«Яхшы кеше икәнемне белмәс идем, 60ка җитмәсәм…»

Бу көннәрдә чиксез котлаулар кабул итеп алу бәхетенә ирештем. Үземнең яхшы кеше икәнемне каян белер идем, 60 яшемә җитмәсәм, дип шаяртам хәзер. Күп санлы интервьюлар бирергә туры килде. Ачык, ихлас кеше буларак, миннән интервью алучы коллегаларымны теләсә нинди сорау бирергә ярый, җавапсыз калдырмыйм, дип кисәттем. «Ирек мәйданы» газетасы, «Азатлык» радиосы, «Интертат» электрон газетасы, Татарстан дәүләт телевидениесендәге коллегалар белән араалашырга туры килде. Илтифат, игътибар өчен зур рәхмәт.

60 яшь… күпме ул? Кайчандыр ул минем өчен бик зур гомер кебек иде. Баксаң, күз ачып йомганчы үткән вакыт кебек кенә булган икән. Нидер майтара алганмындыр, нидер булдыра алмаганмындыр. Ләкин үткән тормышым өчен, кылган гамәлләрем өчен, Аллага шөкер, оялмыйм. Горурланам үткән тормышым белән. әти-әниләремнең йөзләрен кызартмадым. Кызганыч, мин әтиемнән 6 яшькә олы инде хәзер. Ул китеп барганда миңа 7 генә иде әле. Әнием яшенә җитәргә дә 20 генә ел калып бара. Бер абыемнан 8 яшькә, берсеннән 5 яшькә олы инде мин. Кызганыч шактый якыннарымның гомер китаплары бик иртә ябылды шул. Алар безне без күрми торган дөньядан күзәтәләрдер. Без аларны догаларыбыздан ташламыйбыз. Минем шаҗәрәм дә 1300нче елдан башлана бит. Бабайларым Явыз Иван басып алганчы би дип аталганнар, аннан морза булганнар. 1300нче елгы Сәет би бабамнан башлап соңгы буын ата-бабаларым да догалы, Аллага шөкер. Безгә дә догада торучы балалар, оныклар калдырырга язсын.

60 яшь. Нәтиҗәләр, ниндидер бәяләр куяр чак… Бәлкем, туры сүзле бумасам, яраклаша, алдаша белсәм, хәрәмне аермасам, яшәве җиңелрәк булыр иде. Ә мин үкенмим. Күп кыенлыклар кичәргә, гаделлекне якларга, көрәшергә туры килсә дә, мин башка юлдан китмәс идем. Намуслы хезмәтем белән яшәдем, алга таба да вөждан газабы кичерергә туры килмәс, дип ышанам. Миңа ниндидер чынга ашмаган нахак гаепләүләр белән күп очрашырга туры килсә дә, сынмадым, максатыма ирештем, үземне дә яклый алдым, бик күпләргә дә үз хакларын табарга булыша алдым. Әле мин Төркиядә. Азнакайдан мин сыер алып киткәнмен, сатып алганнар, дип редакциягә кабат-кабат шалтыратучыларга, кайткач, үзләренә шалтыратып хисап тотармын, нәтиҗәне биредә язармын. Мин башкаларны да, үземне дә мыскыл итәргә юл куймыйм. Дәшмәде, дип уйламасыннар. Үзе бур кеше, башкаларны да шундый дип уйлый бит ул.

Тагын бер кат җылы сүзләрегез, изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт. Редакциябезгә мине данлап шигырьләр, открыткалар, мәкаләләр килә. Тик үпкәли күрмәгез инде, мин үземне мактый башласалар, бик кыенсынам. Тыйнак булырга тырыштым. Интервьюларда эш турысында, тормыш турында сөйләшү оештыруларын сорадым. Туган көнемне, гомумән, яратмыйм. Дөресрәге үткәрергә яратмыйм. Чөнки сине телиләрме, юкмы, мактыйлар. Дөрес, бүген берничә авторга сүз бирдем газетабызда. Алга таба минем турындагы мәкаләләрне котлауларны бирмәбез инде, үпкәләмәгез, зинһар.

Бергә булыйк, исән-сау булыйк. Әле, Аллаһ насыйп итсә, бергә-бергә эшләрбез, яшәрез. Әнә бит, Путин да, әле син яшь, дип пенсияне 63 яшемдә генә вәгъдә итә…

Сүз уңаеннан искәртәм. 1нче апрельдән 2021нче елның икенче яртысы өчен газеталарыбызга язылу кампаниясе башлана. Кызганычка каршы почта хаклары нык күтәрелү сәбәпле, газеталарыбызга язылу хакы да арта. 2021нче елның икенче яртысында Татарстанда гына таралучы «Безнең гәҗит»кә язылу хакы 819 сум 12 тиен, «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите» – 282шәр сум булачак. Әмма бары тик 5нче апрельдән 15нче апрельгә кадәр генә абунәче ункөнлеге үтә. Бары бу ункөнлектә генә газеталарыбызга ташламалы язылу оештырыла. Ташламалар саллы. «Безнең гәҗит»кә 6 айга язылу хакы 98 сум 94 тиенгә арзанрак – 720 сум 12 тиен , ә «Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит» газеталары 31 сум 50 тиенгә арзанрак – 250 сум 50 тиен торачак.

Русиянең Татарстаннан кала башка төбәкләрендә таралучы «Безнең гәҗит Россия» газетасы да бу вакыт аралыгында 82 сум тирәсенә арзанрак буласы (һәр төбәкнең үз каталогыннан төгәл бәяне белешергә).

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии