Ау, коррупционер, син кайда?

Ау, коррупционер, син кайда?

Бу атнаның пәнҗешәмбесендә Татарстан Дәүләт Советы «Дәүләт хезмәте турындагы» законга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен караячак. Үзгәрешләрнең берсе республикадагы төрле министрлыкларда һәм ведомстволарда эшләүче чиновникларга кагыла. Алар 5 ел саен расланырга тиеш. Бу яңалыкның максаты – дәүләт идарәсе структураларын камилләштерү һәм коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш, дип аңлатыла документта. Моңа охшашлы антикоррупцион федераль закон да бар, ләкин ул күзәтчелек һәм контроль органнарына гына кагыла.

Татарстан закон проекты кагылган түрәләр исемлеге әлегә анык түгел. Ул республика Президенты указы белән билгеләнәчәк.

Шул ук вакытта Мәскәүдә тагын бер документ әзерләнә. Русия Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы июнь башында бүгенге һәм яңа билгеләнәчәк түрәләргә тест үткәрү мөмкинлеген тикшерәчәк. Русия Дәүләт Думасы да «Коррупциягә каршы көрәш» турындагы законга үзгәреш – полиграф куллану турында закон проектын карап ята. Әгәр ул кабул ителсә, дәүләт аппаратындагы вазыйфаларны биләүчеләр «ялган детекторы» аша үтәчәк. Президент каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы әгъзасы, күренекле адвокат Анатолий Кучерен белдергәнчә, түрәләр өчен сынау тесты булдыру инициативасы Кремльдән килә икән.

РУСИЯ РИШВӘТЧЕЛЕК ҺӘМ САЗЛЫГЫНДА

Бездәге бюрократиянең коточкыч дәрәҗәдә булуын чит илләрдә дә таныйлар. Инвесторлар Русиягә килергә ашкынып чират тормый. Илебез ришвәтчелек буенча дөньяда иң абруйсыз, ташландык, хәерче илләр янәшәсендә. Бүген ришвәт бирүнең һәм алуның ни икәнен белмәгән русияле бар микән?! Бу бәлане бездә беркайчан да җиңеп булмас, дип кул селтәүчеләр дә бар. Чөнки Петр Iнең урманчыларга карата чыгарылган фәрманыннан башлап, рус илендә ришвәтчелек гомер бакый чәчәк аткан. Патша Петр I, урманчыларга хезмәт хакы кирәк түгел, аларны шул урман туйдырырга тиеш, дип санаган. Бүген, СССР заманындагы бөтен 15 союздаш республикаларны да кертеп санаганда да, берничә тапкыр үрчегән чиновниклар катламы да, үзләрен шул Петр I күзаллаган урманчылар итеп хис итә бугай. Чиновниклар гына түгел, вазыйфасы белән кемнедер бәйле итә алган хезмәткәрләр, әйтик, ЮХИДИ инспекторлары, укытучылар, табиблар да ришвәтчеләр армиясен тулыландыра. Бүген табибка ни дә булса кыстырып барасын һәркем белә. Бала тапкач, операция ясаганга, башка хезмәтләргә аерым тарифлар да билгеле. Ә инде чиновниклар арасына кереп китсәң…

БЮРОКРАТИЯ БАР ИКӘН, ДИМӘК РИШВӘТЕ ДӘ БУЛАЧАК

Бездә законны бозмый яшәп тә булмый бугай ул. Аеруча, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башласаң, йә булмаса милек, мөлкәт белән бәйле документлар артыннан йөрсәң… Совет чорының атаклы комигы Аркадий Райкинның бер юморы һич башымнан чыкмый. Ул бюрократ түрәләрдән ачы көлеп, ничек белешмә җыю тарихын сөйләгән иде. Райкинның бу юморы бүген дә актуаль, бүген дә көләрлек. Ә чынбарлык, хакыйкать көләрлек түгел. Нәкъ Райкин әйткәнчә, «справка на справке», ягъни бер белешмә алу өчен икенчесе кирәк, ә икенчесе өчен өченчесен сорыйлар… Шулай баскыч буйлап белешмәләрне туплап кына бетерәсең, яңадан башлыйсың. Чөнки беренчесенең куллану вакыты чыга… Моннан 2 ел элек фатирыбызны хосусыйлаштырдык. Үземнең вакытым булмады, хатыным тулы 1 ел йөрде. Нәкъ Райкин әйткәнчә, белешмә өстенә белешмә кирәк булып чыкты, судларга барып җитәргә туры килде.

Электрон хакимият, диделәр, аның файдасын күрдек дип сөенүчеләрнең генә әлегә никтер очраганы юк.

Русиядә яңадан яңа ведомстволар, яңадан яңа программалар уйлап табыла (мин бу урында иҗат ителә, дигән сүз кулланыр идем. – Авт.иск.) һәм алар эшне гадиләштерү, халыкка яхшы булсын өчен түгел. Соңгы елларда гына да, шул ук коррупциягә каршы көрәшәбез дип максат куйган, әллә нинди программаларның шаһиты булдык. Хәтта укытучы хатыным башлангыч сыйныфларда балалар белән дәрес үткәреп, хисап тотты.

Тирә-ягыбызга күз салыйк: үзгәреш сизәсезме? Бүген чиновниклар декларация тапшыра, үзгәрдеме ни дә булса?! Юк, бу программалар (коррупциягә каршы дип аталганы да) бәяле һәм кемгәдер эш бирә… Һәм кемдер, билгеле инде таныш-белеш, якыннар акчалы була…

Бүген бюджет акчасы белән бәйле эшләргә тендер оештырыла. Тендер отучылар шул тендерны отарга мөмкинлек биргән түрәгә «откат»ны да шул бәягә кертә. Әйтик, иң кыйммәтле фатирлар – Русиядә. Ни өченме? Төзелеш кыйммәт булганы өчен түгел, шул «откат»ларның, ришвәтләрнең күп һәм кыйммәт булганы өчен. Ришвәтчелек ул баскыч-баскыч чылбыр белән бәйләнгән. Нәнирәк хуҗасын җайлый, тегесе өстәгесенең күңелен күрә… бу бюрократик чылбырны бернинди «ялганчы детекторы» да, тестлар да, программалар да җиңә алмый. Коррупционер коррупционерны тотмый. Әгәр кем дә булса тотылса, сер түгел, бездә һәркем аны «жәлли» генә: бүлешә белмәгән, саранлыгы аркасында килеп капкан, дип нәтиҗә чыгара. Программалары булгач, аның планы да бар. Менә шул бүлешә белмәгәннәр, кемнеңдер күз көеге булганнарны, комачау итүчеләрне юк итү өчен кулай ул антикоррпуцион программалар.

КӨРӘШЧЕЛӘР ҺӘМ ХӨКЕМДАРЛАР КЕМ?

Инде язмам башында телгә алынган һәм шушы уйларыма этәргән хәбәрләргә яңадан әйләнеп кайтып анализласак…

Татарстандагы түрәләрне 5 ел саен аттестацияләү кануны булдырылсын да ди. Кем кемне аттестацияли соң?!

Инде Русия күләмендә чиновникларга полиграф кулланыла башласа ни үзгәрер? Полиграф төймәсе кем кулында?

Бүген вазыйфасына билгеләгәндә белгечлек, профессионализм буенча артык баш ватып тормыйлар. Таныш-белешлек хәл итә. Хәтта аерым вазыйфаларны сатып алу хакы да бар диләр. Әгәр тест үткәрү кануны эшли башласа, минемчә, Русиядә иң популяр, иң абруйлы эш-вазыйфа «ялган детекторы» полиграфы операторы булыр. Бу вазыйфаны сатып алу бәясе дә очсызлардан йөрмәс…

Онытмаган булсагыз, Казан мэры да шәһәр түрәләрен полиграф аша үткәреп маташты. Берәр үзгәреш сиздегезме? Шәһәрдә мошенниклар үзләрен иркен хис итә түгелме. Әле газетабызның узган санында гына күпме гаиләнең урамда калу ихтималы турында яздыкТҮРӘЛӘР ТИЛЕЛЕГЕМЕ, әллә мәнфәгатеме?»).

Быел февраль аенда республикабызга коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе буенча конференциягә килгән Русия Югары Шурасы спикеры Валентина Матвиенко, җәмгыятьтә ришвәтне бирү һәм алу оят булырлык, намуссызлык итеп кабул ителерлек шартлар-атмосфера булдырырга кирәк, дип белдергән иде. Шул ук вакытта ул чиновникларны коррупционер белән янәшә куймаска, дип кисәтте, коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәле алып барыла, дип тә сөендерде.

Килешәм, чиновниклар ришвәтче түгел, тотылганнарын исәпкә алмаганда. Ә тотылганнар – алар меңгә-миллионга бер. Путин кулына тупланган илдә кулы кәкре чиновникларны фаш итү кыенрак шул.

Минем уйлавымча, бюджеттан акчалар исраф итеп, комиссияләр, программалар да кирәк түгелдер, коррупцияне җиңү, җәмгыятьне дәвалау өчен сүз иреген генә булдырырга кирәк. Бары тик илдә тулы демократия урнаштырырга, сүз иреген чикләмәскә, конкурентлык шартлары булдырырга. Ә бүген демократия, сүз иреге, халыкны мәйданнарга алып чыгучы оппозиция эзәрлекләнә. Сайлаулар фарска әйләнде, ялган театр оештырылды.

Минемчә, чиновниклар «ялган детекторы» полиграфыннан курыкмый, нәкъ менә шул демократиядән, оппозициядән шүрли. Коррупция очракларын фаш итүчеләр үзләре төрмәләргә ябыла, анда үтерелә. Әнә югары эшелондагы коррупцияне фаш иткән Магнитскийның язмышы фаҗигале тәмамланды. Ул күрсәткән фактларда эш юк, киресенчә, аның үз эшчәнлеге үлгәннән соң да тикшерелә. Русия Оброна министрлыгындагы хәлләр беленде, әмма бүген экс-министр Сердюков судан пакь, сөттән ак. Яшәсен, шундый чиста намуслы Сердюков кебек кияүләр, ул чагында бар да тәртиптә булыр?!

УРТАГА РАМКАГА КУЯСЫ

Бүген татарстанлыларның 68 %ы иң күп ришвәтчеләр ЮХИДИда дип саный. Коррупция ягыннан икенче урында – медицина хезмәткәрләре. Республика халкының 63%ы аларны ришвәтче дип атаган. Югары уку йортлары укытучылары арасында – 55%, хәрби комиссариатта – 43, полициядә – 32, судта – 25, прокуратурада эшләүчеләрнең 21 %ы коррупционер, дип уйлый халык.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии