Сакларга түгел алдарга?..

Сакларга түгел алдарга?..

...Элек Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан телефонга начар һава торышы турында гына хәбәрләр килә иде. Хәзер ул Татарстанда яшәүчеләрне пилотсыз очкычлар һөҗүме турында да кисәтә. Шуны истә тотып, Татарстанда дроннарны ачыклау җайланмалары һәм «антидрон» челтәрләре сатыла башлады. Хәбәрләр түләүсез белдерүләр сайтында пәйда булды.
Белдерүләр буенча, бу товарларга бәяләр 300 сумнан 200 мең сумга кадәр тирбәлә. Мәсәлән, пилотсыз очкычларны ачыклаучы Almaz дигән җиһаз 70 мең сум тора. Ул дроннарны 1,5 километр ераклыкта да сизә, диелгән тасвирламасында.
– Дроннар һәм пилотсыз очу аппаратлары, критик әһәмияткә ия объектлар, коммерцияле биналар һәм шәхси милек өчен куркыныч тудыра. Үзегезнең тынычлыкны тәэмин итегез һәм дроннарны ачыклауның алдынгы чаралары ярдәмендә үзегезнең һава киңлеген саклагыз, – дип күрсәтелә сатучыларның берсенең шәхси битендә.
Дроннардан саклау челтәрләренә килгәндә, алар кыйммәт түгел. Мондый җиһазларның минималь бәясе – 328 сум. Башка челтәрләрнең бәясе күрсәтелмәгән. Күрәсең, аларны төзелеш объектларында да, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә дә кулланырга мөмкин.
Шундый саклагыч челтәрләрнең берсе тимер панельләр белән габион корылмалардан тора һәм энергетика объектлары тирәсен уратып алу өчен хезмәт итә. Бу челтәрнең төп бурычы – зыян килгән урынны төп корылмалардан ераклаштыру яки шартлау ноктасын хәвефсез ераклыкка күчерү.
Саклана торган объект белән аны саклаучы челтәр арасындагы ераклык өч метрга кадәр булырга тиеш диелгән. Мондый габион саклаучы киртә 800 сум тора.
P.S. Язманың баш исеменә өтерне үзегез куегыз, җәмәгать!
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии