Очраштырган язмыш

(Хикәя)

Тамакларын ярып кошлар кычкырган тавышка сискәнеп уянып китте Гөлсем. Бераздан куркып кына: «Козгыннар», – дип әйтеп куйды. Ул, тыны кысылып, һава җитмичә, янә караватына ауды.

…Бәхетле иде ул, әйтеп бетергесез бәхетле иде, әмма аның йөзендәге тулы шатлыгын беркем дә аңлап укый алмады. Аның күңеле гел шәһәргә ашкынды Урта мәктәпне тәмамлагач, бердәнбер яраткан кызларын әти-әнисе яхшы уку йортына урнаштырды. Гөлсемгә шәһәр урамы томанлы булып күренде. Русча сөйләшкән яшьләргә ул сәерсенеп карады, үз телен бар телдән дә мөһим күреп, саф татарча сөйләште.

Шулай беркөнне кибеткә барганда, эскәмиядә утырган сәләмә генә киемле бер ханымны күреп алды. Башта сүз әйтергә кыймыйча аңа карап басып торды. Теге ханым, көч-хәл белән генә, Гөлсемгә күз ташлап: «Балам, ашыйсым килә, – дип ыңгырашты. Аннары әйтеп куйды: – Бер телем ипи белән су…»

Гөлсем кибеттән ике ипи, сөт һәм башка тәм-томнар алып килде. Боларны күргәч, теге ханымнан да бәхетле кеше булмагандыр, ул Гөлсемне кочаклап алып, елап җибәрде. Аннары беренче тапкыр ипи күргән кеше шикелле тәмләп кенә ашарга кереште. Бераз хәл алгач, Гөлсемнең сораулы карашын күреп, үзенең язмышы турында сөйли башлады:

– Гөлнур исемле апаң булам мин. Улым өйдән куып чыгарды. Бер нәрсәсез калдым: торыр җирсез дә, дусларсыз да. Дуслар алар син бай чакта гына янда, ә авыр чакта берсе дә юк. Элек бит мин мондый түгел идем. Мизгел эчендә шушындый хәлгә төштем – барлык байлыгымны, яшәвемнең мәгънәсен диярлек югалттым.

– Хәлегез бик авыр икән, апа, – дип авыр сулады Гөлсем. – Үзебездә генә яшәтер идем, тик тулай торакка чит кешеләрне кертергә ярамый, диделәр.

– Рәхмәт, балам. Син миңа болай да бик булыштың. Бәхетле бул, балакаем!

Көн инде кичкә авышкан иде. Гөлсем ни өчен урамга чыкканын да онытып кайтып китте.

Икенче көнне иптәш кызы белән якындагы ресторанга эшкә урнаштылар. Әти-әнисенә бу турыда әйтеп торуның кирәген тапмады. Шулай акча эшләп, күршедәге Гөлнурны ашатты. Бер атнадан соң ул ханым юкка чыкты. «Бәлки, улы белән килешкәндер?» дигән өметле уй белән яшәде Гөлсем.

Гөлнур урта хәлле гаиләдә үсеп, югары уку йортын тәмамлаган, чибәрлегенә күпләр ис китәрлек булган кыз иде. Үзенә ошаган егет белән бер-ике ел очрашып йөргәч, кавышырга суз куештылар. Әмма… туй буласы көнне Гөлнурның егетен машина бәрдерде. Тәүге мәхәббәтен оныта алмыйча ничә еллар тилмергәндер, больницаларда ятып чыгу да файда бирмәде, кеше белән тәмам сөйләшмәс булды. Бу вакытта карынында нәни баласы да бар иде. Хәле яхшырып, баласын табарга уйлап, үзен сакларга кирәгенә төшенде. Түзде Гөлнур, өч эштә эшләде, дус-ишләре һәрчак янда булып, «булышып» тордылар. Аның улы туды. «Балам» дип яшәгән Гөлнурны баласы бар дип тә белмичә үсте. Үскән саен, яман гадәтләргә ияләнә барды. Ә беркөнне аның наркотиклар кулланганы беленде. Өйдәге бөтен нәрсә диярлек югалып, наркотикка китеп бетте. Гөлнур улын саклап торыр өчен эшенә дә чыга алмый башлады. Нәтиҗәдә аны өч эшеннән дә сызып аттылар.

Алмаз гел түбәнгә тәгәрәде, әнисен ул бөтенләй диярлек күрмәде дә. Берсендә дусларын җыеп алып кайтты да пычрак сүзләр әйтеп, әнисен өйдән үк куып чыгарды. Барыр җире калмаган Гөлнур иң якын дустына Лилиягә шалтыратты.

– Алло, Лилия, бу синме?

– Сез кем?

– Бу мин – Гөлнур дустың.

– Минем Гөлнур исемле дустым юк, ул булмады да…

Әлеге сүзләрне ишетеп, Гөлнур шаккатты. «Андый дусты юк, имеш…» Дуслык авыр чакта беленә икән шул. Ашарына бөтенләй диярлек калмагач, Гөлнур урамдагы кешеләрдән ризык сорады, ялварды, елады. Аны аңлаучы булдымы икән? Бәхетенә, шушы Гөлсемне очратты, әмма бер атнадан соң Гөлнурны хәлсез хәлдә таптылар…

Гөлсем атна ахырында, гадәттәгечә, авылга кайтырга дип, тукталышка килеп басты. Каршына кыйммәтле генә машина килеп туктады. Тәрәзәсен төшергәч, машина хуҗасы кызны авылына алып кайтасын әйтте. Гөлсем оялып кына риза булды.

– Исемем Ирек була. Казанның үзеннән. Сине бик күптәннән күзәтеп йөрим. Ниһаять, эләктердем үзеңне, әй! Синең исемең ничек?

– Гөлсем.

Юл буе көлешеп кайтып вакыт узганы сизелмичә дә калды. Гөлсем өйләренә керергә күпме генә үгетләсә дә, егет керергә кыймады. Кабат күрешергә сүз бирештеләр.

Көне буе укый-укый, Гөлсем башына түзә алмый башлаган иде, әмма үзен тынычландырып, барысы да яхшы буласына ышанып, больницага бару турында уйламады да. Кызларының ябыкканын күреп, әти-әнисе борчыла башлады.

– Көне буе укуым шушы хәлгә төшерә, ахры, мине, борчылмагыз, – диде кыз.

Шәһәргә килеп бүлмәсенә керү белән, телефоны шалтырады. Аннан ниндидер таныш ягымлы тавыш ишетелде:

– Нихәл, Гөлсем. Бу – Ирек. Бүген очрашабызмы?

Шул көннән башлап алар матур гына очрашып киттеләр.

Әти-әнисенә борчылмагыз дисә дә, Гөлсемнең баш авыртуы бетмәде. Кайчагында аңын ук югалтып егылды. Ярый әле янында дуслары булды.

…Гомер дигәнең сизелми дә үтә икән ул. Гөлсемнең соңгы уку елы… Ап-ак күлмәк… Кулда чәчәк… Өй түрендә елмаеп Гөлсем утыра. Ул искиткеч чибәр! Менә тиздән аның сөйгәне килер дә аны еракка-еракка алып китәр.

Көтә-көтә төгәл ике сәгать үткәч, телефон шалтырады:

– Ирек Галләмов «КамАЗ» астына эләгеп һәлак булды. Кайгыгызны уртаклашабыз.

Бик авыр көннәр кичерде Гөлсем, хәтта елый да алмады. Бетеренде, ябыкты, тамагыннан ризык үтмәде. Төннәрен тәрәзәгә карап, «Нишләп килми соң инде?» – дип, Иреген көтте. Ахырдан аны больницага салдылар. Ай буе тикшерсәләр дә, аңа төгәл диагноз куя алмадылар. Хәле яхшырган кебек булгач, аны кайтарып җибәрделәр.

Ә беркөнне Гөлсемнең әнисен йөрәк чире белән больницага алып киттеләр. Шул китүдән әнисен башка күрмәде ул. Ел арты ел узды, әтисе дә авырый башлады. Яшәренә күп калмаганын сизенеп булса кирәк, кызына соңгы сүзләрен әйтеп калдырды: «Мин әниең янына китәм. Бәхетле бул, балам!» Әтисез дә калгач, Гөлсем, сумкаларын җыеп, шәһәргә чыгып китте. Юл читендә егылып, аягын бик каты авырттырды. «Әни-и-и…» – дип ыңгырашты ул, Ирек үлеп, үзе авырый башлаганнан соң әйткән беренче сүзе шушы булды. Тик аның тәүге сүзен беркем дә ишетмәде. Бераздан бер агач төбенә ятып йоклап ук китте. Ә уянганда больницада иде.

– Ни өчен мин монда?

– Сездә яман чир. Тик әлегә соң түгел. Ул сездә бик күптәннән булган һәм, кызганыч, көчәйгәннән-көчәя генә бара. Операциягә дә бик күп акча кирәк.

– Минем акчам юк. Минем яшисем килми.

– Сезнең өчен күптән түләделәр инде.

– Минем беркемем дә юк.

– Алай димәгез, ул үзен сезнең бик якын кешегез дип таныштырды.

– Мин аны белмим.

Аңа, хәер, барыбер иде, ул яшәргә теләп ашкынмады, яшәү теләге сүнеп, сүрелеп барды. Һәр көн аның өчен сынау булып тоелды. Ул барыбер аякка басты. Беренче тапкыр урамга саф һава суларга чыккач, кояш нурларын тәүге кат күргән кебек булды. Эскәмиягә барып утыру белән, аның янына бер хатын килеп басты.

– Сезнең янга утырырга мөмкинме?

Чибәр генә олы яшьтәге ханым иде бу.

– Әйе, утырыгыз.

– Син мине танымыйсың икән инде.

– Ә без танышлармы?

– Күптәнге танышлар… Бик күптәнге.

– Минем сезне күргәнем юк.

– Мин бит ул чакта кеше рәвешен югалткан хәерче идем. Ә син миңа бик булыштың.

– Бу сез?!

– Әйе, Гөлнур апаң…

– Искитмәле хәл бит бу! Нинди очрашу! Бу бит сез!

Гөлнурны язмыш төрле яктан сынаса да, бәхетсез итмәгән, ул яңа эшкә урнашкан, улы инде күптән бакыйлыкта икән, үзе генә гомер итеп ята. Үз янына яшәргә Гөлсемне дә чакырды. Алар бергә, иңне-иңгә куеп, бик күп еллар яшәделәр, әмма Гөлсемнең авыруы янә көчәя башлады.

Берсендә өйдә Гөлнур апасы өйдә юк чакта хәле китеп караватына ауды. Шулчак колагына козгыннар тавышы ишетелде. Тамакларын ярып кычкырган козгыннар, әйтерсең лә, аны алырга килгәннәр иде. Инде тормыш ямен тапкан, яшәргә өйрәнә башлаган Гөлсемне Гөлнур апасы елмайган һәм бәхетле итеп башка күрә алмады…

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА,

10нчы сыйныф укучысы.

Саба районы, Явлаштау авылы

Комментарии