- 01.09.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №34 (31 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Селфи, хештег, марафон, флешмоб, форум, кворум, батл... Замананың яңа сүзләре. Уйлап карасаң ис китәрлек! Тик менә үзебезнең саф татар телендә бу сүзләрне алыштырырлык мәгънәлерәк сүзләр дә бар бит югыйсә. Хәзерге вәзгыятьтә «импортозамещение» иң мөһим юнәлеш булгач, телебездә ят сүзләрне куллануны чикләр, аларны гади туган тел сүзләренә алыштырыр вакыт җиткәндер бит инде? Кызганыч, үзебезнең матур, саф татарча сүзләребез була торып без аларны куллана белмибезме, әллә кулланырга теләмибезме?! Бу зур сорау булып кала...
Татар телебезне саклауда төрледән төрле чаралар уза, әмма аларда шапырынып һәм мактанып катнашуларны, очрашуларны пиар итәбез (тагын текә сүзне кертмичә булмады). Татар телен үстерәбез диеп, төрле мәйданчыкларда файдасы чамалы булган бер үк төрле күз буяу, ияләнелгән сүз боткасы туйдырмадымы икән әле? Туган телебез хакында чиста татарча сөйләшеп бәхәсләр уздыру түгел, шул чаралар турында радио, телевидениегә интервью биргәндә дә милләтебез телен вата-җимерә сөйләгәннәрен ишеткәннән соң «Без булдырабыз!» диеп әйтергә тел әйләнми кебек...
Роберт ШӘЙМӘРДАНОВ,
Балык Бистәсе районы
Комментарии