анда кайтып вакытын исраф итми, үзләрендә булган күңел ачу урыннарына өстенлек бирә. Мәңге ачылмаган клублы авылга нәрсәгә кайтсын ди ул?! Минем тарафтан үткәрелгән фикер алышуларда «Авылга ник кайтмыйсың?» – дигән сорауга «Нигә кайтырга анда, клубы юк, күңел ачу чаралары үткәрелми», – дип кенә җавап бирәләр.

Әлбәттә, барлык авылларда да хәлләр алай кискен тормый, билгеле. Кайберләрендә төзелешләр дә алып барыла. Тик бер ташлап качкач, кайтырлармы соң яшьләр авылга? Ә бүгенгә авыл уртасындагы җимерек фермалар, ташландык биналар җанны тырнап тора.

Яхшыга өметләник, дуслар!

,

, .

Комментарии