Зөфәр Дәүләтшин: «Күпләрнең башына да килмәгән идеяләрне тормышка ашырдым»

Зөфәр Дәүләтшин: «Күпләрнең башына да килмәгән идеяләрне тормышка ашырдым»

Танылган укытучы һәм мәктәп директоры, РСФСРның мәгариф отличнигы, тарихчы, лектор-пропагандист, газета хәбәрчесе, үз төбәгенең җәмәгать эшлеклесе, хәрби-патриотик тәрбия эшен Республика күләмендә әйдәп баручы Дәүләтшин Зөфәр Шәймөхәммәт улына 2024нче елның 6нчы гыйнварында 90 яшь тулды. Шул уңайдан аның белән әңгәмә үткәрдек. 
– Зөфәр абый! Сез 90 ел гомерегезне авылда яшәгәнсез. Авылда калуның берәр этәргече булдымы?
– Без гаиләдә дүрт малай, бер кыз үстек. Мин – төпчек малай. Әти белән әни: «Төпчек малай әти белән әни кырында яшәргә, төп нигезне һәм авылны сакларга тиеш», – дип үстерделәр. Һәм мин аларның теләкләрен үтәдем, төп нигезне дә, авылны да саклап калдым. 
– Ә авылда калуыгызга үкенгән чакларыгыз булмадымы?
– Юк, булмады. Аның каравы мин күпләр эшләми һәм эшли алмастай эшләрне эшләдем, ягъни күп өлкәдә инициатива күрсәттем. Хәзергечә әйтсәк: «Күпләрнең башына да килмәгән идеяләрне тормышка ашырдым».
– Шуларның кайберләрен санап китмәссезме?
– Алар күп, Республика күләмендәгеләре дә, ил күләмендәгеләре дә. Аннан, һәр тарихи вакыйганың үз тарихы булган кебек, аларның да үз тарихлары бар. 
Беренче укыта башлаган елым. 1953нче елда Казан Дәүләт музеенда экскурсиядә булдык. Шуны карагач: «Үзебезнең мәктәпкә укытучы булып кайтсам, мәктәптә музей ачачакмын», – дидем. Һәм 10 ел үткәч, 1963нче елның маенда мин аны тормышка ашырдым да. Ул Республикада беренче мәктәп музее иде. Шул ук көнгә авыл тарихын да яздым. 
1969нчы елда академик Алишев белән хатлар алышып, тарих укытучылары өчен «Безнең якларда Пугачев восстаниесе» дигән фәнни хезмәт яздым. 
1960нчы елларда укыту-тәрбия эшенә зур игътибар бирелде. 1962нче елда ТАССР мәгариф министры академик Мәхмүтовның «Проблемалы укыту һәм тәрбия бирү» дигән күрсәтмәсе нигезендә һәр мәктәп ниндидер бер проблема өстендә эшләргә, ягъни иҗади эш алып барырга тиеш иде. Ә без мәктәп белән «Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү» дигән проблема кабул иттек һәм эшли башладык:
1963нче елның февралендә «Хәрби өйрәнү» дигән уен оештырдык. Ул уен 1964нче елда – районга, 1965нче елда республикага таралды. Аңа соңыннан «Аҗаган» исеме бирелде. Ә СССРда ул 1967нче елда гына үткән. Димәк, беренче «Аҗаган» уены бездә булган. 
Сугыш бетеп озак та үтмәде, 9 май истәлекле көнгә генә калды. Фәкать 1965нче елда, Җиңүнең 20 еллыгына гына әлеге тантана кире кайтарылды. Ә безнең авылда 1964нче елда ук – Җиңүнең 19 еллыгына зур тантана булды. Җиңү һәйкәле (Республикада беренче Җиңү һәйкәле) төзедек, тынлы оркестрлар белән хәрби парад үткәрдек: 76 сугыш ветераны, авыл халкы, укытучылар, укучылардан торган алты рәтле колонна һәйкәл каршына тынлы оркестрлар уйнап килеп туктады. Шулай итеп, 1964нче елда хәрби парад Мәскәүдә үтте дә һәм безнең авылда гына үтте. 
Укучыларны сугыш ветераннарының батырлыгы үрнәгендә тәрбияләү максаты белән, 1968нче елның 9 Маенда минем инициатива белән «Ветераннар Советы» төзелде. Рәисе итеп мине сайладылар. 18 елдан соң, 1986нчы елда – СССРда, 19 елдан соң, 1987нче елда Ветераннар Советы Татарстанда төзелде. 16 ел дәвамында җитәкләдем Ветераннар Советын. Татарстанда төзелгәч, 1997-2017нче елларда тагын 20 ел дәвамында Ветераннар Советы рәисе булдым (83 яшь тулганчы). Шулай итеп мин – СССРда һәм ТАССРда беренче Ветераннар Советын төзүче, беренче рәисе һәм иң озак эшләүче (36 ел!) Ветераннар Советы рәисе. Моның белән урынлы горурлана алам. 
Иң зур хезмәтләрем итеп түбәндәге икесен күрсәтер идем. Беренчесе – СССР Министрлар Советы рәисе Косыгинга укучыларга интернат төзү өчен йөк машинасы сорап хат яздым. Бирделәр. Шул машина белән урманнан агачлар ташый-ташый 86 урынлык интернат төзеттем. Повар штатлары да бирделәр. Озын тәнәфестә башка авыл укучылары гына түгел, барлык 250 укучы һәм укытучылар кайнар аш ашыйлар, ә продукцияне колхоз бирә. 
1970нче елларда типовой мәктәпләр төзи башладылар. Ә алдагы 10 елда безнең мәктәп исемлектә юк. Колхоз рәисе белән киңәшләштек тә колхоз акчасына үрнәк проект белән, фасады колонналар белән бизәлгән, Республика күләмендә үрнәк мәктәп бинасы төзеттем (1974-1977нче еллар). Ә 1978нче елда мәктәп каршына Ленин һәйкәле дә төзетеп куйдым. Бу мәктәп бинасын күргәч, обком секретаре Табеев та соклануын белдергән. Бүгенге көндә дә андый проект белән төзелгән бердәнбер мәктәп ул Республикада. 
Безнең мәктәп бик күп өлкәдә Республика күләмендә әйдәп баручы булды: беренче ата-аналар университеты республика күләмендә безнең мәктәптә төзелде, класс-кабинет системасында укытуга беренче булып мин күчтем. Безнең мәктәптә укучылар үзидарәсен 1964нче елда килеп өйрәнеп, «Совет мәктәбе» журналы аша Республикага тараттылар. Республикада беренче курчак театры да безнең мәктәптә булдырылды (1963), 15 ел узгач, 1978нче елда телевидение аша Республикага таратылды. Гомумән, саный китсәң, тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде.
– Сез соңгы елларда «Безнен гәҗит»кә язасыз. Моның сере нәрсәдә?
– «Безнең гәҗит» белән без икебез бер төсле, икебез дә ничек бар – шулай язабыз. 
– Соңгы дүртенче китабыгызны ни өчен «Милләт өчен җан атып» дип атадыгыз?
– Милләт бит инде ул тупланып яшәгәндә генә саклана. Ә аның туплану урыны – авыл. Тик соңгы вакытларда авыллар саны кимеде, сакланганнарында да халык аз калды. Ә мин прокурор бүлмәсе тупсаларын таптап, колхозыбызны таратуның нигезсезлеген дәлилләп, судка биреп, колхозны саклап калдым. Ә колхозны саклау ул – авылны саклау. Мин моны Ветераннар Советы рәисе буларак, 205 пенсионер исеменнән эшли алдым. 
Авыл бит җирсез дә яши алмый. Җир пайларын да рәсмиләштерүгә алындым. Законнар юк, Ветераннар Советы исеменнән башладым. Ярты ел узгач, законнар чыкты, мине «ышанычлы зат» итеп сайладылар. Тагын бер ел дәвамында көрәшә-көрәшә, республика күләмендә беренче унлыкта, ә районда беренче булып рәсмиләштердем. Бүгенге көндә барлык пай җирләребез дә үзебезнең колхозда. 
Халыкка эш бар, өлкәннәргә ярдәм итәләр, пай җирләре өчен иң күп түләүче хуҗалык – республика күләмендә безнең колхоз.
– Иң яраткан шөгылегез?
– Печән чабу. Моторлы чалгы белән түгел. Әле 86 яшем тулган елны да чаптым тугызлы чалгы белән.
– Ял йортларына йөрдегезме?
– Юк. Ә туристик экскурсияләрдә күп булдым. Армия хезмәте вакытында – Австрия, Венгрия, Украина, Уралда булдым. Экскурсиядә –Урта Азия республикалары, Балтыйк буе, Ленинград, Мәскәү, Волгоград, Брест крепосте, Кавказ республикалары, Сталинград... 
«Гиндикуш» хәрби-дан музее директоры 
Резидә ГАРИПОВА, 
Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии