Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

УРЛАП, ТУКМАП ЯШИЛӘР

«Безнең гәҗит»нең 27нче санында (12нче июль, 2023нче ел) басылган «Алдар депутатлар» хәбәрендә Түбән Кама шәһәр советының ике депутаты керемнәрен яшергәнлеге турында язылган. Берсенең төп эш урынында 5 миллион сумлык керемен яшереп калдыруы ачыкланган. Икенчесе исә керемнәренең 84 процентын, ягъни 26,5 миллион сумны яшереп калдырырга булган. Аларның эштән китү турында гаризаларына Татарстан Рәисе кул куйган. Зур суммалар бит. Депутатларга гына моның кадәр акча каян килә икән соң ул? Мин үзем 35 ел терлекчелектә эшләдем, банкта да, башка җирдә дә бер тиен акчабыз юк. Аларга гына каян килә ди? Эштән чыгарганнар инде, тик аларны тагын да югарырак урынга куячаклар. Этне эт ашамый, дигән мәкаль бар. Менә бер мисал китерәм әле. Бер район советы депутаты урамда берәүне таптап, күзләре күрмәс хәлгә китерә, имгәтеп бетерә. Түрәне эшеннән алалар да, районга үзләре янына эшкә куялар. Тукмалган егет бик күп айлар больницада ята. Аларга бернинди куркыныч юк. Урласыннар, тукмасыннар – бер хикмәт тә юк.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН, 

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

УКЫТУЧЫЛАРГА – ХӨРМӘТ

Сезгә мәктәптә эшләгән укытучы буларак шалтыратам. Соңгы номерда Габит Фәрхетдинов дигән авторның «Тәрбия дилбегәсе кем кулында?» дип исемләнгән мәкаләсе басылып чыкты. Анда укытучының дәрәҗәсе турында язылган. Шушы темага багышланган язмалар газетада күп басыла. Шушы авторга, Габит Фәрхетдиновка, зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аның мәкаләләре әйбәт язылган. Ул педагогика һәм психологияне шулкадәр тирән итеп аңлап һәм аңлатып язган. Шуның өчен аңа зур рәхмәт. Һәрбарчагызга рәхмәт. Укытучы өчен чын дөреслек, фәннилек мөһим. «Безнең гәҗит» язмаларына беркайчан су кушылмый. Барысы дөрес. Монысы алай түгел бит, дип аптырарлык язма очрамый. Укытучыларның авыр хезмәтен аңлавыгыз һәм бу хакта язып торуыгыз өчен коллективыгызга зур рәхмәт. 

Дамир НӘҖМИЕВ,

Әлмәт районы, Түбән Абдул авылы

ЗИРАТТАН ПЕЧӘН ЧАБАРГА ЯРЫЙМЫ?

Шундый соравым бар иде: зират эчендә үскән җиләкләрне җыярга ярамый, диләр. Ә зират эчендәге, аның янында үскән печәнне чабып алып, малларга ашатырга рөхсәт бармы? Кайберәүләр зират янына ук үгез-бозауларын арканлап куя. Бу дөрес гамәлме? 

Гөлсинә апагыз,

Азнакай районы

– Зираттагы печәнне чабарга һәм йорт хайваннарына азык итеп бирергә рөхсәт ителә. Әмма хайваннарны зиратның эченә кертү тыела. Зиратта шомырт, гөлҗимеш, җиләк үсә, экологик чиста җирдә икән, исраф булмасын дип ашарга була, – дип җавап бирделәр Татарстан Диния нәзарәтендә.

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп 

Комментарии