Кыш бабай бүләге

Яңа ел бәйрәме җитә башласа, Гөлфинә күңелен бушлык, ялгызлык хисе биләп ала иде. Бу хис балачактан ук килә һәм моның сәбәбе дә юк түгел. Сабый чагыннан ук аңа Яңа ел бәйрәме көнне ялгыз калырга туры килә иде…

Кыз әтисен хәтерләми, ул Гөлфинә туып бер ай үтүгә юл һәлакәтенә очрап, якты дөньядан китеп барган. Алар әнисе һәм апасы белән генә яшәде. Әнисе булып эшләгәнлектән, күп Яңа елларны хастаханәдә авырулар янында кизү торып үткәрә иде. Алар һәрвакыт апасы белән икесе генә кала. Кыздан ун яшькә олы апасы аның белән телевизор карап утырырга бик атлыгып тормый, тизрәк сеңлесен йокларга яткызып, иптәш кызлары янына чыгып чабарга ашыга. Әнисе исә, өйдә булган елны да төн уртасы җиткәнче көчкә түзеп утыра да курантлар уникене сугуга ятып йоклый иде. Кыз һәрвакыт үзен бик ялгыз һәм кирәксез хис итте. Бәйрәмнәр үткәч, бакчага, соңрак мәктәпкә барганнан соң да, башка балаларның әти-әнисе белән ничек күңелле итеп бәйрәм итүләрен, нинди бүләкләр алуларын сөйләп, бер-берсенә мактанышканнарын боегып кына читтә тыңлап тора иде. Ул иптәшләре арасында артык ачылып китә алмады, шуңадырмы, якын дуслары да юк иде. Үсеп җиткәнче, бәйрәмнәрдә гел шулай ялгыз булырга туры килде. Шулай да кыз күңеле һәр Яңа ел якынлашкан саен ниндидер серле могҗиза көтә иде. Апасы кияүгә чыккач, аны Яңа ел каршыларга үзләренә чакырды. Тик анда да апасының сабые уянмасын өчен шыпырт кына телевизор карап утырырга туры килде.

Институтта укый башлаган елны Гөлфинә бер егет белән танышты. Алар әйбәт кенә дуслашып йөри башлады. Яңа ел бәйрәмен егетнең дусларында үткәрергә сөйләштеләр. Кыз бу елны бәйрәмне күңелле үткәрәчәге турында хыялланды, матур күлмәк сатып алды, көзге каршында әллә ничә тапкыр чәченә төрле прическалар ясап карады. Тик бәйрәм җитәргә бер атна кала егет белән нык кына үпкәләштеләр. Берсе дә башлап эндәшергә теләмәде, шулай итеп, Гөлфинәнең хыяллары тагын җимерелде. Ул нишләргә дә белмәде, бәйрәмгә бер көн калган, әнисе авырулар янында, тагын ялгызы моңаеп утырырга туры киләчәк иде. Үзен жәлләп, бөтен дөньяга үпкәләп елады-елады да, аптырагач, күңелен бушатыр өчен, балалар кебек Кыш бабайга: «Кыш бабай, мин гел ялгызым үткәрдем бит инде синең бәйрәмеңне. Зинһар, ярдәм ит, моннан соңгы бәйрәмнәреңне берүзем үткәрмәсәм иде. Миңа бик күңелсез. Иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган Яңа елда бер дә ялгыз каласым килми», — дип хат язды. Хат астына үз адресын язып куйды, конверт тышына исә «Кыш бабайга» дип язды да хатны якындагы йортка куелган почта тартмасына салды. Хат нәкъ «Авылга, бабайга» дигән кебек килеп чыкты. Кызга, ничектер, җиңел булып китте. Берничә сәгатьтән ул үзенең юләрлек эшләгәненә шаккатты. Тик хат тартмага салынган, кире алу мөмкин түгел иде. Кемнең дә булса хатны укып көләчәген уйлап, янә күңелсезләнеп алды.

Иртән әнисе эшкә китте, кыз күңелсез үтәсе бәйрәм кичен уйлап өй җыештырырга тотынды. Көндезге уннарда кемдер ишектәге кыңгырау төймәсенә басты. Кыз тиз-тиз барып, ишекне ачып җибәрде. Анда ягымлы елмаеп, таныш түгел егет басып тора иде: «Гафу итегез, сез Гөлфинә буласызмы? Минем исемем Илгиз. Хулиганнар почта тартмасын ватып хатларны чәчкән. Кире адреслары язылган хатларны хуҗаларына кайтардым. Бу хатта кире адрес күрсәтелмәгән иде, шунлыктан ачып укыдым да Сезгә тапшырырга булдым. Укыганым өчен гафу итегез инде», — диде. Гөлфинә оялуыннан кызарып чыкты: «Мин, мин, аны болай гына, шаярып кына», — дип нишләргә белмичә сөйләнде югалып калган кыз. Илгиз: «Мин сезгә күрше йортта яшим, бәйрәмне әти-әни белән бергә каршылыйбыз. Әйдәгез безгә сез дә кушылыгыз, барыбер бер үзегез генә буласыз икән бит», — дип үзләренә кунакка чакырды. Гөлфинә рәхмәт әйтеп баш тартты. Ялгыз булса да, таныш түгел кешеләр белән бәйрәм үткәрү әллә ничек кебек тоелды. Соңыннан, көн кичкә авышкач һәм ялгызлык үзен тагын да ныграк сиздерә башлагач, кыз каршы килгәненә үкенеп тә куйды.

Курантлар уникене сугар вакыт җитеп килә, фатирда эчпошыргыч тынлык, бик күңелсез иде. Вакыт-вакыт күрше фатирда яшәүчеләргә килгән кунакларның ишектән чыгып-кереп йөрүләре генә ишетелә. Алар шатланып сөйләшә, көлешә. Кыз башкаларның шат авазларын ишетмәс өчен, телевизор кабызып куйды, кәнәфигә бөгәрләнеп утырды да язмышына буйсынып бәйрәм тамашасы карарга тотынды. «Кыш бабай да булыша алмады», — дип үз-үзеннән көлеп уйлады Гөлфинә.

Курантлар уникене сугарга биш минут кала ишектә кыңгырау шалтырады. Кыз кем икәнлеген дә сорап тормастан ишекне ачып җибәрде. Ишек төбендә бер кулына шампан шәрабе, икенче кулына бер бәйләм ак розалар тоткан Илгиз басып тора иде. Гөлфинә нишләргә дә белми аптырап калды. Илгиз: «Әллә Яңа елга аяк басарга биш минут кала кешене урамда калдырырга телисең инде?» — дип елмайды да шаккатып торучы кызны этеп диярлек эчкә үтте.

Бу бәйрәм Гөлфинә гомер буе хыялланганча, искиткеч булды. Алар бергәләп шәһәр буйлап Яңа ел бизәкләре карап йөрде, балалар кебек шаярышып шугалакта уйнады. Илгиз кызның шатлыктан янган күзләренә, салкыннан алланып чыккан битләренә карап сокланды: «Моннан соң мин синең бәйрәмнәрдә ялгызың мо ңаеп утыруыңа юл куймаячакмын», — диде. Кыз ягымлы елмаю белән җавап кайтарды. Егет аңа күптәнге танышы кебек якын иде. Илгиз сүзендә торды, Гөлфинә белән бәйрәмнәрне гел бергә үткәрде, гомергә бергә булырга тәкъдим ясады.

Быелгы Яңа елны инде алар өчәү каршылаячак. Яңа ел җитәргә бер атна кала дөньяга килгән нәни уллары – алар өчен иң зур бүләк. Илгиз хатынын: «Безнең танышуыбызга хулиганнар сәбәп булды», — дип шаяртырга ярата. Гөлфинә аңа каршы килмәсә дә, көлеп: «Мин Кыш бабай ярдәм иткәндер дигән фикердә торам», — дип җавап кайтара. Кыш бабай бүләге, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии