Террорчылык белән черек патриотизм янәшә

Террорчылык белән черек патриотизм янәшә

Алда русиялеләрне бәйрәмнәр көтә. Менә хәзер мине укып утыручы дустым, соравыма уйлап тормый гына җавап бир: ноябрьдә нинди бәйрәмнәр буласы? Иманым камил, безнең буын һәм өлкәнрәкләр, Октябрь бәйрәме, дияр. Ә менә 4нче ноябрьдәге Халыклар бердәмлеге көнен, кемнәр генә, уйлап та тормый, чатнатып әйтеп бирә алыр икән?! Аны инде Русия быел 18нче тапкыр билгеләп үтә, югыйсә. Ул заманында нәкъ менә безнең каннарыбызга сеңгән Бөек Октябрь Социалистик революциясе көнен оныттырыр өчен уйлап чыгарылган бәйрәм булды. Сәясәтчеләргә ашыгыч рәвештә яңа бәйрәм уйлап чыгарырга кирәк иде. Ул 7нче ноябрь тирәсендә булырга тиеш. Һәм менә тарихчылар уйлап тапты: 1612нче елда халык гаскәриләре поляк оккупантларын тар-мар иткән икән. Дөрес, бу тарихи вакыйганы шәрехләү шактый төрле. Польша хөкүмәте дә бу көн белән разый түгел…

Ә инде исеменә килгәндә, исеме бик күркәм дә бит, тик җисемгә туры килми. БЕРДӘМЛЕК БАРМЫ соң? Мин бар, дип сөенмим. Баламны татар мәктәбенә бирә алмыйм, аны татарча укытуны сорап ялынып кына берничә дәрескә кертә алам. Милләтем дип иркен итеп тын алырга сулыш җитми, кая төртелсәм дә, бу илнең ватандашы итеп тоймыйм үземне, ят итәләр сыман. Зыятдинова кебек манкортлар атаганча, үземне чаплашка итеп хис итә башлыйм.

Тукта, халыклар бердәмлегенә үрелеп тагын бер бәйрәм буласы бит әле: анысы үзебезнеке – ТАТАРСТАН КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ. Ул Русиянекеннән алданрак та кабул ителде, тик инде Мәскәү Кремле тарафыннан шактый туналып, килештерелеп, исеме генә калган документка әйләнде шул. Заманында бу көндә горурланып сөйләрлек эшләребезне барлый идек, хәтеремдә: телевидениедә эшләгәндә махсус тапшырулар цикллары әзерләнә, халыкка Конституциябезнең әһәмиятен аңлата идек. Хәзер инде анда әһәмиятле урыннар калмады да бугай, шул булганы да санга сугылмый. Әйтик, шул ук телләр турында. Мин Татарстанда икенче дәүләт теле булган татар телендә аралашырга, дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәргә хаклы булсам да, кая ул, инде хәзер баламны да татар телендә белем алдыра алмыйм. Чөнки урысча имтиханнар көтә, урысча уку йортлары каршы ала…

Бәйрәмнәр көтсә дә, мин бәйрәм рухын сизмим шул. Әллә үтеп киткән октябрь ае КАРАҢГЫ ИСТӘЛЕКЛЕ КӨННӘРе белән күңелемне тетрәндергәнгәме?

30нчы октябрь Совет золымнары корбаннарын искә алу көне. Ул 1921нче елларда башланып, Сталинның үлеменә кадәр 1953нче елга кадәр дәвам иткән. Аннан соң да булган, тик ул инде тоташ җәзалау дәүләт аппараты эшчәнлеге дәрәҗәсендә оештырылмаган. Менә шул 1921–1953нче еллар аралыгында Сталин лагерларенда, төрмәләрдә 5,5 миллион совет кешесе җәзаланган, өчлек судларында атуга хөкем ителгән. Бу төрмәләр, лагерьлар статистикасы гына. Ә инде тулы бер халыкларны депортацияләү, ачлык, сугыш золымнары корбаннарын да исәпкә алсаң, корбаннар саны 100 миллионга тула, дип язылган Википедия чыганагында. Уйлап карагыз, 100 кеше түгел, миллионнар. Бүгенге көнгә кадәр төгәл исәбе юк. Бар ул, әле ачылып бетмәгән сер астына бикләнгән архивларда ята, инде күбесе юк та ителгәндер. Бездә кеше чутсыз ич ул. Әнә Сталин сугыш корбаннарын 7 миллион дип санаган (ул СССРда җиңелгән Германиядән күбрәк була алмый бит инде), Хрущев 20 миллионга күтәргән. Аннан Горбачев 27 миллион санын рөхсәт иткән. Тик монысы да дөрес түгел, диләр. 2017нче елда «Русинең үлемсез полкы» хәрәкәте рәистәше Николай Земцов, СССР Госпланының яшерен мәгълүматларына таянып, 1941 –1945нче елда СССРда халык саны 52 миллион 812 кешегә кимегән, дип белдерде. Аларның 19 миллионы сугыш кырында һәлак булган солдатлар, 23 миллионы гади халык. Кыскасы, сугыш белән турыдан туры бәйле корбаннар 42 миллион, дип белдерә сәясәтче.

Гомумән, без инде сугыш корбаннарын да, Сталин репрессиясе корбаннарының да төгәл санын белә алмабыз. Бездә бар да миллионнар белән генә исәпләнә, миллионнан артык, миллионнан ким – миллион кешенең бары-югы. Ә шул миллион эчендә 999 мең 999дан артык бөртек язмыш иясе булганын исәпкә дә алмыйбыз.

Бүген шушы сансызлыкны аклап буламы? Кызганыч, Сталин репрессияләрен акларга тырышу адым саен очрап тора һәм көчәя бара. Газетабызга да бу хакта хатлар күп килә, берәүләр репрессия корбаннарын сыктап искә алса, икенчеләре, Сталинны акларга тырыша, шул лагерьларны фаш иткән мәкаләләр бастыруыбызга ачулана. Газетабыз төрле фикер ияләренә дә, кемнең кем булуына карамастан, трибуна бирә – ул редакция фикеренә тәңгәл килмәсә дә. Ә үз фикерем шул: сәяси төрмә булдырган җитәкчене, минем уйлавымча, беркайчан да аклап булмый. Кызганыч, бүген ил менә шул тарихыбыздагы кара таплы урыннарны яшерү юлына кереп бара сыман миңа. Репрессия корбаннарын искә алуны да, инициатив төркем оештыра. Юкса, илебез белән ду килеп, чын тарихны барлап, үткәннәрдән сабак алып, алга омтыласы иде.

Мин әле ерак тарихыбыз белән бәйле вакыйгаларны искә алдым. ТЕАТР ЭШЕН ДӘВАМ ИТӘ. Соңгы 20 елда гына да дәүләткә хыянәттә һәм шпионлыкта гаепләнеп 100 кеше хөкем ителгән, 278 кеше дәүләт серен тапшыруда гаепләнгән. Шушы 20 елда бу эштә гаепләнгән бары тик бер кеше генә акланды, дип белдерде «Яблоко» фиркасы лидеры Григорий Явлинский, хокук яклаучылар мәгълүматына таянып. Әлеге хөкем ителүчеләр арасында күренекле галимнәр күп. Явлинский сүзләренчә, аларның нидә гаепләнүләрен аңлап булмый, ул сер. Алар төрмәләрдә гомерләренең соңгы көннәрен яши. Бүген теләсә кайсы русияле алар арасында була ала, дип кисәтә сәясәтче.

Моннан 16 ел элек Мәскәүдә Дубровка театр үзәгендә гасырның иң зур җинаятьләренең берсе кылынды, «Норд-Ост» мюзиклында Чечня боевиклары тарафыннан 916 кеше тотык итеп алынды. Боевиклар Чечнядан хәрби гаскәрләрне чыгаруны таләп итте. 23нче октябрьдә башланган теракт 26сында штурм белән төгәлләнде. Террорчылар һәлак булды, алар белән бергә тамашачылар, артистлар да. Залга билгесез газ сиптерелде, ә медиклар тиешле ярдәм күрсәтә алмады, чөнки газның формуласы сер иде. Нәтиҗәдә рәсми саннарга ышансаң, 130 кеше теракт корбаны булды, ә «Норд-Ост» иҗтимагый оешмасы корбаннар санын 174 дип белдерә.

3 микроавтобуска төялгән, баштанаяк коралланган террорчылар ничек итеп театрга кадәр килеп җитә алган, ни өчен вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәгән… Бу мәсьәләләр ачык калды. «Норд-Ост» корбаннары гаделлекне бары тик Европа мәхкәмәсендә генә таба алды. Аннан Беслан кабатланды, егетләребез Украинада, Сүриядә үлә башлады… Бүген дә кеше кадере миллионнар дип кенә исәпләнә бугай шул.

Гаепсез корбаннар фотоларын тоткан «Үлемсез полк» 30нчы октябрьдә дә, терактлар көннәрендә дә шул корбаннарның портретларын күтәреп урам тутырып атласа, бәлкем террорчылар куркып калыр иде. Ләкин бу бүгенге дәүләткә кирәк түгел. Әлегә урамнарда «Кем кая, мин Берлинга!», «Можем повторить!», «Разгромим!» дип язу элгән машиналар элдерә. Машина тәрәзәләрендә ятсыз сурәтләр белән бизәлгән әлеге язулар өчен оят, йөзеңне читкә борырга мәҗбүр буласың. Нәрсәне кабатларга, сугыш афәтләренме?! Алла сакласын, куркып калам илдәге шушы черек, чирләшкә һәм бозык патриотизмны күреп. Әнә шуңа да террорчылыкка әлегә тиешенчә җавап бирә алмыйбыз. Чөнки үзебезне дә еш кына гаеплиләр, Украинада Малайзия самолетын бәреп төшермәдек, элекке шпион Скрипальләрне агулауда катышым юк, дип… һ.б.ларда үзебезне аклап, ышандыра алмыйбыз. Инде үзебезне аклый, чистарына алмыйбыз икән, «Можем повторить!» дип кемгәдер яныйбыз икән, Керчьтагы көллиятттә 20 кешене кырып салган җүләр мәргәннәр тагын да булырга мөмкин… Савыгасы иде, иманга киләсе, үтереш коралы урынына кәнфит-прәннекләр генә җитештерәсе иде…

Барыбызга да иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии