Рәүф әфәнде Ибраһимов – уникаль шәхес ул

Рәүф әфәнде Ибраһимов – уникаль шәхес ул

Бу дөньяга кеше туа, укып белем ала. Булдыклы җәмәгать эшлеклесе булып үзен күрсәтә алганнары, төрле югарылыктагы җитәкчелек вазыйфасын уңышлы башкаручылар булып, тынычлык белән эшләп яши. Шул ук вакытта гаделсезлек һәм милли кыерсытулар белән килешә алмыйча, үз тормышын тынычсызлыкта калдырып, милләте өчен янып-көеп яшәүчеләр дә бар. Шуларның берсе – Рәүф әфәнде Абдулла улы Ибраһимов. Милли телле гәҗитләрне укыган, илдә барган хәлне һәм сәясәтне аңлаган милләттәшләребез арасында аны белмәгән кеше юктыр дип уйлыйм.
1989нчы елдан башланып киткән милли хәрәкәтнең озын гомерле активисты, җәмәгать эшлеклесе, оста сәясәтче булып, хәзерге көннәрдә дә гаделсезлекләр белән килешә алмыйча, миллилекне яклап, үзенең эшен дәвам итә ул.
Милли хәрәкәт оештырган митинглар барышында кирәкле мәгълүматны халыкка ишеттерүче микрофон һәрвакыт аның кулында булды. Рәүф әфәнде күп еллардан бирле республиканың Аксакаллар шурасы оешмасын уңышлы җитәкли.
Мәктәпләрдә балаларга ана телендә укулар тыелу белән бәйле рәвештә Конституциядә бирелгән хокукларыбызның үтәлергә ирек бирелмәве һәм башка төрле милли кыерсытулар белән килешә алмыйча, депутатларга һәм төрле югарылыктагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать язуларның уңай нәтиҗәләре булмады. Шулай булуга да карамастан, язмыйча да түзеп тора алмаслык хәлдә калуыбыз белән килешеп яшәү дә мөмкин түгел шул.
1997нче елда, Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы янында урнашкан ханнар күмелгән төрбәдән археологлар дүрт җәсәдне алалар. Галимнәр аларны тикшергәннән соң, җәсәдләрнең берсе Мәхмүт ханныкы (1460 елда вафат), икенчесе Мөхәммәт Әмин ханныкы (1518 елда вафат) дигән фикергә килгәннәр. Калган ике җәсәд ханнарның гаилә әгъзалары дип билгеләнә. Аларның сөякләре башта Тарих институтында, аннары Археология институты складында саклана.
Бу җәсәдләрне җирләү эше зур мәшәкатьле проблемага әйләндерелә. Мәсьәлә буенча, Рәүф әфәнденең күп төрле вәкаләтле органнарга мөрәҗәгать итүләре уңай нәтиҗәгә китерми. Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов белән берлектә югарыдагы җитәкчеләргә яза торгач кына, ниһаять, егерме ел узганнан соң, Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы янындагы үзләре яткан төрбәдә җирләү эшләре башкарыла. Дәүләт эшлеклеләренең чыгышлары тыңланып, дин әһелләренең догалары укылганнан соң, бу зур эш шуның белән тәмамлана.
Башкарылган эшләр турында Рәүф әфәнденең «Казан ханнарының җәсәдләрен җирләү» дип аталган, 2020нче елда чыгарылган китабында барысы да ачык итеп язылган.
Минем аңлавымча, бу саваплы эшне башкаруны Рәүф Ибраһимов үз өстенә алып, фәкать үзенең булдыклылыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә генә башкарып чыга алган кебек күренде.
Ханнарның җәсәдләрен җирләү эшләре тәмамланганнан соң, бу эштә аңа теләктәш булучы җитәкчеләрнең барысына аерым-аерым рәхмәт хатлары язып җибәрә ул. Ә менә җитәкчеләребез үзләренең чыгышларында бу эшне башкаручыларга рәхмәт сүзләре җиткерсәләр дә, Рәүф әфәнденең үзенә атап рәхмәт әйтүчесе булдымы икән? Юктыр дип уйлыйм. Рәүф әфәнде үзенең гомерен милләтенә багышлап, үзенең иминлеген куркыныч астына куеп, бер тиен хезмәт хакы алмыйча эшләгәненең кадерен белүчеләр булыр микән?
КАБАН ШӘҺӘРЧЕГЕ, ЯГЪНИ КАЗАН ХАННАРЫ РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ТУРЫНДА
Казан Кирмәнендә Казан ханнарының җәсәдләрен җирләү белән тукталып калмыйча, тагын да катлаулырак эшкә алына Татарстан Республикасының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Абдулла улы Ибраһимов.
Советлар вакытында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты урнашкан территориядә Казан ханнарының (кайбер чыганакларда Алтын Урда заманыннан башлап) резиденциясе (яшәү һәм ял итү урыны) булган. Шул вакытлардан башлап, бу урында мөселман каберлекләре булуы, 1297нче елгы һәм XIV гасыр урталарындагы кабер ташларындагы исемнәрнең кемгә аталып язылганлыгы археологлар тарафыннан расланган. Бу территориядә өч мәртәбә археологик-казу эшләре алып барыла. Тарихчы археолог Николай Калинин (Советлар вакыты), Альфред Халиков һәм соңгысы 1997нче елда Альберт Борһанов тарафыннан башкарыла. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына туры килгән ике кабер ташының хәзерге көннәргә кадәр сакланып калуы билгеле икән. Әлегә урыны билгеле булмаса да, монда гыйбадәтханә бинасы да булгандыр, булмый калуы мөмкин түгел. Шулай булгач, монда мәчет төзү мәсьәләсе дә, күз алдында тотылырга тиеш була торгандыр.
Бу урында XVII гасыр урталарында проваславие чиркәүләре төзелә башлый. Әби патша ярдәме белән шәһәр читендә Архиерей йорты төзелә. Шул вакытлардан башлап, бу урын «Архиерейские дачи» дип аталып йөртелә башлый. Шушы манерда, ислам һәм проваславие дине очрашкан урын булып, тарихка кереп калган ул.
Советлар заманы башлангач, территориядә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты эшли башлый. Бу җирләрне карап, тәртиптә тоту аларның җаваплылыгында була. 2012нче еллардан соң, институт карамагында булган ике бинаның берсе – 1969нчы елда төзелгәне институт карамагында калдырыла. Институтның икенче бинасы, аның музей-йорты бинасы һәм башкалары документлар белән теркәлмичә генә, Казан епархиясенә күчерелә.
Кабан шәһәрчеген тарихи мирас буларак саклап калдыру нияте белән, бу турыда беренчеләрдән булып «Реальное время» газетасы сүз башлап җибәрә. Безнең халыкның һәм Татарстан Диния нәзарәтенең игътибарыннан читтә калган бу урында Казан епархиясе ремонт һәм төзелеш эшләре алып бара башлый. Бульдозер белән мондагы мөселман каберлекләренең юкка чыгарылуы билгеле булды. Хәзерге вакытта, мондагы биналар өстендә гөмбәз (купол) һәм тәреләр куелган.
Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүе буенча, алар бу турыда хәбәрдар булулары, бу проблеманы чишү буенча эшләр алып барылуы турында әйткән булган. Мөфтиятнең Аксакаллар шурасы Бөтендөнья татар конгрессы белән бәйләнештә булып, бу эшне ничек башкарып чыгарга кирәклеге турында уйланалар икән. Бу урын мөфтият тарафыннан игътибарсыз калдырылмый, без анда барып, мәетләргә дога кылабыз, дигән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Мәсьәлә буенча Татарстан Мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә үткәрелгән җыелышта, бу урындагы мөселман һәм православие диненә катнашы булган әйберләр турында чиркәү әһелләре белән сөйләшүләр алып барырга кирәклеге, бу турыда вәкаләтле кешеләрдән эшче группа төзеп, кирәкле документларны барлап куярга кирәк, диелгән. Мондый сүзләр әйтелгәннән соң күп еллар узып китте бит инде, югыйсә. Безнең тарафтан бер нәрсә дә эшләнмәгәнлеге күренеп тора.
Бу турыда «Реальное время» газетасы берничә мәртәбә язып чыга. «Архиерей дачасы» дип аталган урында, Казан ханнарының резиденциясе булган җирдә, ике диннең дә катнашы булуы күренеп торуга карамастан, хәзерге вакытта аларның берсе генә бу җирдә хуҗа булып калуның бернинди кысаларга туры килмәве турында яза ул.
Бу эшне гаделлек белән башкарып чыгу өчен янып-көеп йөрүче Рәүф әфәнде Ибраһимовның да үз фикере бар. Тарихи урын динара ызгышлар китереп чыгармасын өчен, ул дәүләт тарафыннан тыюлык зонасы дип игълан ителсә, туристларны үзенә җәлеп итә алырдай мемориаль объект булып хезмәт итә алыр иде, ди ул.
Биредәге мөселман каберлекләрен саклап калдыру нияте белән, Рәүф әфәнденең төрле вәкаләтле органнарга һәм аерым җитәкчеләргә язган хатларының исәбе-хисабы юк. Шулай булуга карамастан, проблемалы мәсьәләнең хәзерге көннәргә кадәр уңай нәтиҗәләре күренми бугай.
Рәүф әфәнде Ибраһимовның «Кабан шәһәрчеге» дип аталган китабында бу турыда язылган (2020нче ел).
Рәүф әфәндегә исәнлек-саулык, бу эшне башкарып чыга алырдай көч-куәт биреп, милләтенә карата тагын да изгелекләр эшли ала торган хәерле гомер насыйп булуын теләп калыйк әле.
Татарстан Аксакаллар шурасы әгъзасы
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре

Комментарии