Кесәгезне капшагыз, акчагыз 8 процентка артканмы?

Русия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Сочида инвестицияләр форумында, Русия кризисны җиңде, дип белдерде. Премьер-министр фикеренчә, Эчке тулаем җитештерүнең кимүе тукталган, гражданнарның реаль кереме арткан. Монда ел башында пенсионерларга бирелгән бердәм 5 мең сумлык компенсация да ярдәм иткән. «Хезмәт базарында вәзгыять тотрыклы, бу казанышны хәзер ныгытып беркетергә генә кирәк», – диде ул.

Инде газетабызның узган санында мин ни хәлдә яшәвебез, хәерчеләр төркеменең зурая баруы хакында тәфсилләп язган идем. Менә Медведев минем язганнарымны юкка чыгарып, яхшырак яши башладык, дип ышандыра бит. Әмма реаль тормышка карыйм да, үземнең хаклы булуымны чамалыйм. Юкса, шул ук Медведев минималь хезмәт хакы күләмен арттыруга да каршы чыкты. Халык болай да әйбәт яши дип белә торгандыр. Әлбәттә, Премьер-министр буларак, халыкның дөньяның артына тибеп яши башлавын Медведев миңа караганда яхшырак белә торгандыр. Тик шул ук Премьерның урынбасары Ольга Голодец та әле яңа гына Русиядә хезмәт хаклары түбән булуга зарланып алды: түләнүче акча эшләүчеләрнең квалификациясенә туры килми – 5 миллион чамасы кеше тиешеннән азрак ала, диде. Голодец минималь түләү күләмен арттыруны бюджет күтәрә ала, дип аңлата. Ә Медведев аңа каршы. Бүген минималь хезмәт хакы 7 мең сум ярым. Эш бирүче аннан да түбән хезмәт хакы билгели алмый, ләкин бу акчаны да күрмәүчеләр тирә-ягыбызда биниһая күп. Эш бирүче аны ярты ставкага калдырып эшләтә, башка юллары да җитәрлек.

ХАЛЫКНЫ БАЕТЫРГА 5 МЕҢ СУМ ДА ҖИТӘ

Пенсионерларга бирелгән бердәнбер өстәмә – 5 мең сум (бу индексация урынына), Медведев фикеренчә, халыкны баеткан булып чыга. Ләкин чынлабрак карасаң, Медведевның шатлыклы өметле белдерүендә дә, әле һаман да кризис төбендә икәнлегебез аныклана. Ул бит икътисад үсешкә борылды дими. Русиянең элеккеге икътисади үсеш министры, хәзер ришвәт алуда гаепләнеп өй сагында утыручы Улюкаев та ничә ел шул кризисның төбен капшап яшәде. Һәрчак яңа төп таба торды, һәм һәр төпнең тагын да тирәндәрәк урнашуын белә килдек. Медведев тапкан төп тә шуңа охшаган, дип уйлыйм. Ул һәр елдагыча вакытлыча гына булып алган күрсәткечләргә корылган. Инде «Росстат» мәгълүматына ышанып, халыкның реаль кереме узган елгы белән чагыштырганда 8 процентка арткан, моңа пенсионерларга өләшкән 5 мең сум ярдәм иткән, дип хакимият дәрәҗәсендә сөйлибез икән, мин оялып куйдым. Ил нинди хәерче шартларда көн күрә, пенсионерга өләшкән 5 мең сум аркасында Русиядәге халыкның кереме шулай арта икән… Белмим, моны казаныш диеп буламы?! Росттат инфляция дәрәҗәсе дә кими ди. 2016нчы елда 5,4, ә 2017нче елның гыйнварында ул 5 процент булган. Ә 2015нче елда, исә, 13 процентка җитә язган. Хәзер хакимият инфляцияне 4 процентка гына калдырырга ирешү планы белән яши.

Бу саннарга ышаныр өчен, АЗСлардагы бензин бәяләренең нинди ешлыкта һәм күпмегә алышынуын хисаплау да җитә. Һәм ул рәсми хисапларны расламый. Димәк, рәсми мәгълүматларда чагылган күрсәткечләрне читкә куеп, тирә-якка күз салырга кирәк: тормышыбызда алга китеш – үзгәрешләр сизеләме? Кем ничектер, мин сизмим. Шушы ук газетабыз эшчәнлеге мисалында гына да, эшне оештыру торган саен кыенлаша. Икътисади кризис кына түгел, Русиядә бүген бюрократик вәзгыять тамыр җәя, ныгый, киңәя. Һәртөрле хисаплар, яңа тәртипләр, кагыйдәләр уйлап табыла… Өлгер генә. Русия кичә, бүген һәм, уйлавымча, иртәгә дә, аннан соң да бары тик нефть бәясенә генә ябышып яшәячәк. Менә янымда биналарын арендага биреп акча эшләүче завод-фабрикалар эшләп китсә, «Ай, яй, афәрин Медведев әфәнде, булдыра!» дияр, һәм һәр сүзенә ышаныр идем.

КЕРЕМ АРТА, САТЫП АЛУ КИМИ

Investpoint аналитиклары мәгълүматларына караганда, Русиядә товар әйләнеше 5,2 процентка кимегән. Димәк, кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге кими бара. «Левада-центр»ның гыйнвардагы сораштыруында респондентларның 78 проценты, Русия кризис чоңгылына бата бара, дип саный. Ә сентябрьдә андыйлар 74 процент кына булган.

Керем арта дип мактанабыз, ә сатып алу мөмкинлеге кими бара. Бу бәхәсле күрсәткечләр тагын бер кат рәсми мәгълүматларның реаль тормышны бәяләмәвен күрсәтә. Тормыш күрсәткечләре башка.

ХАЛЫК ИЛНЕ КҮТӘРӘ

Хакимият Совет чоры тәҗрибәсен искә төшереп, займнар чыгармакчы. Шуны халыкка сатып, бюджетны тулыландырмакчы. Займнарга югары керем билгеләнә – еллык 8,5 процент. Эльвира Нәбиуллина вәгъдә иткәнчә, инфляция 4,5 процентта гына кала алса, кешенең реаль табышы 4 процент тирәсе булачак. Ләкин, бүген халыктан җыелган бу акча бюджеттагы тишекне томалауга гына тотылачак. Җитештерү, технологияләрне камилләштерүгә калмаячак ул. Димәк, совет чорындагы займнар сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызырга, җитештерүне җайга салырга булышса, хәзергесендә андый өмет юк.

ЙОМГАК ӨЧЕН:

Бер мәзәк искә төште әле: «Үзбәк ханына килеп зарланганнар, халык ачтан үлә, нишлик?»

Хан аптырап: «Алар ник пылау ашамый?» – дип сораган.

Шул хан дәрәҗәсендә калдык бугай. Телевизордан яхшы тормышны күреп, аның барлыгына ышанып яши башладык, ахыры. Беренче чиратта, аңа түрәләр ышана. Яхшы яшибез бит. Бер проблемасыз.

Медведев шатландырганнан соң кесәмне капшап карадым, акчам артмаган. Сезнеке артканмы, 8 проценткамы?

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Кесәгезне капшагыз, акчагыз 8 процентка артканмы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии