- 01.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №34 (29 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Көйгә салдык хәзер. Урта яшьтәгесе дә, кечесе дә интернет дигән нәрсәнең җаен бик тиз тапты. Авыл эчендә дә күрше белән күрше «Вконтакте» һәм башка шуның ише социаль челтәрләр аркылы гына аралашып ята. Чынлап та, бик уңайлы нәрсә ул. Шулай да, чиген белмәсәң, «кабып йотарга» да мөмкин икән шул. Моны без бүгенге компьютер артыннан да китмичә, зур эш кырган кыяфәт ясап утырган башлангыч йә булмаса өлкән сыйныф укучылары, студентлар, хәтта урта яшьтәге җир җимертеп йөрердәй кешеләр мисалында да күрергә мөмкинбез. Социаль челтәрләрнең ни икәнен аңлап бетермәгән өлкән яшьтәгеләр дә, бик файдалы нәрсә түгеллегенә инде төшенделәр. Тик бер генә ата-ана да, җитте, булды, дип интернетын өздереп куйганы юк әле. Виртуаль дөнья белән яшәү, компьютер артыннан да купмый гына аралашу, бүгенге заман баласын «Маугли»га әйләндереп бетерә, ахрысы, инде.
(Кайчандыр яңа дулкын булып килеп кергән телевизорлар да, бәлки, шундый ук мөнәсәбәт уяткан булгандыр. Телевизор каршында да күпме гомерләр зая уза бит?!)
Интернет турында сүз башлавым юкка түгел иде. Мин быелгы җәйдә укуым буенча фольклор практикасын үттем. Материалларны, әлбәттә, үз авылымда җыйдым. Шул рәвешле авылдагы әбиләр, апалар белән якыннан аралаштым һәм үземә бер яңалык ачтым, авылда интернет җене кагылмаган, «Вконтакте» һ.б социаль челтәрләр «исе» сеңмәгән әби-бабайларыбыз бар икән, ләбаса! Самимилекне күрәсең килсә, алар янына бар! Ә без, замана яшьләре, интернеттагы «смайлик»лар артына качып, үз йөзебезне яшереп яшәргә өйрәнгән шул инде…
Балаларны хәзер компьютерны яхшы белгән өчен мактыйлар, ата-ана гәрчә аннан әллә ни файда күрмәсә дә. Каян белә дә, кайдан өйрәнгән. Ә менә мин әңгәмә корган Сания апаның кызлары инде беренче сыйныфка барганда ук үзләре оекбаш бәйләп кигән. Әлбәттә, бу бер мисал гына. Андыйлар ул чорда өй саен булгандыр. Ә бүген исә, ни кызганыч, бәйләү, чигү, тегү эшләреннән ерак без. Ә бит йөрәк җылыңны биреп, үз кулың белән эшләгән әйберләр күпкә кадерлерәк була.
Өлкән яшьтәге әбиләребезне тыңлап торсаң, аларның күргәннәренә, кичергәннәренә хәйран каласың. Барысында да бер үк сүз, фәлән сыйныф кына укып калдым, әнием яки әтием сырхау иде һәм башкалар. Алар инде ун-унике яшьләрендә, олылар белән бертигез булып, тормыш өчен көрәшкәннәр. Дәү әтием сөйли торган иде, беренче сыйныфта бер көн генә укып калдым, аннары колхоз эшендә булдым, дип. Әмма ул чакта күңел ачарга да, ял итәргә дә вакыт табылган.Бүген безнең тормышка бик риза булып кына яшәрлек икән. Аллага шөкер, белем алыр өчен дә бөтен мөмкинлегебез бар. Ләкин кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр әлеге дә баягы виртуаль дөнья кысаларында гына калып бара. Шатлык-кайгыларны уртаклашу, берең өчен икенчең чын күңелдән сөенү юк хәзер. Еш кына күршеңдәге хәл-әхвәлне авылның икенче башындагы кешесеннән ишетергә туры килә…
Ә өлкән буын кешесе, гомумән, башка. Алардан табигый энергия бөркелә, замана шау-шуы юк аларда. Дөньясын онытып, үткән хатирәләр турында искә алып, рәхәтләнеп сөйләшәләр. Әле фотога төшерим дисәң, мин карт, ямьсез бит инде, дип акланырга тотыналар. Ә, югыйсә, йөзләрендәге аклык-сафлык, нур чаткылары аларны гүзәлләрнең-гүзәле итә. Мин бу сүзләремне чын күңелдән әйтәм. Кызганыч, бүгенге көндә минем ике яктан да әбием дә, бабаем да юк инде. Мин ышанам, исән булсалар, нәкъ шулай елмаеп, көләч йөзле булып торырлар иде.
Шуңа да, алтындай әби-бабалары булган яшьтәшләремә әйтәсем килә, саклыйк өлкәннәрне. Алардай самими һәм ихлас буынны әле тиз генә тәрбияли алмабыз…
Лилия ЯКУПОВА,
татар филологиясе бүлеге студенты.
Самимилек «смайлик»ларда түгел... ,
Комментарии