Хуш киләсең, «Безнең гәҗит»ле Яңа ел!!!

Хуш киләсең, «Безнең гәҗит»ле Яңа ел!!!

Ниһаять 2016нчы елны озатып, 2017нче елга да аяк атладык. Дөресрәге, без башкалардан аермалы буларак, аңа иртәрәк атлап кердек. Укучыларыбыз 2017нче елның беренче санын 2016нчы елның соңгы көннәрендә үк кулына ала. Яңа ел каникуллары озын-озак булганга, аны без бәйрәм көннәрендә чыгарсак та, ул укучыларына барып ирешмәс иде. Үзегез беләсез – ил тормышы 10 көнгә туктап кала. Бу ялларның мәгънәсезлеге, аның кирәкмәс исраф гамәл икәнен кабатлап язып торырга кирәк түгелдер. Бу хакта, шәхсән, үзем генә дә кат-кат яздым, төрле мөнбәрләрдән сөйләдем. Фикерем катгый: бу яллар, мөгаен, хакимият башында утыручыларга, сәясәтчеләргә дөньяларын онытып ял итәргә, кыш көне җәйне күреп кайтырга кирәктер. Чөнки бу чорда чит ил ял йортлары, диңгез буйлары безнең туристлар белән тулган була. Ә гади халык нишли? Нишләсен, аңлатып торасы юк. Ашый, эчә, йоклый… 10 көн буена җанын кая куярга белми тилмерә. Аннан сәламәтлеген бозып, таушалып эшкә чыга.

Ә менә шушындый каникул язын май бәйрәмнәре вакытында бирелсә… Гади халык та нишләргә кирәклеген белер иде. Бакчасы, авылы, ахыр килеп, казыныр җире булмаганнар, һичьюгы табигатькә чыгар, ялын файдалы һәм күңелле итеп уздырыр иде. Ләкин безнең ватаныбыз сәясәтчеләренә сәламәт халык кирәк түгел ахыры. Аңа эчкечелектән интегүче, Иркутскидагы кебек төрле химикатлар эчеп агуланучы кавем ипле һәм җайлы бугай.

Әнә шуңа да без 2017нче елның тәүге санын алдан таратабыз. Бу тәҗрибәне инде өченче ел кулланабыз.

Узган саныбызда кайбер укучыларыбыз белән саубуллашканбыздыр. Ә бүген кайберәүләр белән исәнләшәбез. Сүз уңаеннан искәртәм: «Безнең гәҗит» елга 51 тапкыр чыга. Бу да шул каникул аркасында почта, типография эшләмәү сәбәпле. Ул каталогка ук «елга 51 сан чыга» дип кертелә.

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» – ХАЛЫК ГӘҖИТЕ

Без алга таба да укучыларыбыз мәнфәгатен, аларның хокукларын яклау белән шөгыльләнәчәкбез. Безгә нинди генә мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итмиләр. Кемдер күршесе белән низагка кергән, кемнедер хакимият кыерсыта, кемнедер эш урынында җитәкчесе җәберли… Хакимият башлыклары эшләмиме? Түрәләр башбаштаклык кыламы? Безнең өчен чикләр юк. Безнең журналистларыбыз һәрчак юлда, укучыларыбыз мәнфәгатен яклап йөрүдә. Ерак районнар да безнең өчен якын. Аллага шөкер, сүзебез, язмаларыбыз үтемле. Бик күп проблемаларны хәл иттек инде. Безгә колак салалар, санлашалар икән, үзебез генә булдырабыз дия алмыйм, моның өчен без сезгә дә рәхмәтле, хөрмәтле укучыларыбыз! Чөнки без күп. Ә күп булгач, көчле дә. Инде ничә еллар тотрыклы рәвештә иң зур тиражлы газеталарның берсе булып киләбез. Бүген без беренче өчлеккә керәбез.

Газетабызны кайда гына укымыйлар… Русиянең 24 төбәгендә көтеп алынган басма ул. Сездән килгән хатлар, шалтыратулар болай әйтергә мөмкинлек бирә. Аны Приморье-Владивосток якларыннан алып, Краснодарга кадәр алдыралар. Иң күп укучыларыбыз Башкортстанда, Чувашстанда, Мари Илендә, Удмурт республикаларында, Киров, Оренбур, Пермь, Самар, Свердлов, Ульян, Волгоград, Карачай-Чиркәс, Бурятия, Тверь, Чиләбе, Мәскәү, Петербург якларында. Димәк, Татарстан сәламен, татар сәламен бар Русиягә сибелгән милләттәшләребез көтеп ала. Әле алай гына да түгел, газетабызның интернет сәхифәсе татар басмалары арасында иң актив эшләүчеләрдән санала. Газетада чыккан күп язмалар (әлбәттә барысы да түгел) анда атна дәвамында эленә бара. Ә бу сәхифәне чит илләрдәге милләттәшләребез дә үз итә. Аеруча Төркия, АКШ мәмләкәтләрендә, Европа, Азия илләрендәге укучыларыбызга да сәлам, дибез. Бу илләрдән күпләп керәләр интернет сәхифәбезгә.

Эшчәнлегебездә төп юнәлешне без сезнең киңәшләрегезгә, тәкъдимнәрегезгә таянып сайлыйбыз. Ә юл юнәлеш – милләтебезне агарту, аң-белем тарату, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү, миһербанлы, иманлы, тәүфыйклы кавем тәрбияләүдән гыйбарәт. Булдыксызлыкка, коррупциягә аяусыз көрәшү – төп бурычыбыз.

Газетабыз, баштан ук төп девиз итеп алынган «Кыйблабызны табышырга ярдәм ит!» дип, Аллаһыга мөрәҗәгать сүзе белән ачылган иде. Бүген дә һәр саныбыз шул девиз белән ачыла. Алга таба да шулай булачак. Ә инде еш кына укучыларыбызның, бигрәк кыю язасыз, сезнең өчен борчылабыз, дип шалтыратулары безгә канат бирә. Безне Сезнең догаларыгыз, теләкләрегез яшәтә. Дөреслек җирдә һәрчак җиңә. Без моңа ышанабыз һәм шул дөреслек, гаделлек яклылар булачакбыз һәрчак.

Кемдер әле безнең белән таныш булмаса, аларга безнең барлыкны әйтегез. Газеталарыбызга һәр айның 15енә кадәр язылырга мөмкин. Редакциябез мавыктыргыч хикәяләр, укучыларыбызның күңел серләрен тәкъдим итә торган гыйбрәтле газета – «Серләр гәҗите»н дә, организмыңа игътибарлы булу серләре, сәламәтлек, дару үләннәре белән дәвалану, бакча эшләре, йорт-көнкүреш киңәшләре белән шыплап тулган газета – «Шифалы гәҗит» тә чыгара әле. Бу газеталар «Безнең гәҗит»не кабатламый, алыштырмый, ә бәлки анда сыймаган аерым темаларны киңрәк җәелдереп, тәфсилләбрәк аңлата. Болары айлык газеталар һәм Татарстанда гына тарала. «Серләр гәҗите», исән булсак, киләчәктә Русия төбәкләрендә дә таралу хокукына ия булырга мөмкин.

Кыскасы, алга таба да бергә булып, киңәш-тәкъдимнәрегезне һәрчак җиткереп торырсыз дип һәм барыбызга да исәнлек-иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии