- 27.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №47 (28 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Газетабызның узган санында, «Ильич сагындыра…» (№46, 21 ноябрь, 2012 ел) мәкаләсендә, Искәндәр Сираҗиның хәзер торгынлык чоры дип исемләнгән Брежнев вакытларын сагынуы укучыларыбызны битараф калдырмады. Интернет сәхифәбездә дә тиз арада иң күп һәм кайнар бәхәс тудырган мәкалә булды ул. Берәүләр Искәндәрне гаепләргә ашыкты, янәсе Совет чорында җәяү йөргәнбез, бар нәрсә дефицит булган, кешенең кадере булмаган. Икенчеләре Искәндәр белән килешә. Дөресен әйтәм, мин дә сагынам бүген шушы чорны. Белорус урманында «өч борынга кереп» СССР дип аталган державаны мәмләкәтләргә аерып, үзләренә канәфи булдырган өчлек – Русия Президенты Ельцин, Белорус Югары Советы рәисе Шушкевич һәм Украина башлыгы Кравчук Бөтенсоюз халкы референдумы фикеренә төкереп, картадан СССР дигән илне сызып ташлады. Тарих әле аларга тиешле бәясен еллар үткәч чынлап та бирер. Һәрхәлдә, минем карашымда бу шәхесләр геройлар һәм коручылар түгел.
ШОВИНИЗМ ӨРӘГЕ
Инде Русияне дә шушы СССР язмышы көтми микән, дип еш уйланам соңгы арада. Чөнки минем кебек үткәнне сагынучылар көннән-көн арта бара. Алар бүгенге вәзгыять белән килешми, үзләренең икътисадый һәм милли мәнфәгатьләренең торган саен кысыла баруына гаҗизләнә. Әнә бит татарымны, һәм үзен россиянин дип атарга мәҗбүр булган башка халыкларны яңа сюрприз көтә.
Русия Дәүләт Думасы татарларның һәм күп санлы башка халыкларның тамырына балта чаба торган канун кабул итеп ята. Әгәр Мәгариф турындагы яңа закон гамәлгә куелса, балаларым татар телен мәктәптә үзләре теләсә генә укыячак. Ул урыс телендә генә аралашачак. Һәм бу закон, «кимсетелгән, кыерсытылган», үз ана телен бик кыенлык белән генә өйрәнүче, чөнки өйрәнер өчен шартлар таба алмый «изаланучы» урыс халкын, ниһаять, яклаячак, диләр. Тик мин бүген урыс кешесенең мәнфәгатьләре чикләнә дигән гаепне ишеткәч, сүзсез һәм өнсез калам. Кайда, ничек һәм кем тарафыннан чикләнә?! Көн-төн сөйләп торучы шыбырдаган телеканаллары, радиолары, газеталары юкмы урысның?! Мәктәпләрен ябып татарга әйләндерәләрме? Имтиханнарны татарча бирдертәләрме, белем дәрәҗәсен татар телендә тикшерәләрме? Юк, бүген Русия буйлап шовинизм шәүләсе-өрәге генә түгел, инде дөп-дөп басып фашизмның җисеме атлый. Максат бер – Русиядә бер тел, бер масса гына калырга тиеш. Урыс телле россиянин булачак минем балалар. Мәскәү Кремлендәгеләр, урыс шовинистлары ятса-торса шул хакта хыяллана. Төшләрендә дә татарның бүгенгәчә исән булуына, әлегәчә татарча сөйләшүенә өшенеп, бастырылып уяналардыр да, тиз генә, «Каравыл, урыслар кысыла», дип кычкырырга трибуна эзләп чаба торганнардыр.
Әле минем Конституциям бар. Анда «Русиядә туган телләрне өйрәнү һәм укыту төбәк кануннары белән билгеләнә һәм тәртипкә салына», диелгән. Ә яңа мәгариф кануны төкерә бу Конституциядәге маддәгә! Хәер бераздан Конституциянең бу матдәсен дә печеп куярга күп сорамаслар.
СОВЕТ ЧОРЫНДА ФАКУЛЬТАТИВ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТТЫМ
Тиздән, мәктәпләребездә татар теле бетәр. Минем туган авылымда да татар баласы татар телен теләсә укыр, теләмәсә – юк. Мин факультатив укуның ни икәнен беләм. Өстә сагынган Брежнев чорында Чаллыдагы 20нче урыс мәктәбендә татар теле укыттым. Ул чакта да мәҗбүри түгел иде татар теле. Атнага 2 дәрес иде ул. Берсе – «нулевой» дип аталганы – иртәнге 7 сәгать 15 минутта, башка бәхетле милләтләр мәктәпкә килгәнче башлана, йә дәрестән соң 7нче дәрес итеп билгеләнә. Ә икенчесе… башкалар физкультурага чапканда, минем кабинетка кереп утыра. Тукай теленә башкача вакыт юк. Безгә, татар теле укытучыларына үз балаларыбызны, сыйныфлары ишек төбендә көтеп торып, үгетләп, сафка тезеп алып керергә туры килә иде. Балада әле үзаң җитми. Аңа мәҗбүрилек тә булырга тиеш. Аның белем алу урынына урыс теллеләргә ияреп уйныйсы, туп тибәсе килә. Ә монда ана теле дип баш катыралар. Иң сөймәгән теленә әйләнде дә инде ул чакта баланың. Әнә ана теле булмаганнарга рәхәт ич…
Тик мәктәпне татарчадан тыйган закон юк иде ул чакта. Татар сыйныфлары акрынлап бетте, чөнки ата-аналар балаларын урысча укытырга теләде. Авылларда балалар татарча укыды, бала татар булып калды әле, ә шәһәрләрдә урыслашты. Әле дә хәтеремдә, 5нче сыйныфта бер малай минем дәрестә бик яхшы укый. Гел 5ле тезәм моңа (башкаларга да күңелләре сүрелмәсен дип 3ле кую юк иде анысы), шунда бу торып басты да: «Миңа 5ле куймагыз, алайса әти орыша», – ди. Аптырап калдым. Баксаң, бу бала җәйләрен авылда әбисендә үткәрә, шуңа татарчасы яхшы икән. Әбисе барын да өйрәтә, ә менә башка фәннәрдән ул көчкә тырмаша. Тегеләреннән 3ле булгач, татар теленнән 5ле алып кайтсаң, эләгә малай актыгына… Менә шундый ата-аналар аркасында татар мәктәпләре ябылды ул чакта. Мәскәү күрсәтмә бирмәде, мондый маңкортлар үсеше өчен кызыксындыру чаралары белән шартлар гына булдырды. Ә бүген шартлары да бар, һәм тыюлары, приказлары да җитәрлек. Менә шуңа күрә дә мин СССРны сагынып искә алам. Үлгән сыер сөтле була принцибыннан гына түгел. Өстә әйтелгән юлсызлык, кеше кадере булмау, дефицит, җитмәүчелек интектерде дисезме? Ә бүген хөрлекме? Бүген минем кебек өстенә кияргә дә рәтле киеме булмаган ятим үсмер, чи татар мәктәбе аттестаты тотып берүзе чыгып китеп, югары уку йортына барып керә аламы? Элек ала иде, ә бүген дә була дисәгез, әкият сөйләмә, диячәкмен.
МИНЕМ ТЕЛЕМ ЯЗМЫШЫН ТАТАРЧА БЕЛМӘҮЧЕЛӘР ХӘЛ ИТӘ
Иманым камил, Дәүләт Думасы милләтләрнең үз телләренә хокукын чикләгән законны тиз арада кабул итеп куячак. Бүген РФ Дәүләт Думасында милләтләр эшләре комитетында мәгариф, тел сәясәте мәсьәләләрен тикшерүче шура төзелде. Аны мәгълүм шәхес җитәкли. Казанга килеп, әле республикабызда татар мәктәпләренең булуына шаккаткан, балаларның татар телен өйрәнүендә Русиянең таркалу куркынычын күреп коты алынган ханым, Русия Милли мәгариф мәсьәләләре институты директоры Ольга Артеменко ул. Шурага милли республикалардан да экспертлар җыелды. Бездән исә, 2 зур «белгеч» эшли. «Татарстан ваһһабчылар, экстремистлар төбәге» дип уңга-сулга гайбәт чәчүче ислам «галиме» – Рәис Сөләйманов һәм Татарстанда татар телен укытуга каршы көрәшүче – Александр Салагаев. Башка республикалардан да нәкъ менә шундый «даһи белгеч»ләр милли мәсьәләне хәл итә. Болар минем татарым өчен борчыламы, дип сорарсыз. Гомумән Думабыз борчыламы? Безне ишетәләрме?
– Бу киңәшмәнең максаты Русиядә милли сәясәт турында моңа кадәр каралган һәм кабул ителгән карарларның дәвамы булып тора. Аның башы 309нчы кануннан башланган иде. Аннан соң Русия мәгариф министрлыгы фәрманы белән БДИне бары тик рус телендә генә тапшыру ныгытылды. Инде Русиянең милли сәясәт стратегиясе проекты чыкты. Болар һәммәсе дә милләтләрнең хокукларын киметү, кысу өчен эшләнгән документлар. Болар берсе дә күп милләтле Русиянең милли сәясәтен алга җибәрми, милләт кайгысын кайгыртмый. Бу белгечләр шурасы карары да шушы юнәлештә эшләнгән бер адым булып тора, – дип белдерде Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев «Азатлык» радиосына. Аның сүзләренчә, Мәскәүгә татар телен укытуга каршы булганнарны гына сайлап җыйганнар.
– Анда рус телен генә яклаучы, аны күбрәк укытырга кирәк дип чыгыш ясаучы ата-аналар катнашкан. Бер 30-40 кеше урыс телен яклап урамнарга чыккан иде, менә шулар арасыннан сайлап чакырганнар. Ә бездә бит ата-аналар алар гына түгел. Моңа кадәр меңәрләгән ата-ана Русия Президентына да, Думага да Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә үткәрергә ярамый, аны милли телләрдә бирү кирәк дип мөрәҗәгать иткән иде. Нишләп бу утырышка аларның берсе дә чакырылмаган? Татарстан дәүләт шурасыннан Русия Думасына туган телләрне үстерергә кирәк, милли төбәк компонентын бетерергә ярамый дип ничәмә-ничә мәртәбә мөрәҗәгать иттек. Нишләп алар ата-аналарны һәм шушы фикерне хуплаган дәүләт шурасы депутатларын чакырмаган? Бу бик тенденциоз үткәрелгән киңәшмә дип саныйм. Без үз фикеребезне Русия Думасына җиткерәчәкбез. Моңа кадәр Русия Конституциясе нигезендә эшләдек һәм киләчәктә дә шулай булачак, – ди ул.
Вәлиев сүзләренчә, Русиядә телләрне кысу сәясәтенең дәвам итүе, әлеге белгечләр шурасының тәкъдимнәре шушы арада Татарстан белгечләрен, юристларны чакырып Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралачак. Телләргә мөнәсәбәт үзгәрмәсә, белгечләр шурасының фикерләре канун кыяфәтенә керә башласа, башка милли республикаларның вәкилләрен дә чакырып зуррак киңәшмә үткәрелергә дә мөмкин.
Әмма соңармабызмы?! Закон проекты инде икенче укылышка әзерләнә. Әле чын-чынлап сикереп торып чәчрәп чыкканыбыз юк. Шушы Разил Вәлиев белдерүен исәпкә алмаганда.
ТЕЛНЕ ЯКЛАП ПИКЕТКА
Бик аз санда калган милли хәрәкәт кенә пошына бу хәлгә. 1 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Казанда Бауман урамындагы сәгать янында «Азатлык» татар яшьләре берлеге – татар телен, аны мәҗбүри укытуны яклап – пикет оештырачак. Бу әлегә пикет кына. Канун кабул ителсә, митинглар да оештырырбыз, дип белдерә һәм милләттәшләрне урамга чакыра әлеге яшьләр хәрәкәте лидеры Наил Нәбиуллин. Шушындый ук пикетлар шул ук вакытта Уфада «Күк бүре» башкорт оешмасы һәм чуаш милләтчеләре тарафыннан да оештырыласы икән.
РӘСМИ КАЗАН НИШЛИ?
Әлегә дәшми. Һәрхәлдә, мин ишетмәдем. Чөнки вакытыбыз да юк бит. Әнә депутатларыбыз латин графикасы белән мәшгуль. Мәскәүнең латинны тыйган хөкеменең срогы чыккан икән. Тик бүген кирәк микән инде безгә графика белән маташу, соңармадыкмы?! Мәскәү бу юлы дәшми, бу юлы латин алфавиты Русиянең бөтенлегенә куркыныч тудырмый ахыры. Сере гади, болай да телсез калачак милләтне, авыр вакытында алфавиты белән дә бутасаң, язма теле үләчәк… Аннан сөйләменә дә күп калмый.
«ЧАПЛАШКА ТЕЛЕ» БЕТӘР
Моңарчы Мәскәү ни әйтсә шуңа күнеп килдек. Йотачакбыз яңа законын да. Йоттык бит моңарчы. Тел яшерүебез телсезлеккә китерә дә инде. Мәскәү тотса якаң, дигән гыйбарә чынлап чынга аша ахыры. Мәскәү һәрбер татарның, башкортның, чуашның, мариның… Русияне үзенең ватаны дип санаган йөзләгән милләт вәкиленең, ничек кирәк, шулай якасыннан селкеп җилтерәтә: үз телеңне оныт, синең ватаның урысныкы, һәм син монда беркем түгел, сөйләшмә «на своем каля-валя»… «Чаплашкалар теле»н «немедленно» бетерергә кирәк!
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Мәскәү инде чынлап тота яканы ,
Комментарии