«Бөреләнде, чәчкә атмады яшьлегемнең гөлләре…»

«Бөреләнде, чәчкә атмады яшьлегемнең гөлләре…»

Авыл җирендә хәбәр дә, гайбәт тә бик тиз тарала. Яңа корылма төзесәң дә, гаиләдә савыт-саба шалтыраса да, хәтта кыйммәтлерәк өс киеме сатып алсаң да, авыл өстенә имеш-мимешләр китә. Менә бүген дә авыл хатыннары иртән көтү куарга чыккач, Зәйтүнә карчыкның олы кызы Розаның авылга күченеп кайту хәбәрен чәйнәде. Имеш, Розаны эшеннән кыскартканнар, ире дә бик каты эчкәнгә эшеннән куылган. Шуңа да хатын гаиләсен җыйган да, авылга, әнисе янына кайткан. Югары очтагы Батыр Сәлимнәрнең иске йортларын сатып алырга җыеналар, ди.

…Роза кечкенәдән бик усал, чая кыз булып үсте. Мәктәптә укыганда да сәхнәдән төшмәде. Клубка йөри башлагач та, һәр кичне яңа егет озата иде аны. Чибәрлекне дә кызганмаган Ходай. Барысын да ишеп биргән! Акылны да, төс-кыяфәтне дә, чаялыкны да. Мәктәп елларында күп егетләрнең башын әйләндерсә дә, гаилә бәхете булмады кызның. «Ашык-пошык» кына тотты да, бер юаш егеткә кияүгә чыгып куйды. Айдар исемле иде ул. Характеры йомшак булса да, бик тырыш, эшчән, уңган иде. Аракы белән дуслашуы гына барысын да бозды. Исерек иргә кайда хөрмәт булсын инде?! Өстәвенә, Розаныкы кебек каты характерлы кешедән Айдар иргә булган хөрмәтне тоя алмады. Үзен хатыны кулында ниндидер бер чүпрәк кисәге итеп хис итә иде ул. Шуңа кайчагында ачудан да салгалап кайтты. Балалары да атага караган кебек карамадылар иргә. Аналарының йогынтысы булгандыр. Кызлары Алия аеруча усал иде. Әнисе Розаны да уздырды ул. Әтисе исерек булмаса да, тәмәкегә акчаны бетерәсең, ташла, дип гел кычкырып кына торды атасына. Кайчагында Айдарның кесәсеннән тәмәке кабын алып, сигаретларны сындырып та куя иде. Айдар шуннан соң тәмәкеләрен почта тартмасында яшереп калдыра торган булды. Менә шулай этле-мәчеле яшәп ятканда, Розаның эшендә кыскартулар башланды. Айдарны да көтмәгәндә генә эштән чыгардылар. Озак кына уйлаганнан соң, Роза үзләренең авылларына кайтырга булды…

Розалар авылга җәй башында күченделәр. Бераз соңга калган булсалар да, бакчаны ике көндә эшкәртеп, бәрәңгене утыртып куйдылар. Өйне җыештырып, юып, буяп, үз тормышлары белән яши башладылар. Уллары Илдар Яр Чаллы шәһәрендә, инженерлыкка укырга кергән иде. Җәйге сессиясен ябып кайткач, егет колхозга, комбайннар ремонтларга эшкә керде. Роза үзе балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты. Айдарга да эш табылды. Ир кибеткә товар ташучы булып эшли башлады.

…Әнисеннән бер генә дә калышмаган 15 яшьлек Алия, авылга кайткач та үзенә бик тиз дуслар тапты. Ике йорт аркылы гына яшәүче Айгөл исемле кыз белән ул аеруча якынайды. Кичләрен клубка бергә чыгалар, көндез күрешсәләр дә, сөйләшер сүзләре бетмәде кызларның. Яшүсмер кызның иң зур сере ни булсын инде, әлбәттә, егетләр хакында сөйләшә Алия белән Айгөл! Алия авыл клубына йөри башлаган көннән алып, аның өнен дә төшен дә Ринат исемле егет биләп алды. Озын буйлы, төз гәүдәле, шомырт кебек кара, куе чәчле, коңгырт күзле, серле елмаюлы Ринат кызның башын әйләндерде дә куйды! Ринатның үзенең дә Алиягә бер күрүдә үк күзе төште. Алия сүз артыннан кесәгә керми торганнардан. Шул чаялыгы Ринатны үзенә каратты да бугай. Беренче танышкан кичне үк егет Алияне озата кайтты. Иртәгә иртән торып печән чабарга барасы булса да, егет таңга кадәр кызны кертмәде. Гомер буе бергә булганнар, бергә үскәннәр, бергә бакчага йөргәннәр, бергә укыганнар диярсең! Алай гына да түгел, абый белән сеңел кебек иде алар…

Ринат Алиягә кадәр каладан дәү әнисенә кунакка кайтып йөри торган Гөлназ белән ике ел очрашты. Бик нык яратты аны Гөлназ. Көн саен шалтырата, озын-озын хатлар яза иде. Һәр хатында «Яратам!», «Сагынам!» сүзләре… Ринат үзе дә Гөлназга хыянәт итмәде, авылда бер генә кызны да озатмады. Бәйрәмнәр җитсә, каникуллар башланса, гел Гөлназын көтеп яшәде. Гөлназның дәү әнисе Ринатка, шаяртып, «кияү балакай» дип йөри башлаган иде инде. Эх! Каян гына килеп чыкты соң бу Алия! Ник Ринатлар авылына кайтты?! Тыныч кына барган тормышын ник утка салды?! Хәзер Ринат көнен-төнен шул ут чаткысы кебек чәчрәп торган кызны гына уйлап исәрләнә. Ә Гөлназга ничек аңлатыр? Ничек итеп ул кызның күзенә карар?! Алар бит мәктәпне тәмамлагач бер институтка укырга керергә хыялланганнар иде. Инде бер генә ел калды югыйсә. Өстәвенә Алия белән бер сыйныфта да укыячаклар… Гөлназны үпкәләтүдән, рәнҗетүдән бик курыкты егет. Ел да җәй башлануга кайта иде кыз, быел нишләптер соңарды. Башта имтиханнар бирәсе бар, аннан ял итәргә җылы якка барам дигән булды. Тизрәк кайтып, аңлашсалар, бәлки, намусы моның кадәр үк кимермәс иде Ринатны.

Йөрәгендә кабынган утны сүндерә алмады егет, теләмәде дә. Иртә торса, уенда Алия, йокларга ятса – төшендә шул кыз! Өне белән төше буталды егетнең. Печән чапканда да бер-ике генә селки чалгысын, шунда ук бер чүмәләлек печән егылып кала. Йөрәгендәге дәрт-дәрманы беләгенә дә күчә. Ару-талуны да белми, кичен Алия янына клубка ашыга. Өенә таң беленгәндә генә кайтып ята да иртән тагын печәнгә! Яшьлек! Синең көчең дә, матурлыгың да шул яратуда, мәхәббәттә түгелме?

Ике атнадан Гөлназ кайтып төште. Ринатның суынганын сизсә дә, сөйгәненең Алия исемле кызны озатканын ишетсә дә, Гөлназ сер бирмәде. Егетнең беренче сүз башлавын көтте. Гөлназ кайтуның беренче кичендә үк Ринат аларның капка төбенә килде. Клубта, кеше арасында аңлашып булмас, тынычта, икәүдән-икәү генә күрешеп сөйләшсәк әйбәтрәк булыр дип уйлады ул. Гөлназ бик сабыр холыклы кыз иде. Ринатка кычкырмады, тавыш күтәрмәде. Егетнең күзләренә бер тутырып кына карады да өйләренә йөгерде. Төне буе елап чыкты кыз. Ринатның да кәефе юк иде ул кичтә. Ни дисәң дә, Гөлназ белән алар күпме бәхетле минутларны бергә үткәрделәр, күпме җәйге таңны бергә аттырдылар, ничә төннәр буе күктән йолдыз санадылар. Ринат яшьлек мәхәббәтен, беренче мәхәббәтен мәңге онытмас…

Бу «аңлашудан» соң егет Гөлназның күзенә туры карый алмыйча бик озак йөрде. Гөлназ булган урыннардан качты, аларның өй алдыннан үтмәс булды. Гөлназ кайда гына булса да күзләре белән Ринатны эзләде. Күңеле, йөрәге белән гел аңа тартылды.

Җәй үтте. Шәһәр балалары барысы да калаларга таралышып беттеләр. Мәктәптә укулар башланды. Хәзер Ринат Алиясен һәр көнне күрә. Алар мәктәптә көне буе бергә! Бер сыйныфта, бер парта артына утырып укыйлар. Аннан Ринат Алияне өенә кадәр озатып куя да үзләренә очып кайта. Кичен тагын мәктәптә түгәрәкләрдә күрешәләр. Түгәрәк булмаса, Ринат тиз генә Алияләр очына менеп төшә. Көз үтте, кыш бетте. Ринат белән Алиянең мәхәббәтенә дуслары гына түгел, ә бөтен авыл сокланып, кайберәүләр кызыгып карады. Ринатның әнисе генә: «Улым, җете кызыл тиз уңа, ул кадәр кыланышмагыз! Күз тидерерләр, халык кара эчле хәзер», – дип гел әйтеп килде. Мәхәббәттән исәрләнгән егет моны әллә ишетте, әллә юк. Алиядән бер генә минутка да аерыласы килми иде аның!

Яз килде. Дөньяны кояш нурларына, кошлар җырлавына манып, күңелләрне җилкендереп кабат яз килде. Бу язда Алия белән Ринат мәктәпне тәмамладылар. Алия Ринатка караганда белемлерәк тә, тырышрак та иде. Ни дисәң дә, шәһәр мәктәбендә укып кайткан кыз бит! Имтиханнар биргәндә Алия сөйгәненә бик нык ярдәм итте. Икесе дә имтиханнарны уңышлы бирделәр. Алия мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады. Икесе дә югары уку йортына укырга керергә документларын тапшырды. Аннан имтиханнар бирделәр. Инде нәтиҗәләрне генә көтәсе калды. Алар июль ахырында билгеле булырга тиеш иде.

…Быел җир җиләге ишелеп уңды. Авыл хатыннары һәр көн көтү куганнан соң урманга менеп китәләр иде. Кояш чыкларны да киптереп өлгерми, чиләкләрен тутырып та кайталар. Тавык-чебешләрен ашаткач, карт-коры да урманга юл тота. Әбиләрнең җиләк җыюын карап тору үзе бер рәхәтлек бирә күңелгә. Алар яшьләр кебек бер урыннан икенче урынга күчеп, чикерткәләр сыман бер тау битеннән икенчесенә сикерми. Бер урында гына утырып, яшьлекләрен искә төшереп, тәмләп кенә сөйләшеп, дөнья хәлләре, авыл хәбәрләрен бүлешеп җиләк җыялар.

Җир җиләге вакыты озак түгел, күп булса бер атна. Кояш кызуы, яңгыр сибәләмәсә, җиләкләрне бер-ике көндә куырып, киптереп тә бетерергә мөмкин. Шуңа да авыл халкы, авыл халкы гына түгел, авылда үсеп, калада яшәүчеләр дә ял алып, табигать биргән сый-нигъмәтне җыярга урманга ашыгалар. Ринат та бер көнне Алияне җиләккә чакырды. Алия дусты Айгөлне дәште, Ринат ахирәте Рөстәм белән иде. Дүртәүләшеп, Рөстәмнең мотоциклына утырып, урманга юл тоттылар. Җиләк тиз җыелды, ике сәгать тә үтмәде, егетләр-кызлар чиләкләрен тутырдылар да диярлек. Кайтканда Рөстәм малларга дип мотоцикл бишегенә урман печәне тутырды. Ринат, үзенең савыты тулмаганлыктан, Алиянең чиләгеннән ике уч җиләк алып, үзенә салды. Юктан да кызып китә торган Алия Ринатка үпкәләде. Кайтканда да мотоциклга утырмады, җәяүләп кенә тәпиләде. Машина юлы әйләнгеч булганлыктан, Алия җәяүле сукмагына кистереп кенә чыкты да, басудан туп-туры үзләре яши торган урамга килеп чыкты.

Ул инде өйләрендә, ә Айгөл һаман кайтмаган. Әллә Алиядән качып, су коенырга киттеләр микән? Ринатның шулай үрти торган гадәте бар кызны. Көнләштерергә маташадыр әле тагын. Ярар, үпкәләп күрсәтә әле бүген үзеңә Алия! Белерсең ничек сынап йөрергә икәнен!

…Тик кичкә кызда җиләк кайгысы да, үпкәләү хисе дә калмады. Күрше хатыны бик авыр хәбәр җиткерде: «Урман тавын төшкәндә, Рөстәмнәр карт имәнгә бәрелгән. Ринат белән Айгөл шунда ук җан биргән, ә Рөстәм авыр хәлдә хастаханәдә». Нишләп?! Нишләп нәкъ менә алар? Нишләп Рөстәм шулай ашыккан?!

Дүрт көн комада ятканнан соң, Рөстәм күзләрен ачты. Егет егермегә якын операция кичерде. Тик аяклары гына авыр хәрәкәтләнә иде. Шуңа аны табиблар күпмедер вакыт инвалидлар арбасында йөртергә кушты. Алия сөйгәненең дустына бик ярдәм итте, һәр көнне Рөстәмне урамга алып чыкты. Тора-бара егет таякка таянып йөри башлады. Алия белән алар икәүләп һәр айны Айгөл белән Ринат янына чәчәкләр куярга киләләр. Көз җиткәч, кыз шәһәргә укырга китте. Тик күңеле белән гел Ринат белән булган урыннарда, аның белән йөргән җирләрдә. Егет уеннан чыкмый. Ике яшь, бөредә генә булган гомернең ачыла алмый өзелүе, саф, чиста мәхәббәтнең чәчәк ата алмавы бик кызганыч…

Сәлимә ЗАРИФ.

«Бөреләнде, чәчкә атмады яшьлегемнең гөлләре...» , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии