Этләндек, инде дуңгызланмыйк… 

Этләндек, инде дуңгызланмыйк… 

Менә 2018нче ел да соңгы көннәрен саный. Бу быел «Безнең гәҗит»нең соңгы саны. Әле кайчан гына шулай 2017нче елны озаткан идек. Без балачакта өлкәннәрнең сөйләгәннәре хак ахрысы. Хәзер көннәр – сәгать, атналар – көн, айлар – атна, еллар – ай кебек сизелми дә уза да китә. Моны өлкәннәр ахырзаман галәмәте дип өркетә иде.

Кыямәт көне киләдер инде ул. Фән-техника казанышлары, яшәү рәвешебез табигатебезне аяусыз пычрата. Яңадан-яңа төр куркыныч авырулар чыга тора. Аларны моңарчы кулланылган дарулар җиңә алмый. Дөрес яшәмибез, дөньяга, табигатькә карашыбыз дөрес түгел. Без бу дөньяның бар согын сыгарга килгәнбез дә, бездән соң теләсә нишләсен, дигән принципны алга сөрәбез. Таптыйбыз, изәбез. Көчленеке заманы, дип көчсезлеге сизелгәнне кыерсытырга, таларга оялмыйбыз. Җир дигән планетабыз гаделсезлекләр, сугышлар, кан коюлар белән шыплап тулган. Чыдасын, күтәрә генә алсын. Бүген Җиребезне берничә тапкыр юк итәргә сәләтле коралларыбыз бар. Әле һаман коралланабыз. Тынычлыкны бары тик шул корал белән генә саклап калып була дип тамырдан ялгыш фикер белән авырыйбыз. Моның хата гына түгел, җинаять икәнен аңламыйбыз. Җир шарын күчәреннән юк итәргә сәләтле кораллар күпме азык-төлек, кием салым, тыныч тормыш өчен кирәкле җиһазлар, авыруларны җиңә алырлык медицина булдырырга ярдәм итәр иде. Ул чагында, Путин уйлаганча, без 70 – 80гә кадәр генә түгел, 90ны да узып яши алыр идек. Юк, кеше кешегә дошман, сәясәтчеләрнең девизы шул.

БАЙ ЯРЛЫ

Уйлап карасаң, җавап таба алмаслык, баш җитмәслек мәсьәләләр, сораулар чиксез. Әйтик, Русия шул кадәр зур территория биләп, Җир-ана байлыгы өстендә утырып, иң артта калган илләр арасында. Кайбер илләр таш өстендә яшәп тә чәчәк ата. Без һаман да сугыш көтеп, корал белән масаеп яшибез. Миңа бу ошамый. Минем имин, тыныч илдә яшисем килә. Ул илдә минем телем, динем, тормышым эзәрлекләнмәсен иде. Кызганыч, әле бу яктан без масая алмыйбыз. Узып баручы 2018нче ел шул телемне кисү, куркыту, янаулар белән тарих китабына кереп калыр.

2018нче елдагы истәлекле вакыйгаларны санап тормыйм. Газетабызның бүгенге санында ул хакта сүз күп, аңарчы да яздык.

Ә киләчәккә күз салып маташсак, бик оптимистик рухта түгелмен. Төрле дәрәҗәдәге түрәләр дә, быел авыр булды, киләсе ел да җиңел булмас, дип ел саен сөйләргә күнекте… Минем уйлавымча, 2019нчы елда халык пенсия реформасының чын хикмәтен, салым реформасы аркасында бәяләрнең артуын җилкәсендә чынлап торып тоячак. Социаль программалар дип сөйләнүләр, күлне корудан тамчы тамызып саклап калырга тырышуга гына тиң. Әгәр хакимият бүгенге вәзгыятьне, чынбарлыкны тоймаса, киләсе ел үзгәрешләр елы була алмаса, реформаларның файдасы сизелмәсә, 2020нче ел 2019га караганда да кыенрак буласы. Көч структураларының оппозиционерларны эзәрлекләве, кануннарның кырыслана баруы да ярдәм итмәс. Жандарм дәүләте иртәме соңмы һәлакәткә барып чыгачак.

САЛЫМ СӘЯСӘТЕ ДӨРЕС ТҮГЕЛ

«Альфа-Банк» үзенең 4200 клиенты арасында сораштыру үткәргән. Анда катнашучы эшмәкәрләрнең 35 проценты, әгәр алдагы 2–3 елда кануннар үзгәрмәсә, алар үз эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булачак, дип белдергән. Эшмәкәрләрнең 85 проценты бүгенге икътисадый вәзгыять эшмәкәрлек эшчәнлегенә аяк чала, 65 процент алдагы ярты елда икътисадый хәл тагын да начараячак кына, дигән. Моңа НДСның арттырылуы, рубльнең дәрәҗәсен югалта баруы, инфляция сәбәпче. Бизнесны тоткарлаучы төп сәбәп – салымнарның югары булуы. Эшчәнлекне җәелдерү өчен финанс җитмәү, башлыча салымнарның дөрес билгеләнмәвенә бәйле, дип саный алар. Бүгенге салым системасы эре эшмәкәрлек, гигант ширкәтләр өчен генә уңайлы. Аларның барысы да диярлек табигый байлыклар белән эш итә, һәм җитәкчеләре дә Кремльгә якын кешеләр. Ә урта эшмәкәрлек көчсезләнсә, ил икътисады бөтенләй көрчеккә терәләчәк.

ТИК ТОРГАНДА УТЫРТЫРГА МӨМКИННӘР

Абсурд эшләр белән судлар тулы. Әнә 2017нче елда гына да интернетта социаль челтәрләрдә ниндидер репликаларга бәя биргән яки аны күчергән өчен меңгә якын җинаять эше кузгатылган. Җинаять кодексының 282нче матдәсе ул. Путин күрсәтмәсе белән бу канун яңадан каралды. Хәзер ул җинаять җаваплылыгы белән янамый, бары тик административ җаваплылык кына каралган. Аның буенча штраф салып, 15 тәүлеккә ябып куярга мөмкиннәр үзе. Ә инде тагын кабатланса, җәза катгый буласы. Бу хөкемнәрне аек баштан кабул итеп булмый, ул интернетта постларны язган өчен түгел, кемнекендер бәяләгән өчен бит… Димәк, интернетта ни укыйсыңны, нигә бәя бирәсеңне аек акыл белән уйларга кирәк. Бу канун башкача уйлаучыларны сайлап хөкем итәргә бик кулай. Алга таба, аеруча журналистларга кыен буласы. Хәзер бит хакимиятне тәнкыйтьләсәң дә, сине җаваплылык көтә.

ЯШЬЛӘР РИЗА ТҮГЕЛ

Шөрепләрне ничек кенә ныграк борырга тырышсалар да, ташкынны туктату җиңел түгел. Алла сакласын, сугышлар гына булмасын, барына да түзәрбез, дип яшәүче өлкәннәр сирәгәя бара. Ә алмашка яшьләр килә. Аларда инде патриотик хисләр икенче төрле. Алар күбрәк суыткычта ни барлыгы турында уйлый. Үсмерләрне митингка җәлеп иткәннәргә катгый җәзалар тәгаенләнсә дә, бу процессны туктатып булмаячак. Мисал өчен Татарстанда бүген 16–17 яшьлек һәр икенче үсмер протест акцияләрендә катнашырга әзер. Быел андыйлар март аеннан декабрьгә кадәр 39 проценттан 47 процентка җиткән. Әлеге нәтиҗәләрне «Электораль технологияләр платформасы» ширкәте телефон аша Татарстанның 119 авылы, 6 шәһәрендә яшәүче 800 кешегә шалтыратып белешкән. Яшьләрне беренче чиратта, экологиянең начараюы, ил эчендә тәртипсезлек борчый икән.

Мин митинглар, тәртипсезлек, фетнәләр яклы түгел. Ләкин хакимият бу тикшеренүләр нәтиҗәләрен санга сукмаса, ниләр булу ихтималын күз алдына китерә алмыйм. Әлегә үзгәрешләр булыр дип тә фаразламыйм. Путин чираттагы матбугат конференциясен үткәрде. Һәм мин анда беренче тапкыр ишетелә торган яңалык-фикер ишетмәдем. Матбугат конференциясенә җыелган журналистларны да, барыннан да бигрәк, Путинның кайчан өйләнәчәге, шәхси тормышы кызыксындыра. Мине, шәхсән, ул кызыксындырмый, Русия атлы ватаныбызның кайчан чәчәк атачагы, капиталның чит илгә агылуының кайчан тукталачагы, медицина, мәгариф темалары, телемнең язмышы борчый. Авыруларны бары тик чит илләр клиникаларында гына аякка бастырып булуы, моның өчен тиенләп акча җыелуы хурландыра. Патриотизм турында сөйләүче чиновникларның, журналистларның чит илләрдә виллалары булуы, төчкерсәләр дә чит ил клиникаларына барып дәваланулары, ял итүләре кыенсындыра. Мине больницалардагы озын чиратлар, даруларның кыйммәтлеге, авыруларның артуы төшенкелеккә бирелдерә. Бүгенге тормыш бу төшенкелекне тагын да тирәнәйтә генә. Быел гына да берничә бик якын кешемне югалттым. Аларның берсе дә пенсия яшенә җитә алмады. Кая 65 яшь турында уйлау…

БЕЗ РЕАЛЬ ТОРМЫШНЫ СУРӘТЛИБЕЗ

Тормышның үзәгендә кайнап «Безнең гәҗит» чын халәтебезне «ничек бар – шулай чагылдырырга» тырышып яши. Безне түрәләр даирәләрендә оппозицион басма, минем үземне оппозиционер, дип шәрехләргә тырышалар. Тик кемгә, ничек оппозиция булганымны гына аңлатып бирә алмыйлар. «Безнең гәҗит» оппозиция түгел, ул реаль тормышны, дөреслекне җиткерүче басма. Әгәр шул дөреслекне яшерергә тырышучы, хилаф эшләр белән шөгыльләнүче, мине оппозиция дип атарга тели икән, ул хаклы. Әйе, без коррупциягә, гаделсезлекләргә оппозициядә торабыз. Әнә шуңа да кайбер районнарда «Безнең гәҗит»кә язылуда каршылыклар тудыралар. Кайбер хакимнәр газетабызга яздырмаска турыдан-туры күрсәтмә бирәләр. Кызганыч, кемнәр, кайда икәнен белсәк тә, әлегә дәлилли алу кыенрак, халык барыннан да куркып яши, шаһитлык итә алмыйлар. Ләкин кайчан да булса бер, андый түрәләрне без җинаять җаваплылыгына да тарта алырбыз дип уйлыйм. Шуңа күрә безнең белән эш иткәндә саграк булырга киңәш итәм. Тәнкыйтебез ошамый икән, матур эшләгез, эшегезне дөрес оештырыгыз, чатаклыклар булмасын. Ә без мактап, сезнең уңышларга сөенеп язарбыз…

2019нчы елга килгәндә, инде тормыш киеренкелегенә, хакимнәрнең яратмавына, почтаның бик начар эшләвенә карамастан, без тиражыбызны саклап кала алдык. Почта дигәннән, безнең һәр көнебез берничә абунәчебезнең югалган газетасын эзләп үтә. Почтаның шулай начар эшләве, Татарстан почтасының мөстәкыйльлеген югалтып, Мәскәү астында эшли башлавыннан соң башланды. Элек «Татарстан Почтасы» табыш алып эшли торган коллектив иде. Газеталар да вакытында һәм тиешенчә таратылды. Ә Мәскәүгә күчкәч почтаның таркалуы башланды. Бүген район газеталарына яздыру да бары тик Мәскәү аша гына бит. Шулай Мәскәү телебезне кисә, салымнарыбызны үзенә ала. Бу гаделсезлекнең тагын бер мисалы. «Власть вертикале» илне таркатуга алып килмәгәе.

P.S. Кемдер безнең белән саубуллашадыр. Һәркемнең үз сәбәбе: кемгәдер без ошамыйбыздыр, кемнедер почтаның начар эшләве гайрәтен чигергәндер. Ни генә булса да, озакка аерылышмабыз, дип уйлыйм.

Безнең белән аерылмаган абунәчеләребезгә рәхмәт белдерәбез, ышанычыгызны алга таба да акларбыз, дип ышандырам һәм киләсе елда күрешкәнчегә кадәр дип саубуллашам.

Яңа ел белән кадерле дусларыбыз. Гороскопларны санга сукмыйм. Ләкин Эт елында этләнергә туры килде, инде алдагы елда дуңгызланырга язмасын!!!

Һәркайсыбызга исәнлек, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии