Бер сөенечкә – бер көенеч

Көтеп алган ямьле җәй дә килеп җитте. Илшат йокысыннан таң әтәчләре белән бергә уянды, чәй куеп, кара яндырып чәй эчте. Ул бүген шәһәр читендәге бакчасына барачак. Бигрәкләр дә ярата инде шул бакчасын. Кечкенә генә бакча булса да, анда барысын да утырта.

Илшат авылда әти-әнисе белән җирдә казынып үскән малай. Әтисе: «Улым, син, үскәч, агроном булырсың», – дип гел әйтә торган иде. Агрономлыкка укуын укыды, ләкин авылга кайтып эшләргә насыйп булмады. Укыганы буенча шәһәрдә эшләп калды. Шәһәр кызы Алсинәгә гашыйк булды да, аңа өйләнеп тә куйды. Ә Алсинә авылга кайтып яшәү турында башына да китермәде. Шәһәр кызы ничек авылга кайтсын инде. Алар Алсинәнең әбисеннән калган ике бүлмәле фатирда яшәп калдылар. Хатынга бакча эшләре әллә бар, әллә юк. Бакча казу, утырту, җыеп алу тулысы белән Илшат өстендә. Алсинәгә кыйммәтле кием, затлы машина, бәйрәм саен ресторан гына кирәк.

Юк, Илшат хатынын начарга санамады. Чисталыгы, пөхтәлеге бар. Ризыкны да гел төрләндереп тора. Үз-үзен карый. Тел-теш тидерерлек түгел.

Илшат бакчада тирә-якны колачлап алган яшеллеккә карап торды. Үләннәр чык белән капланган. Чут-чут килеп кошлар сайрый. Эх, бу кошларның сайравын яздырып аласы иде. Кышларын тыңлап ятар идең…

Илшат яланаяк, чыклы үләннәрне таптый-таптый, бакчасындагы агачларга таба юл алды. Чияләре күп булырга охшаган. Ә җиләкләр кып-кызыл. Рәхәтләнеп җый гына. Күр инде кыярларны, бер атна эчендә ничек күбәйгәннәр.

Илшат барысына да су сибеп чыкты. Кояш нык кыздыра, бәлки яңгыр да булыр әле.

Төш вакытында Илшат ашап алырга уйлады. Консервасын ачарга ачкыч алып килмәгән икән. Ашыйсы бик килә, ләкин ачып булмый. Илшат күршесенә кермәкче булды. Анда иреннән аерылган ялгыз хатын яши. Әйе, яши. Йорты әйбәт. Шәһәр якын. Бар җәен шушы бакчасында үткәрә, эшенә шушыннан китә һәм шушында кайта. Аңарда бардыр әле, хатын-кыз бик хәстәрле була, дигән уйлар белән, Илшат ишек шакыды. Ишектә йозак юк. Өйдә кеше булырга тиеш, ләкин чыгучы булмады. Ир бүлмәгә атлады. Караватта купальник кына кигән күрше хатыны – модельләрдә генә була торган нәфис гәүдә ял итеп ята.

Ирне хисләр өермәсе биләп алды. Ул, ишек яңагына сөялгән килеш, күрше хатыныннан күзен дә алмыйча, чыгып китәргәме, әллә аның янына барып, биленнән кысып кочаклап, шашып үбәргәме, дигән уйлар белән яңадан ишек шакып, тамак кырып куйды.

Күрше хатыны Надия яткан җиреннән сикереп торды. «Кеше бар икән. Төш үткәч, ятып тору гадәтем бар. Аннан соң шундый матур төш күреп ята идем. Кеше кергәнен сизми дә калганмын», – диде. Ул, ярым шәрә ятуыннан читенсенеп, урын җәймәсе белән гәүдәсен каплады.

Илшатта ирлек дәрте кымшанган иде һәм нигә кергәнен дә онытып, күрше хатынын кочагына алды. Аны шашып үбәргә тотынды. Надия карышмады. Кибеп бара торган гөлгә ничек су кирәк, Надиягә дә ир-ат шулай кирәк иде.

Алар онытылып, хисләр кочагында шактый тирбәлделәр.

– Мондый назны, мондый ләззәтне күптәннән татыганым юк иде, – диде Илшат.

– Ә хатының назламыймыни соң?

– Хатын бит ул, көн саен янда. Аннан соң ул, тегесе кирәк, монысы кирәк, дип, гайрәтне чигереп бетерә.

Кичергән ләззәттән алар икесе дә бик канәгать иде.

Кинәт Илшатның телефоны шалтырады. Әнисе икән.

– Улым, әтиең бик каты авырый, кайтырга тырыш, яме, – диде.

– Бер сөенечкә – бер көенеч. Киләсе очрашуларга кадәр, – дип, Илшат Надия белән саубуллашып, җыелган җиләкләрен алып, кайту ягына юл алды.

Авылга кайтып, өенә керсә, әтисенең бик авыр хәлдә икәнен күрде. Аллага шөкер, кайтып җитә алдым, дип сөенде Илшат.

– Улым, әтиең синең кайтуыңны көтте, бик күрәсе килде. Ярый кайттың әле, – диде әнисе.

Әтисе өзек-өзек сүзләр белән:

– Улым моңарчы бик тәртипле булдың, кайгы-хәсрәт китермәдең. Моннан соң да шулай бул. Мин китәм. Әниеңне онытма, аны ташлама, – диде. Аннары Илшатның кулын каты итеп кысты да күзләрен мәңгегә йомды.

Иренең бакыйлыкка күчүеннән үзәкләре өзелгән, бәгырьләре телгәләнгән ана, улын кочаклап, күз яшьләрен түкте.

Бик авыр минутлар! Түзәргә калдык, түз инде, йөрәккәем! Түз!

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара бистәсе

Комментарии