Яралы мәхәббәт

Мәктәптән Виталий ярсып кайтты. Ул сүзләрен теш арасыннан сөзеп: “Үзеңне кызы дисең инде алайса. Әмма атаңның рус икәнен онытма. Синең исемең Екатерина, шулай булгач, рус кызы булмыйча, кем буласың?!” – дип, ишекне ачу белән ябып, өйдән чыгып китте.

Асия ирен туктатмады. Сораулы карашын кызына төбәде. Катя әнисенә бүгенге хәлләр турында түкми-чәчми, тыныч кына сөйләп бирде. “Миннән мәктәп директоры: “Нинди класста укырга телисең, татардамы, рустамы?” – дип сорады. “Мин татар кызы, үз телемне камил итеп өйрәнәсем килә”, – дигәч, әти каршы чыкты, мин аны тыңламадым, бары шул гына”, – дип кыз әнисенә сыенды…

Кичке сәгать бишләр тирәсендә Асиягә әтисе үлгәнлеге хәбәр ителгән телеграмма китерәләр. Ул иренә өстәлдә язу калдырып, Катя белән авылга кайтып китә. Тормышта иң газиз кешеләреңне югалту бик авыр. Асияләр гаиләдә биш кыз үсте. Әтиләре гомере буе колхозда тракторда эшләде. Йортта ир бала булмаганлыктан, кызларга эш бүлешеп үсәргә туры килмәде. Сеңелләрен дә эшкә өйрәтү, олы бала буларак, Асиягә йөкләнде. Әтиләре Хәсәнҗан абый күңеле белән гаҗәеп бай рухлы кеше иде. Кызларының башкарган эшләрен ошатса, шунда ук шигырь чыгарып, рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итә. Кич белән дәрес әзерләргә утыргач, һәркайсының көндәлеген тикшереп чыга. Асия мәктәптә яхшы укыды, унынчыны гел “бишле”гә генә тәмамлады. Үзе шәһәрдә зур заводларда эшли торган инженер булырга хыялланса да, укырга медицина училищесына керде. Әмма кулына диплом алып, шәфкать туташы булгач, үзенең бу хезмәт кешесе түгеллеген аңлап, икенче елны ук тәвәккәлләп, химик-технология институтына укырга керде.

Югары уку йортын тәмамлагач, юллама белән белгечлеге буенча ике елга Таҗикстан Республикасына эшкә җибәрелә. Асиягә чит җирдә үзен озак вакыт ятим итеп хис итәргә туры килми. Заводта инженер булып эшли башлаган яшь белгечкә автомеханик Виталийның ярдәме гел кирәк булып тора. Рус егете белән татар кызы арасында хезмәттәш дуслыктан башланган хисләр тирәнәеп, аларның яңа коруы белән тәмамлана. Мәхәббәт өлкәсендә тәҗрибәсез кызны үзенә карату Виталийга җиңел бирелә. Асиягә мәктәп тәмамлап чыгуга, тормышта юлны үзенә ярып барырга туры килә шул. Колхозда барлы-юклы хезмәт хакына эшләгән әти-әнисеннән ул нәрсә өмет итсен? Институтта укыганда төнге сменада шәфкать туташларын вакытлыча алыштырып тамагын туйдырырлык акча юнәтте. Асия кияүгә чыккач та, иренә салынмады, көченнән килгән бар хезмәтне башкарды. Яхшы фатир да аның исеменә бирелде. Алар Таҗикстанда ун ел яшәде. Асиянең шушы вакыт эчендә күз яшьләрен эченә йотмый калган көннәре булдымы икән? Виталий тормыш алып бару өчен әллә ни сәләтле кеше булмый. Бөтен куанычы – урысларның ел әйләнә бер-бер артлы кабатланып торган бәйрәмнәрендә күңел ачу. Ә Асия өчен мондый көннәр чын җәзага әйләнә. Урамнан дус-ишләре арасында кәеф-сафа корып кайткан ир төне буе телевизор акырта. Бервакыт төн уртасында өйләренә бер көтү исерек ияртеп керә. Асия бу хәлгә ризасызлыгын белдергәч, Виталий: “Өстәл әзерләргә иренәсеңме әллә, чаплашка”, – дип, суыткычларын аудара. Ул төнне хатынның күзенә йокы керми. Йөрәге сулкылдап еласа да, дәшми. Кызын күкрәгенә кысып кочаклап, Аллаһыдан иман байлыгы һәм кайсы хәерле – шунысын бирүен сорый.

Аларның йортындагы гаугаларның иң зурысы Асиянең чиркәүгә барып язылышуга каршы килүеннән башланды. Ул ахырда Виталийга: “Ничек инде татар кешесе урыс чиркәвенә барып никахлашсын, акылыңдамы син, ахмак!” – дип ярсып кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Иргә хатынының шушы сүзе генә кирәк булган, диярсең, Асияне эт урынына кыйнаган иде ул. Шушы көннән соң алар арасындагы күңел ярларын тоташтыручы күпер әкренләп ишелә башлады. Ялкау урыс тырыш татар хатыныннан аерылырга ашыкмады. Бу хакта хәтта сүз дә кузгатмады. Таҗикстанда тора башлауларына ун ел тулган көннәрдә Асиянең Чаллыда яшәүче сеңлесеннән хат килде. Ул: “Апай, бездә заводлар күп, барысында да синең кебек инженерларга эш җитәрлек. Бөтен гомереңне чит кешеләре арасында үткәрмәссең, кайтыгыз”, – дип чакыра. Асия туганының хатын күкрәгенә кысты, күзләреннән әчеттереп кайнар яшь бәреп чыкты. Ул туган ягын, үзе су ташыган чишмә буйларын, чәчәкле болыннарны, олыгая баручы әти-әнисен күз алдына китерде. Шушы мизгелдә аның әйтерсең лә күңел диңгезендә тукталып калган боз кузгалды. Ире кайтырга теләмәсә, кызы белән генә китәчәк…

Чаллыга алар өчесе бергә кайтты. Монда да Асия эшли торган заводтан бирелгән фатирда сигез ел яшәделәр. Виталий хатынының туган якларына кайткач, бераз йомшарды. Әмма Асиянең иренә карата кайчандыр кабынган мәхәббәт ялкыны сүрелгәннән-сүрелә барды. Кимсетелеп яшәүдән яраланган йөрәк башкача җилкенеп тибә алмады. Унсигез елдан соң ике милләт арасында салынган шушы күпер шартлап ярылды. Уйласаң исең китәр, Катя укырга кергәннән бирле Асия мәктәпкә һәрвакыт үзе барды. Ул көнне заводта чит ил делегациясен каршылыйсы булганлыктан, кызны Виталий алып китте.

Өч көннән, әтисен җирләп килешләренә өй бикле, йортта ирнең бер әйбере дә калмаган. Асиянең бәгырен “Киткән…”, – дигән уй кисеп узды, күзеннән авырттырып кайнар яшь б әреп чыкты. Ул, диван почмагына сыенып, уйларының очына чыгарга тырышты. Әй каһәрләнгән, каргалган дөнья! Нигә син үз балаларыңны болай үги итәсең, рәнҗетәсең икән?

Асиягә җавапны тормыш үзе бирде. Ул икенче көнне, бөтен кыюлыгын җыеп, эшкә китте. Аңа хезмәт урынында олы хөрмәт белән карыйлар. Асия алар арасында үзен көне буе уңайсыз хис итте. Әйтерсең лә аны ире ташлап киткәнен бөтенесе дә белә, әмма юри әйтмиләр кебек тоелды. Хатын көннән-көн үз эченә бикләнде. Аның җанын пычак белән каезлагандай, төрле сораулар телгәләде. Асиягә күпме газаплар китергән, җае чыккан саен аның милләтен хурлап кимсеткән урыстан ул шулай җайлы гына котылдымы? Бу нәрсә? Язмышның яңа сынавымы? Әллә 40 яшьлек хатынның хисләр йөгәненең чыдамлыгын тикшерүме? Асия эштән әнә шундый уйлар дулкынында кайтты. Аны ишек төбеннән үк кочаклап каршы алучы кызы кайда соң? “Катя” дип кабатлый-кабатлый, ул кызы бүлмәсенең ишеген ачты һәм әбисеннән калган озын күлмәкләр киеп намаз укып утыручы Катяны күреп, әздән генә артына егылмады. Асия күзеннән бәреп чыккан яшь бөртекләрен тәгәрәтеп, йөрәк җимешенең намазлыктан күтәрелүен көтте. Үзе бертуктаусыз, “Раббым, рәхмәт сиңа,” дип кабатлады. Катя торды. Артында басып торган әнисенә бөтен йөзе белән елмаеп: “Минем сине шулай шатландырасым килде, чөнки Аллаһы минем сорауларымны ишетте”, – дип, ана белән бала бер-берсенә сыенды. Кыз шул көнне әнисенә үз серләрен дә ачты. Бабасын күмәргә кайткан көнне ул авыл мәчетендә практика узучы Илдар исемле Казан егете белән таныша. “Беләсеңме, әни, аның белән сөйләшкәч, шундый рәхәт булып кала. Ул миңа намаз укырга өйрәнергә кушып, китаплар бирде. Илдар дөрес әйткән, догалар ятлау күңелне сафландыра икән. Намаз укыгач, шундый җиңел, әнием. Сине дә өйрәтермен, яме”, – ди ул, эчкерсез елмаеп. Катя үзенә Кадрия дип дәшәргә кушты.

Ана белән кыз бу төнне озак серләште. 17 яшьлек кызының фикерләре Асияне таң калдырды. Әнә бит нәрсә ди: “Аллаһы, әни, сиңа урыс ирне үзе биргән, үзе алды. Ул минем әтием, әмма без бу югалту белән килешергә тиеш. Аның кимсетүләренә, кыйнауларына сабырлык күрсәтеп түзгәнең өчен, аны урамга куып чыгармаганыңа Ходайның бүләге бу сиңа. Бүген без аның белән очраштык. Үзеннән өлкәнрәк бер юан марҗа белән чиркәүдән никахлашып чыгып киләләр иде”, – дигәч, Асияне гомер буе уңайсызлап торган авыр таш төшеп киткән кебек булды…

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА.

Саба районы.

Ачы ялган

Марина Семен белән ике ел элек таныша. Бу вакытта ул кияүдә була, баласы үсеп килә. Ләкин иреннән уңмый Марина, тегесе гел эчә, кул күтәрә, баласын куркытып бетерә. Юкса бар да әйбәт булырга тиеш кебек бит. Алар дүрт ел дуслашып йөреп яратышып өйләнешә, шаулатып туй ясый, бер елдан уртак шатлык – уллары дөньяга килә. Бала туганчы, ире үзен яхшы гына тота. Салырга бик яратса да, тавышланмый, шунлыктан хатын бала булгач, эчүдән туктар әле, дип өметләнеп яши. Ләкин киресенчә булып чыга.

Шулай кагылып-сугылып яшәгәндә, Марина Семенны очрата. Чираттагы тавыштан соң берүзе калырга теләп пляж буйлап атлаганда, күңеле тулган хатын беренче янына килгән кешегә мөлдерәп тулган йөрәген бушатырга әзер чакта очрый Семен. Пляжга ял итәргә дип килгән бизнесмен чегән үз уйларына бирелеп атлаучы чибәр хатынны әллә кайдан күреп ала.

Күптән үзенә игътибар, җылы сүз күрмәгән Марина бу йомшак телле, игътибарлы иргә үзенең бар тормышын сөйләп бирә. Тегесе хатынга иреннән аерылырга киңәш итә, акча, фатир табу мәсьәләсендә булышачагын әйтә. Үзенә кешечә мөнәсәбәттә булган Семенга Марина тиз ияләшә. Тегесе дә сүзендә тора: хатынны үз канаты астына ала, гел ярдәм итә, аны чәчәкләр, наз һәм кайгыртучанлык белән тәмам яулап ала. Марина белән бергә эшләүче коллегалары һәм дуслары хатынның үзеннән унбиш яшькә олы, тупас гәүдәле, сакал–мыекка баткан бу кеше турында шундый яратып сөйләвенә аптырыйлар. Хатын аларның сүзләрен ишетми дә: «Сез нәрсә аңлыйсыз соң? Ул олы түгел, ә акыллы. Ул шундый назлы, кайгыртучан, мәрхәмәтле. Матур булмаса, ни булган? Әнә элекке ирем бик матур иде, аның белән ни рәхәт күрдем?» — дип аларга авыз ачарга да ирек бирми.

Нәкъ менә шушы кеше Маринаны җинаять эшләүгә этәрә дә инде. Банкта кассир булып эшләүче хатын Семенга күп итеп акча үзләштерү өчен генә кирәк булып чыга. Чегән ир хатынны төрлечә үгетли: «Син алганны беркем дә белмәячәк бит инде. Шул эшне эшләсәң, без синең белән яшәп тә карар идек ичмаса! Бөтен дөньяны күрер идек!» — дип хатынны кызыксындырырга тырыша. Марина башта бик нык карыша. Ләкин чегән үзенекен итә, төрлечә алдый, әллә нинди вәгъдәләр бирә. Һәм тәмам башы буталган хатын ризалаша. Барлык ваклыкларга кадәр уйланылып бетә, уңайлы вакытны гына туры китерәсе кала. Нәкъ планлаштырылганча була да.

Барлык коллегалары төшке ашка китеп беткәч, Марина кассада берүзе кала. Аңа ышаныч зур була, чөн ки сигез ел эшләү дәверендә үзен яхшы яктан гына таныта, шунлыктан берәр хәл булыр дип берәү дә шикләнми. Хатын калтыранган куллары белән һәрберсе унар мең долларлы ун пачканы сумкасына тутыра һәм банктан чыгып китә. Алдан сөйләшенгәнчә, яраткан кешесе аны банктан ерак түгел җирдә белән көтеп тора. Шулай итеп, Марина йөз мең доллар акчаны чегән Семенга тапшыра.

Банктан акча югалуын кичке якта барлык кассирлар да акчаны саный башлагач кына белә. Тиз арада барлык аякка бастырыла. Банктагы берничә кешенең генә акча саклана торган җирне белүе ачыклана. Аларның һәрберсенә сорау алу оештырыла. Барысы да: «Акчаны син алдыңмы?» – дигән сорауга: «Юк!» – дип җавап бирә. Ләкин детектор белән тикшереп караганнан соң, Маринаның алдаганы ачыклана. Коллегалары соңрак хатынның ул көнне үз-үзен сәер тотуы, гадәттәгегә караганда шат булып күренергә тырышуы, нервланып акча бәйли торган резинкаларны атып җибәрүен исләренә төшерә. Ләкин ул гаебен танырга ашыкмый. Чегән Семенның шул көнне үк үзен ташлап качуын аңлагач кына, ул тикшерүчеләргә барлык дөреслекне ачып бирә.

Комментарии