Татар матбугаты көне кемнеке?

19 май Татар матбугаты көне булганчы да минем өчен кадерле иде. Балачакта көтеп ала идек без аны. Юк, кайчандыр пионерга кергән өчен түгел, һәр елда бу көнне Сөрде сигезьеллык мәктәбендә болынга төшеп, көнозын бәйрәм итәбез. Башта мәктәпкә җыелабыз, әле яңа бөреләре шыта башлаган ботакларга конфет кәгазьләреннән, ялтыравыклардан (кем кайдан таба) карандашларга бөреп чәчәкләр ясыйбыз да тигез сафларга тезелеп, урам буйлап җырлап кузгалабыз. Алдан байракчы атлый, аның артыннан барабанчылар, быргычы… Әбиләр капка төбенә чыгып безне күзәтә… Әйтеп бетергесез хисләр кичерә идем бу вакытта. Әйтерсең күршеләрдәге каралы-аклы телевизордан гына күреп белгән Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан атлыйм. Бигрәк көтә идек шул, шуңадыр да өлкәннәр авызыннан еш ишетәм: “Балалар бәхетеннән көннәр матур булса иде!”

Аллаһының рәхмәте: ир уртасы булгач та, бу көн минем өчен мөһимлеген югалтмады. Татар матбугатчылары аны үз бәйрәмнәре итте бит. “Нур” газетасы нәшер ителә башлаган көн бер гасыр үткәннән соң шундый бәйрәмгә әверелде. 19 майның Татар матбугаты буларак бәйрәм ителә башлаган еллары хәтеремдә. Бу милли күтәрелеш чоры да. Шуңа да тантаналы иде ул. Аны үз газеталары, телевидение-радио тапшырулары аша журналистлар бар дөньяга сибә дә бәйрәм күтәренкелеге укучылар, тыңлаучылар, тамашачылар рухына күчә. Белмим, бәлкем мин хаксыздыр, бүгенге 19 май тоныкланып калган, шыпырт бәйрәмгә әверелде. Бәллүр каләм бәйгесе үтә, лауреатлар ачыклана. Үзем 30 елга якын журналистикада эшләүче кеше буларак, еш кына кайбер номинацияләрнең ни өчен һәм кемгә, нәрсә хакына бирелгәнен дә аңламыйм. Кайчакта, үткәрдекме-үткәрдек, дияр өчен генә түгел микән бу бәйрәм, дип тә куям. Татар укучыларын, нигездә, зур тиражлары белән бәйсез газеталар тотып торса да, алар, никтер, “Бәллүр каләм”дә катнашмый. Әллә катнашып та, ниндидер призга ия була алырларына ышанмыйлармы?! Моңа нигез бар. Бүген бәйрәм-сәйрәм уңаеннанмы, я башка форсаттанмы, берәр җыен җыелса, бәйсез матбугат читтә кала. Шул ук газета битләрендә дә, радио-телевидение тапшыруларында да форсат чыккан саен, бәйсез матбугатны тешләп алырга тырышалар. Имеш, алар сары матбугат, акча куа, халыкны томаналандыра… Югыйсә үзем милли матбугатны күзәтеп барам: иң кыю журналист тикшерүләре “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “” кебек беркемгә дә бәйле булмаган газеталарда. Менә бу юлы да “Бәллүр каләм” бәйгесенә йомгак ясау җыенына бәйсез матбугаттан кемнәр чакырулы икән дип кызыксынам: юк, ул безнең бәйрәм түгел, дәүләт карамагындагы газеталар көне икән. Редакциябез бары бер котлау алды. Анысы да безнең эшчәнлекне кануни яктан тикшереп торучы оешма – буенча Роскомнадзор идарәсеннән иде. Югыйсә, гадәттә, бездә тикшерүчеләр белән дус булмыйлар. Монда киресенчә, контроль оешмасы безне хөрмәт итә булып чыга. Хәер, мәҗбүри язылулар оештырып яки дәүләт хисабына гына милли матбугатны саклап калып булыр микән? Язылганнан соң аны укучы да кирәк ич. Ә бәлки, безгә бернинди блатсыз тигез яссылыкка тигез булып басып, бүгенге базар шартларында гадел конкуренция булдырып эш итә башларга вакыттыр? Шул рәвешле профессионализм дигән әйберне күтәрергә…

Ә Матбугат көненә килгәндә, без аны бәйрәм итәбез. Инициатив төркем тарафыннан ел саен белдерү бирелә, урын сайлана һәм теләгән журналистлар җыелышып табигать кочагында ял итә. Тик шунысы, бирегә булдыклы, исемнәре таныш, укыла яки тапшырулары карала торган журналистлар килә. Быел да шулай булды. Узган шимбәдә гөжләп торган самавыр янында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Уйнап, җырлап-биеп кенә калмадык, проблемалар турында гәпләштек. Әйтик, укучыларыбыз мәнфәгатен кайгырту, кыю булу турында…

Бәйрәм котлавы белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии