- 20.02.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №7 (15 февраль)
- Рубрика: Татарча сериал
Вакыт кичкә авыша. Киң офыкта күз явын алырлык ялкындай кояш нурлары чагыла. Димәк, кояш та бүгенгә төп вазифасын үтәп, җир читенә качты. Кар арасыннан көне буе нидер чемченеп, эзләп йөргән каргалар да каркылдамый, агач араларына постылар… Ә авыл сулый, авыл яши. Кич булуга да карамастан, авыл халкының көлешеп, кайчак әрләшеп куйган тавышлары ишетелә. Тик бу күренеш рәшәдәй вакытлыча булып, күздән югала. Төн җитә.
Бер, ике, өч… Һәр адымымны санап, әкрен генә карлы сукмак буйлап атлыйм. Төн суык, өшеткеч. Зәмһәрир салкын курткамның ачык урыннарын табып, эчкә үтә, тәнем ләззәтләнеп калтырап куя. Эх, рәхәт тә соң кичләтеп авыл әйләнүләре! Башта булган барлык кирәкмәс уйлар да, ничә көннән бирле интектереп, йокларга ирек бирми йөдәткән сораулар да, вакытлыча гына булса да, онытыла бит саф һавада. Әле йолдызларына күз сал! Әнә берсе, миңа күз кыскандай, ялтырап куя. Димәк, ул мине күрә. Димәк, бу тып-тын калган кечкенә авыл урамында, бу дөньяда мин үзем генә түгел. Минем йолдызым бар. Ерактагы якты Йолдызым.
Нәкъ өч ел элек бу көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк һәм булырга да мөмкин түгел сыман иде. Ә бүген исә, мин – утыз градуслы салкында урам уртасында япа-ялгыз басып торган, нишләргә, кая килеп сугылырга белми йөрүче ир-ат. Шуңа бу суык төндә мине бары тик хатирәләр генә җылыта аладыр. Хәер, минем белән тормыш юлын кулга-кул тотынышып үтүче дә бары шул хатирәләр бит…
Нәкъ өч ел элек айлы төндә йорт алдымда кемнеңдер шыгыр-шыгыр кар таптаган тавышын ишетүгә, сискәнеп уянып киттем. Кеше йөри торган вакыт та түгел, ләбаса. Тик тәрәзәгә күз салышка, аның серле күзләре минем күзләрем белән кавышты… Ул карлыгандай чем кара уйчан күзләрне мин бүгенгедәй хәтерлим һәм мәңге исемнән чыгармам. Бәлки, бәхетсезлегемнең төп сәбәбе дә нәкъ шул кара күзләрдәдер? Һәркемнең йөз-кыяфәтендә дә аның чагылышларын, аннан да бигрәк, кара күзләрне эзләү, мине бу дөньяда бәхетсезлек сукмагыннан өстерәмиме? Юк! Юк, мин бәхетле. Бик бәхетле. Минем кичләрен җылынырдай хатирәләрем бар…
Бәхетләргә юллар урау, диләр, ә мине бәхет дигәне үзе эзләп тапты. Безнең күзләребез очрашкан көннән бирле минем Йолдыз белән бер генә минутка да аерылышканым булмады.
Йолдыз – шәһәр кызы. Биш яшенә кадәр авылның киң болыннарында тәгәрәп үссә дә, тормыш юлы аны шәһәргә илтә һәм үз кочагына ала. Казан дәүләт университетының дүртенче курсында укучы мөлаем кызның безнең авылга практикага кайтуы икән. Минем йортым нәкъ автобус тукталышы янында урнашкангамы, әллә инде язмыш үземе Йолдызны минем капка төбенә килергә этәрә…
«Рәхмәтлемен сиңа, язмыш, Сине очраткан өчен». Йолдызым, хәтерлисеңме икән, бу сүзләрне син миңа назлы, ягымлы тавышың белән түгел, ә бәлки, җан түреңнән шытып чыккан хисләрең тулы чем кара күзләрең белән әйттең. Бүгенгедәй исемдә, пышылдап кына, куркып, колагыма гына әйттең. Бу сүзләр минем җанымны өтеп, йөрәгемә килеп кундылар. Ышан, Йолдызым, алар һаман да шунда саклана һәм аларга берәү дә кагыла алмас. Башымда – син. Көн дә, кич тә, көндез дә. Сизәм, мин шул сүзләрне кабатлый башлауга ук, син сабый баладай чырык-чырык көлә идең. «Нигә көләсең?» – дип сорагач та, син акрын гына: «Газиз, синең башыңда башка уйларга урын да юктыр. Анда бит мин тулып ятам», – дип, янәдән елмая идең… Хәер, мин синең белән үткәргән һәрбер сәгатьне, минутны, секундны, синең иреннәрең пышылдаган һәрбер сүзне хәтерлим.
Авыл халкы – кунаклар яратучы халык. Авылга чит-ят кеше килдеме, әби-бабае, абые-сеңеле, яше-карты дигәндәй шул кешене сөйли, мактый яки киресенчә җитешсез якларын тарата башлый. Тик Йолдызны авыл бик яратып, киң колач җәеп каршы алды. Яшь укытучы-практикант булса да, Йолдыз да балалар һәм авыл халкын үзенә тиз ияләштерде. Билгеле ки, барлык укытучылар да һәрбер укучы күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә, ачык һәм мәрхәмәтле йөзе белән үзенә карата, елмаюы белән халык йөрәген яулап ала белми бит.
Күрше Бибикамал әбинең Йолдызны үз өенә «кунакларга» алуы безнең сукмакларыбызны еш кисештерә иде. Аның белән танышу теләге шул кадәр зур ки, иртә белән сәгать җиденче яртыда аның мәктәпкә баруын күргәч, эшкә соңарып бара башладым. Йолдыз да моны сизенде булса кирәк, беркөн мәктәп юлына иртәрәк аяк атлады. Нәкъ шул көннән безнең танышуыбыз башланды…
Эх, бу вакыт дигәннәре! Әле өч ел элек кенә: «Безнең әле барысы да алда», – дип йөрүләр дә артта калды. Йолдызны күрү теләге белән яшәү, барча дөньямны онытып мәхәббәт илендә гизү, көн дә күзем ачкач, аның ягымлы карашын тою теләге, аның йомшак кулларына тию, кара күзләренә карап «яратам» диюләр – болар барысы да ярага тоз сипкәндәй генә, сул як күкрәк читемне авырттырып, кисәк искә төшеп куялар.
Җиңелме соң пар канатың сынгач,
Күкләр диңгезендә йөзәргә?
Каршы искән җилгә бирешмичә
Барча авырлыкка түзәргә?
Исеңдәдер, Йолдыз, бу юлларны син минем «Бу дөньяда бер-берсен таба алмаган ике йөрәккә җиңелме икән?» дигән соравыма җавап итеп яздың. Хәзер исә сүзләреңнең хаклыгына төшенәм…
Йолдызның ихласлыгы көн дә минем күңел түремдәге ярату хисен көчәйтә барды. Аны-моны белдертмәсә дә, Йолдыз миңа карата битараф түгел иде. Аның шомырттай кара күзләренә карап хисләремне җиткерсәм дә, ул йөрәгендә булганын сөйләми, барысын да тышка чыгарып салмый иде. Бәлкем, күп язучылар, фән осталары әйтмешли, чыннан да, кызларда ниндидер сер яшеренгәндер.
Безнең ярату хисләребез шул кадәр зур иде ки, Йолдызның практика вакыты үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Дөресен әйтим, бер ай эчендә тормышымның чын мәгънәсенә әверелгән Йолдызымны шәһәр кочагына бирәсем, һич тә җибәрәсем килми иде. Йолдызның: «Мин шәһәрдә булсам да, без бер күк астында, бергә булачакбыз», – дигән сүзләренә карамастан, аны югалтудан бик курка идем мин. Ул китте… Аның белән бергә минем йокым, тамак төбенә үткән ризыгым, шат кәефем дә юкка чыкты. Гүя Йолдыз үзе белән бар нәрсәне җыеп алып китте.
Яраттым мин сине, Йолдыз, шашып яраттым, кирәгеннән артык яраттым. Шулай булмаса, хәзер мин бу кадәр тилереп, синең турында уйлап, безне бәйләгән һәрбер алан, һәрбер тыкрык, һәрбер юлны хәтерләп, янымнан үтеп киткән кызларда синең шәүләңне күрер идемме? Юк, Йолдызым…
Йолдыз шәһәргә китеп озак та үтми, мине дә Казанга юлладылар. Шәһәр урамнарын, машина тавышын, һавасын яратмасам да, нигәдер бу юлы шәһәргә барасы көнне зарыгып көттем. Сәгать теле уклары да, автобусның тәгәрмәчләре дә, барысы да әкрен хәрәкәтләнә кебек иде миңа. Казанга барып җитеп, эш буенча берничә конторага керү белән, Йолдыз калдырган адрес буенча киттем.
Белсәң иде, Йолдызым, синең фатирың каршында кечкенә малайдай дулкынланып басып торганымны. Хәер, мине күрешкә, калтыраган тез буыннарымны ачык сизгәнсеңдер. Йолдызым, сине беренче тапкыр күргәндәй, мин янәдән гашыйк булдым. Кара күзләрең, нечкә алсу иреннәрең, озын куе керфекләрең – барысы да якын иде миңа. Иң мөһиме, синең янымда барлыгыңны тою күңелемә ниндидер тасвирлый алмаслык ләззәт бирә иде…
Икенче тапкыр мин Йолдызның чыгарылыш кичәсенә бардым. Зал тулы кеше, барысының да йөзендә нур бөркелә. Арткы рәтләрнең берсенә барып утырып, сәхнә түрендәге кызлар арасыннан үз Йолдызымны эзли башладым. Бер елга якын вакыт узгангамы, әллә имтиханнар аркасындамы Йолдыз сулып калган. Аның йөзендә гел була торган елмаю да, күзләрендәге яктылык та юкка чыккан. Мине күргәч тә, ул, аптырашта калып, коры гына: «Азапланып йөрмәс идең, Газиз, хат алышабыз ич», – диде.
Белсәм иде мин шул көннән соң суларның кая агачагын… Сине бер генә минутка да янымнан җибәрми, күз карасындай саклар идем.
Өченче тапкыр мин Казанга Йолдызны алып кайтырга барасы идем. Укып бетереп чын укытучы булган яшь кызга безнең авыл халкы бик шатланыр иде, дигән уйлар белән яшәдем мин. Авылымның бала-чагасына – яхшы укытучы, ә миңа – тормыш терәге булыр, дип хыялландым. Тик гап-гади бер хат секунд эчендә барлык планнарны, тормышның астын-өскә китерде.
Бүгенгедәй күз алдымда, Йолдызым, синең кулың белән язылган хат. Бары 6 сүз, ләкин ничек җанны телгәли торган сүзләр: «Мин башканы сөям. Гафу ит, Газиз». Хатны кат-кат укып та, мин чын мәгънәсенә төшенмим, ахрысы дип, тагын бер кат уку да, хатның эчтәлеген үзгәртмәде. Шул көннән соң минем дөньядан ваз кичәсем, барлык булган уйларны онытасым, онытыласым килде. Тик күңел түрендә туган нәфрәт хисе мине Казанга, Йолдыз янына өстерәде.
Йолдызның фатиры алдына килеп җиткәч, ишек шакырга озак кына кыймый тордым. «Бәлки хәзер ул сөйгәне беләндер, бәлки, кияүгә чыгып, яхшы, матур тормыш корып ятадыр? Ә мин аның оясын җимерергә теләмим. Ул бәхетле булса, мин дә бәхетле булырмын», дигән уйлар мине авылга кайтырга мәҗбүр итте.
Бер ел вакыт узса да, йөрәгемә каткан боз миңа тыныч яшәргә ирек бирмәде. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы мәңгелек, диләрме әле халык арасында? Минем Йолдызның кара күзләренә карап бирәсе сорауларым, әйтәсе сүзләрем көннән-көн күбәя, арта барды. Түзмәдем, соңгы көчемне җыеп, Казанга юнәлдем.
Синең фатирың ишек төбен озак таптадым, Йолдызым. Инде китәм дигәндә генә, ишек ачылып, аннан урта яшьтәге бер апа чыкты. Ул миңа озак-озак карап торды да: «Син Газизме?» – дип сорады. Минем «әйе» дигән җавапны да көтмичә, ул тиз генә хат алып чыгып миңа сузды, аннары тиз генә фатир эченә кереп бикләнде. Мин ни әйтергә, ни кылырга да белмичә фатир ишегенә карап тора бирдем. Кулымдагы хатны авылга кайтырга автобуска утыргач кына искә төшердем…
«Газизем, синең белән очрашкан көннән соң минем тормыш китабымның яңа бүлеге пәйда булды. Ул бүлектә бары тик якты һәм кызыклы вакыйгалар гына булыр, синең белән мине бәйләгән җепләр дә шунда чагылыр дигән идем. Әмма… Газизем, син миннән яхшыракка лаек. Синең белән үткәргән һәрбер минутым миңа бик кадерле иде. Дөресен әйтим, мин сине яраттым, бик яраттым, ләкин синең бәхетсезлегеңә юл куя алмадым. Газиз, бу хат минем соңгы хатым. Башка беркайчан да, мин синең ягымлы карашыңны күрмәм, тырыш, көчле кулларыңны тоймамын… Гафу ит, Газизем, яман шеш белән авыруымны белеп, минем янда булуыңны теләмәдем. Беләсең ич бар авырлыклар белән дә үземнең генә көрәшергә яратканымны. Бу очракта да җиңәрмен, барча авыруларны туктатып, бәхетле булырмын, яраткан кешемне дә бәхетле итәрмен дип уйладым. Ә бүген исә миңа өч көн калган дип хәбәр бирделәр… Хуш, Газизем.»
Хатны укып бетерә алмый, күземнән берәм-берәм күз яшьләре тәгәрәде. Җәмәгать транспортында чит-ят күзләргә эләгүдән куркып, тыелып кына мышнасам да, авылга кайткач, сулкылдап еладым. Яратты ул мине, яратты. Безнең мәхәббәтебез барлык авыруларны да җиңеп чыга алыр иде бит, Йолдызым…
Инде өч ел вакыт бер көн дигәндәй үтеп тә китте. «Бу хат минем соңгы хатым» – бу сүзләр әле дә минем колакта яңгырый…
Синең күзләр… Карлыгандай кара күзләр. Мине гомерлеккә әсир иткән, серле, кара күзләр. Бәлки шуңадыр, төнлә белән, беренче тапкыр күрешкәч, синең туңганыңны, дерелдәгәнеңне дә сизмичә, озак кына шул күзләргә карап тордым. Хәзер исә, күк йөзендәге бер йолдыз, синең күзләреңдәй ялтырап, миңа дәшә. Сизәм, Йолдызым, тоям, Йолдызым, ул – син. Ерактагы якты Йолдызым – ул син.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
Арча районы Көтек авылы
Комментарии