Яңа ел бүләге

Яңа ел бүләге

(хикәя)

Сабриянең күңеле тулды. Күз яшен күрсәтмәс өчен, тәрәзә янына килеп басты һәм урамга карап тора башлады. Кичә генә урамда кап-кара балчык иде, бүген әнә, ап-ак кар ява. Эх, аның да Солтаны кайтсын иде дә, шулай дөньясы яктырып китсен иде. 7 яшьлек Сәйдә белән энесе Сәет тә әтиләрен көтәләр. Алар инде кыш бабайга хат язып, чыршы төбенә куйдылар. «Кыш бабай, безгә бүләк кирәк түгел, безгә дәү әти бүләкләр дә, чыршы да алып кайтты, дәү әни яңа оекбашлар бәйләде. Әниебез тәмле әйберләр пешерде. Безнең бар әйберебез дә бар, тик әтиебез генә юк. Ул барын бар да, тик кайтмый гына. Кыш бабай, син аны күрәсеңдер, әйт аңа, улың белән кызың сине бик-бик сагынганнар, диген, алар инде зур үскәннәр, диген. Бик көтәләр, дип әйт». Балалар кулы белән язылган хатның эчтәлеге шулай иде.

Сабриянең уйларын каенанасы Гөлйөзем тавышы бүлде:

– Сабрия, кызым, чәй эчеп алырга кирәк, әтиеңнең дә әнә тамагы кипкән. Эшкә барырга да вакытың җитеп килә.

– Ярар, әнкәй, хәзер. – Хатын көрсенеп куйды. Күз яшен сөртеп, табынга килеп утырды.

…Ничек матур башланган иде бит аларның тормышы. Мөгаен, күз тигәндер.

Сабрия бала чакта ике әби белән үсте. Әти-әнисен белми, күргәне дә юк. Әбисе Нәсимә кызны акыллы, булган итеп үстерергә тырышты. Догалар өйрәтте, чигү, бәйләү эшенең серләренә төшендерде. Кыз үзеннән олы кызларга сөлге, мендәр тышлары чигеп, үзенә акча да эшләде. Кичләрен чыгып йөрмәде. Яшьтәшләре кияүгә чыгып, шәһәргә китү турында хыяллансалар, ул авылда калып, үзен үстергән әбисен тәрбияләргә теләде.

Кияүгә чыксам, каенатам, каенанам булсын иде, авыз тутырып әткәй, әнкәй дип әйтер идем, дип хыялланды. Мәктәпкә барганда-кайтканда, ул гел бер зур йорт яныннан карап үтә. Аларның бакчалары да бик матур, анда нинди генә чәчәкләр юк! Көзен алмалары өлгергәндә, Гөлйөзем әби узып барган балаларга да алма чыгарып бирә. Менә шул йортта яшәсәң…

Быел инде Сабрия соңгы елын укый, аннары читтән торып укырга керер, Алла бирсә. Ул бик яхшы укый. Беркөнне мәктәптән кайтканда, шул зур йортта яшәүче егет кызларны бәрәңге чүпләшергә чакырды.

– Кызлар, әйдә булышыгыз әле, яңгыр ява башлаганчы, чүпләп алыйк, – диде егет.

Күрше авылдан килеп укучы Асия белән Сабрия керделәр, калган кызлар кайтып киттеләр. Эре бәрәңге тиз чүпләнде, яңгырның беренче тамчылары төшә башлаганда, Солтан (егетнең исеме шулай иде) соңгы капчык бәрәңгене күтәреп керде. Кызларның эшләвен Самат карт күзәтеп торган икән:

– Карчык, дим, кара әле, бу кызларның озын чәчлесе Солтанга менә дигән кәләш бит, – дип карчыгына карады.

Күпме чакырсалар да, кызлар чәй эчәргә кермәде. Озын чәчле кызның җитезлеге хакында чәй янында кабат сүз булды. Солтан көлде генә, тик үзенең дә кызга күзе төшеп өлгергән иде инде.

Туганнарына кайтмыйча, ул көнне Асия дә Сабрияләрдә кунарга калды.

– Беләсеңме, дускай, теге егет миңа ошады, башын әйләндерәм әле шуның, – диде Асия. – Әйдә, клубка төшик әле.

– Юк, беркая бармыйм, укыйсы дәресләр күп, – диде Сабрия.

Берничә көннән соң Сабрия әбисе белән амбарга иген алырга менделәр, ничек алып кайтырга, дип торганда, каяндыр Солтан килеп чыкты.

– Сез игенгәме? – дип сорады ул һәм, әйткәнне дә көтмичә, капчыкларны төяп тә куйды.

Әбисен кабинага утыртып, кыз кузовка менде. Игенне бушаткач, егетне чәйгә чакырдылар, кермәс, дигәннәр иде, кая ул, түргә үк менеп утырды.

– Нәсимә апа, чәегез бик тәмле, рәхмәт, бәлки, әле киявегез дә булып куярмын, – дип шаяртты егет.

– И, Аллам, – дип, көрсенде Нәсимә, – сиңа инде үзегез кебек, үзегезгә туры килә торган кыз насыйп булсын.

Сабрия утта янды, тамагына төер утырды, үзенең шулай үсүендә бер гаебе дә булмавын уйлап сыкранды кыз… Шул чагында ишектән атылып Асия килеп керде дә, Солтанны күреп, туктап калды.

– Нәрсә, әллә кияү булдыңмы? Кайчаннан бирле көтәм, чыкмыйсың, – дип, Солтанны алып чыгып китте.

Сабрия тәрәзәдән карамады. Аңа бик авыр иде. Моңарчы авылда барлыгын да белмәгән Солтан абыйсы ник болай кызның йөрәгенә килеп керде соң әле?!

– Ела, балам, ела, – диде әбисе, – күңелеңә таш утырмасын. Тик Солтан синең өчен дә, Асия өчен дә түгел. Самат карт бик төпле, кырыс кеше. Гөлйөзем – аның киресе, йомшак, сабыр. Олыгайганнар инде, Солтан аларның бердәнбер уллары. Аларга шул зур хуҗалыкка Солтан белән иңгә-иң куеп яши торган килен кирәк.

Тик Нәсимә карчыкның сүзе дөрескә чыкмады. Кичен, мәктәптән кайтып барганда, Солтан Сабрияне юлда көтеп тора иде:

– Тукта әле, Сабрия, сиңа сүзем бар иде, – диде Солтан. – Мин сине кайчаннан бирле саклап йөрим…

– Бик күрәсең килде мени, Солтан абый? – диде кыз, ярым шаярып. Үзенең йөрәге атылып чыгардай булып типте.

– Сагындым шул, Сабрия, матурым, көндез мин эштә булам, кичен син чыкмыйсың, өегезгә керергә яхшы түгел, берничә көн капка төбегездә дә басып тордым, – диде Солтан. – Мин сине яратам бит. Әйдә, Сабрия, чык миңа кияүгә, мин сине рәнҗетмәм. – Солтан җавап көтеп кызга төбәлде.

– Солтан абый, мин бит әле мәктәп укучысы гына, кияүгә чыгу турында уйлаганым да юк,– диде кыз, егеткә моңсу гына карап.

– Укуың тәмамланырга дә күп калмады бит инде, әгәр син риза булсаң, мин күпме көтәргә дә риза. Тик синең гомер буе янәшәмдә булуыңны телим, – диде Солтан.

Сабрия аптырап калды, нәрсә дияргә соң? Әгәр, риза, дисә, ул инде ярәшелгән кыз була, әгәр, юк, дисә, Солтанны бүтән күрмәячәк. Солтан чибәр, акыллы егет, кызлар аны бик яраталар. Тик ул нишләп Сабрияне сайлаган икән?! Әллә?.. Бу куркыныч уйдан кызның күзенә яшь тулды, елап җибәрмәс өчен, иренен тешләде. Егет кызның ике яңагыннан тотып башын күтәрде, кызның бите буйлап күз яше тәгәрәп төште.

– Ник елыйсың, матурым? Мин сиңа авыр сүз әйтмәдем бит, – Солтан аптырап калды. – Син миңа әйт кенә, әгәр риза булсаң, мин сине көтәрмен, юк, дисәң, бүтән борчымам.

– Мин куркам, – диде Сабрия, – аңлыйсыңмы, Солтан абый, куркам. Минем бик бәхетле буласым килә. Үзең белеп торасың, балачагым бәхетле булмады, шулай ук әниемнең язмышын да, ялгышын да кабатларга теләмим. Әле минем бер тапкыр да егетләр белән сөйләшкәнем булмады. Әгәр син чынлап та миңа өйләнергә телисең икән, уку тәмамланганны көт.

Солтан шатлыгыннан кызны күтәреп алды, Сабрия куркуыннан кычкырып җибәрде. Тавышка Нәсимә йөгереп чыкты. Солтан кызны күтәргән килеш әбисе янына илтеп бастырды. Карчык аптырап калды.

– Нәсимә апа, – диде Солтан, – син безгә каршы түгелсеңдер бит. Уку тәмамлангач, без Сабрия белән өйләнешәбез.

– Әй, балалар, алдан шауламагыз, Аллаһ язмаган эш булмас, – диде Нәсимә. – Әйбәт кенә укуын тәмамласын әле. Аннары, зинһар өчен, килеп йөрмә, сабыр гына көтегез. Мин авылда кызым турында начар сүз чыгуын теләмим. Синең Сабриягә өйләнергә теләвеңне күп кеше аңламас, юри генә, алдарга йөри, дип уйларлар.

Солтанны озатып өйгә кергәч, әбиле-кызлы утырып елаштылар. Бер яктан шундый акыллы егетнең ятим кызга күзе төшүе гаҗәп булса, икенче яктан шатлык иде.

И, балам, бәхетең генә була күрсен инде, Алладан вакыт җитте микәнни, дип уйга чумды Нәсимә.

Нәсимә ике бала – бер ул, бер кыз үстерде. Ире фаҗигале төстә һәлак булды. Каенанасы белән икәү балаларны аякка бастырдылар, үзе гел эштә булды. Улы укуын тәмамлап, калага китеп урнашты, әйбәт эш тапты. Гаиләсе, балалары бар. Тормышлары күпләр сокланырлык. Кызы Сәвия дә укырга китте, авылга бик сирәк кайтты, ялгыш юлда йөри, диделәр, ана ышанмады. Беркөнне кичке якта сулыгып, ябыгып кайтып кергән кызын ана танымады.

– Авырыйм әле, ятып торам, – дип почмакка кереп яткан кызын борчымады ана. Тик бераздан, йоклый микән, дип караса, кызы сулыгып-сулыгып елый иде. Каенанасы өйдә юк иде.

– Кызым, ни булды? – дип өзгәләнде ана. – Авыруың көчлеме? Кай җирең авырта? Табиб чакырыйк.

– Әнием, бәгърем, әгәр мине сорасалар, монда юк, кайтмады, дип әйт, – диде Сәвия, үкси-үкси.

– Әй, Ходаем, нинди зыян иттең, әллә урлашып йөрдеңме, милиция эзлиме? – дип, Нәсимә урынга барып ауды.

Кыз тагын куркып калды. Тиз генә әнисенә су бирде.

– Юк, әнием, юк, урламадым. Минем… балам – кызым бар, бала тудыру йортыннан качтым мин. Баламның әтисе миңа өйләнергә теләми, ул бала миңа да кирәкми, – дип әнисен кочаклады Сәвия.

– Юк, кызым, балаңны иртәгә үк барып алабыз. Әле дәү әниең дә булыша ала, үзем үстерермен. Синеке, дип әйтмәбез. Минем сеңлемнең оныгы, анда һава килешми, диярбез. Сугыш вакытында да балаларны ташламадылар. Бала сиңа киртә булмас, – диде ана.

Иртәгесен таңнан юлга кузгалдылар. Ташландык бала дип, Сабрина исеме кушканнар иде, Нәсимә Сабриягә үзгәрттерде. Әни кеше шуннан суга төшкәндәй булды. Менә шул бала инде бүген егет күзе төшәрдәй акыллы, чибәр кыз булып җитте.

Сабрия имтиханнарын әйбәт кенә тапшырды. Аның булдыклылыгын белгән химия укытучысы Роза Вәлиевна кызга лаборантка итеп эшкә калырга тәкъдим итте. Кыз шатланып риза булды.

Сабантуй бәйрәмендә аларның бик матур туйлары булды. Солтан сүзендә торды, кызны читтән генә күзләп йөрде, янына килмәде. Аларның өйләнешүенә төрлечә карадылар. Беришләре, ташландык кызга өйләнде, дисә, беришләре, кыз каты йортка эләкте, диделәр. Тик бераздан бу парга сокланмаган кеше калмады, бик бәхетле иде алар.

Бер елдан аларның кызлары Сәйдә, Сәйдәгә ике яшь тулганда, уллары Сәет туды. Солтан җиңел машина алып җибәрде. Җәйләрен бергәләп урманга, кырга бардылар, балалар чәчәкләр җыеп, күбәләкләр куып уйнадылар. Олылар кышкылыкка печән әзерләде. Карт белән карчык та улларының тормышына сокланып туймадылар.

– Әнисе, дим, әнисе, кара әле киленне, печәнне ничек оста күтәреп ала, ничек итеп җайлап эшли, – дип, Самат карт аларга шатланып карап тора. Бәхетләренә күз генә тимәсен, дип теләсәләр дә, тиде шул, тиде…

Җәйнең бер матур көнендә, Сәйдәгә дүрт, Сәеткә ике яшь тулгач, үзләренең өйләнешүләренә биш ел тулуны билгеләп үтәргә җыендылар. Картларның күңеле тартмады. Ахырда ризалаштылар инде.

Бәйрәмгә каяндыр Асия дә килеп керде. Аны Сабрия бик шатланып каршы алды, аның нинди мәкер белән кайтканын сизмәде шул, сизмәде…

Асия мәҗлес буе Солтан белән шаярды, кочаклады, үпте. Ул бизәнгән, чибәр иде. Солтан да мут кыланды. Сабрия кунаклар сыйлау, пешерү эшләре белән мәш килде. Аларга карарга уена да килмәде. Мәҗлес таралып, кунаклар киткәч тә, аның әле тау кадәр савыт-саба юасы, җыештырасы бар иде. Барын да тәртипкә салырга өйрәнгән хатын эшләрен бетергәнче, таң атты, көтү китәр дип, сыерын савып, терлекләрен карады. Көтү кугач, бераз ятып торыйм дип, бүлмәгә керсә, Солтан юк иде. Шунда да шикләнмәде бит, балалар янындадыр дип, ятты да йоклап та китте. Бик арган иде шул.

Иртәгесен Солтан Асияне озата китте. Шул көннән соң ир еш югала башлады. Йә командировкада, йә машинасы ватыла. Самат карт улына акыл биреп караган иде дә, сүзе үтмәде.

– Менә бит үзегез теләп алдырган киленегез яныгызда. Сезгә тагын ни кирәк? Минем дә кеше кебек яшисем килә, туйдым бу йорттан. Гел нәрсәдер кирәк, гел нәрсәдер җитми, терлек, тирес исе. – Солтан тагын нәрсәдер әйтергә җыенган иде дә, Сабриянең яшь тулы күзләрен күреп, йөрәге сыкрап куйды. Ярата бит ул аны, ярата, тик эш узган. Асия аңа барысын да сөйләп бирсә, Сабрия аны гафу итмәячәк. – Нәрсә син дә карап каттың, аю күрдеңме әллә? Китәм, син дә туйдырдың. Сиңа мин кирәкмим бит, әти белән әни дә, сыер белән бозаулар гына кирәк, мин китәм, барысы да сиңа кала, – дип, Солтан ишекне ябып чыгып китте. Шул китүдән башка кайтмады. Асия белән Себер ягына киткәннәр, диделәр.

Балакаем, Сабриям, – диде беркөнне Самат карт, аны үз янына чакырып алды. – Сиңа сүзем шул, без олыгайдык, Солтан китте дип, китмә. Бу йорт сиңа, оныкларыма, бүген үк законлаштырам. Әлегә син Самат килене, Солтан хатыны, китсәң, ирсез хатын булачаксың. Әбиең дә каршы килмәс, дип уйлыйм. Риза булса, аны да үзебезгә алып килербез.

– Әткәй-әнкәй, рәхмәт сезгә, мин сезне ташлап китмим. Балаларым сездән башка тора алмаслар, – диде Сабрия.

Менә инде өч ел Солтанның күренгәне юк. Сәйдә беренче сыйныф укучысы. Әйбәт укый, шигырьләрне бик матур сөйли. Кич җитте. Гаилә табынга җыелышты. Бер урындык артып калды.

– Әтигә, – диде Сәет, – кыш бабай бит чыршы төбеннән хатны алган (аны Сабрия алып куйган иде), димәк, әтигә биргән. Менә күрерсез, ул кайтып җитәр.

Барысына да моңсу булып китте. Яңа ел җитәргә санаулы гына вакыт калган иде. Сабриянең күзләренә яшь тулды. Солтанның китүендә ул үзен гаепли, йорт, диде, балалар, диде, эшенә йөгерде. Аның балалары курчак кебек киенеп йөрделәр. Яшь чагында каената-каенана белән яшәргә хыяллануын исенә төшерде, тели белсәң – теләк, дип уйлады. Әгәр Солтаны кире кайтса, берсүзсез кичерәчәк ул аны.

Дөрестән дә, бу вакытта Солтан юлда иде. Ташлап киткән гаиләсе янына кайтып бара иде ул. Ирнең башында авыр уйлар, һич кенә дә очына чыгарлык түгел. Теге мәҗлес көнен исенә төшерсә, эсселе-суыклы булып китә. Әллә ни эчмәгән дә кебек иде. Сабриянең үзенә игътибар да итмичә, гел кунаклар сыйлап йөрүенә ачуы килде. Ә Асия гел аның янында булды. Иртән уянса, аның янында йоклаган булып чыкты. Сабрия сизенмәде, барысы да шул көннән башланды инде. Ике айлап вакыт үткәч, аны Асия чакырды һәм йөкле булуын, барысын да Сабриягә сөйләп бирәсен әйтте. Аларның кача-поса йөрүен өйдәгеләр сизенде, Сабрия дәшмәде. Ул барысына да риза иде, тик Солтан гына китмәсен. Аның дәшмәвен Солтан үзенчә юрады.

– Мин сиңа кирәк түгел, ә Асиягә кирәк, ул мине ярата, – диде Солтан Сабриягә. – Мине эзләп елап йөрмә.

– Ә балалар, алар синсез нишләр? – дип өзгәләнде хатын, – әти-әниең…

Аңа сүз әйтеп бетерергә ирек бирмәде ир:

– Балалар үсәр, син дә үстең бит әле, – дип, Сабриянең йөрәген яралаганын хәзер искә алып, үзе дә әрнеп куя Солтан.

Солтанның акчасы күп иде, рәхәт яшәделәр. Фатир хуҗалары эчкечеләр булып чыкты, көн дә бәйрәм иде. Солтан да, Асия дә тәмам тормышның төбенә төшеп җиттеләр. Бала туды, исерек анадан вакытсыз туган бала гел авырып торды. Солтан айныды, тормышын җайга салырга теләсә дә, бу мөмкин түгел иде инде. Асия атналап югалып йөри башлады. Солтан Сабрияне сагынды, ул пешергән ашлар, чиста урын-җирләр исенә төште. Тик кире кайтырга көч таба алмады. Балалары төшләренә кереп, аны чакырдылар.

Берара югалып торгач, Асияне авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр иде. Солтанга хәбәр иттеләр. Асия соңгы минутлары җиткәнен сизенеп, язарга ручка, дәфтәр сорап алды: «Сабрия, сабыр дускаем, кичер димим, гаебем кичерерлек түгел. Мин синнән үлеп көнләштем. Синең гел елмаеп йөрүеңә ачуым килә иде, син бит сыер савып кергәндә дә елмая идең. Балаларыңа яңа сауган сөт салып биреп, аларның ничек авыз кырыйлары ап-ак булганын карап тора идең. Ә балаларың ничек матурлар иде! Мин гомеремне җилбәзәк булып үткәрдем, миңа шулай рәхәт иде. Солтанны да җиңел генә кулыма төшердем, теге көнне аның чәенә йоклата торган дару салып, үз яныма яткырдым. Ул мине син дип белде. Үземнең дә аннан балам булуым теләдем. Аны гел, безнең арадагы хәлләрне Сабриягә сөйлим, дип куркыттым. Ул бит сине югалтудан куркып, минем кармакка эләкте. Солтан һаман сине ярата, кичер син аны, аның гаебе юк. Сабрия дускаем, минем кызым туды, тик аны карап үстерә алмаячакмын, минем соңгы минутларым, бәхиллә, зинһар. Кызымны какмасаң иде, үз балаларыңа эчергән кебек аңа да сөт эчерсәң, бәлки, терелеп китәр. Хуш». Асия хатны Солтанга бирде һәм соңгы тапкыр Сөмбеләсен кочып үпте.

– Хуш, сабыем, бәхетле бул. Әниеңне кичер, үскәч, барысын да аңларсың,–дип күзен йомды.

Асияне җирләгәч, Солтан берара нишләргә белми аптырап йөрде. Бала тагын авырып китте. Менә инде хастаханәдән чыгып кайтып барышлары. Ни диярләр аңа, ничек каршы алырлар? Балалар үскәндер инде. Сабрия кайда икән? Сөмбелә тагын көйсезләнә башлады.

Солтан кыюсыз гына капкага тотынган иде, бикләнмәгән булып чыкты. Өй алдына кадәр тәмле аш исе таралган. Табын янында утыручылар, бала күтәреп кергән ирне күреп, өнсез калды. Балалар әтиләрен танымадылар, кыш бабай хатны ялгыш башка баланың әтисенә биргән, дип уйладылар. Тынлыкны Сабрия бозды, ул тиз генә урыныннан торып, баланы алды.

– Кая, кем килгән безгә? Тәти кыз, – дип сөйләнә-сөйләнә, баланы чишендерде. – Ә әнисе кайда, Асия нигә керми? – Аннары Солтанга борылды. – Син тагын китәргә җыенмыйсындыр бит? Балалар, әтиегез бит бу, әллә танымыйсызмы?

– Асия юк инде, – диде Солтан, – ул беркайчан да кайтмас, – дип, хатны Сабриягә бирде.

Сабрия хатны укыгач, баланы алып, табынга утырды. Сабриягә карап, картлар тагын бер кат сокландылар.

«Мама, есть хочу», – дип, Сөмбелә дә табынга сузылды.

Барысы да җиңеп сулап куйдылар. Сәгать 12не сукты. Яңа ел бу гаиләгә шатлык, бердәмлек алып килсен, Сөмбелә дә әти-әни назын татып үссен иде. Ә урамда ап-ак кар ява да ява.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА

Комментарии