Халыкның реаль керемен күтәрергә! Путин тагын шулай кушты

Халыкның реаль керемен күтәрергә! Путин тагын шулай кушты

АЗ АШЫЙБЫЗ

Русиялеләр көндәлек азык-төлекне азрак куллана башлаган, дип нәтиҗә чыгарган «Тинькофф Data» аналитиклары. Алар яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашауны – 30-60, итне – 25, икмәк-күмәч ризыкларын куллануны 40 процентка киметкән. Шул ук вакытта 13 миллион кешенең чыгымнарын тикшереп, алар беренче кварталда азык-төлеккә, кием-салымга, көндәлек кирәкле көнкүреш хезмәтенә чыгымнарның 18 процентка артуын ачыклаган. Шулай ук дәүләт салымнары, штрафлар өчен түләүләр арткан.

«Известия» хәбәренчә, халык алманы елдан-ел – 60, кишер, әфлисун, кәбестә һәм икмәк-күмәч ризыкларын – 40, бәрәңгене – 30, он, сыер һәм дуңгыз итен 25 процентка азрак сатып ала башлаган. Белгечләр фикеренчә, моның төп сәбәбе – инфляция.

Элегрәк FinExpertiza халыкара аудит-консалтинг челтәре, март аенда Русиядә социаль әһәмиятле продуктларга бәя еллык күрсәткечкә әйләндергәндә 15,6 процентка күтәрелде, бу рәсми статистикага караганда 3 тапкыр югарырак, дип белдергән иде.

КЕМ БӘХЕТЛЕ?

Ә халык үзе канәгатьме соң, әллә үзәк ТВлардан күрсәтелгән матур тормышка сокланып, шуңа ышанып бәхетле итеп хис итәме үзен? Бу сорауга җавапны «Открытие» банкы аналитиклары эзләгән. РИА «Новости» хәбәренә караганда, русиялеләрнең бары тик 11 процентын гына үз хезмәт хаклары канәгатьләндерә. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең өчтән бере 50–80 мең сумлык хезмәт хакына риза. Тикшерүләр күрсәткәнчә, илебезнең 70 процент халкы гына даими эш урынлы икән.

Респондентларның 11%ы уртача тормыш өчен 50 мең сум да җитә дип уйлый. Ә менә калганнар 80 – 120 мең (28%), 120 – 200 мең (15%) һәм 200 мең сумнан да югарырак (9%) хезмәт хакы турында хыяллана. 75 процент русияле, гомумән, үз керемнәре белән канәгать түгел.

Инде бәхетлеләр кайсы төбәктә күбрәк дигән сорауга килгәндә, социаль икътисадый һәм икътисадый үсеш ягыннан узган ел беренче урынны Мәскәү алган. Икенче урында Төмән, рейтингта өченче – Ленинград өлкәсе. «Известия» шундый мәгълүматлар китерә. Башкортстан белән Татарстан бу исемлектә 25леккә генә эләгә алган, анда да койрыкта – 22нче һәм 23нче урыннарны бүлешкәннәр.

ЮЛЛАНМА ЮЛЛАНДЫ

Менә шундый бик үк куандырмый торган статистика, шөбһәләндерә торган фаразлар фонында Русия Президенты Владимир Путин чираттагы юлламасын юллады. Аны шактый көттек. Хәер, инде күнегелгәнчә, аннан яңалык көтмәдек тә. Халыкның социаль хәлен яхшыртырга, реаль керемнәрен арттырырга, дигән директиваны чираттагы тапкыр кабул итеп алдык. Чираттагы тапкыр чакыру, әмма статистика президентны тыңламый. Өстә телгә алынганча, ул халыкның тормыш дәрәҗәсен, яшәү сыйфатын кимерә бара. Статистлар хәерчелек чигендә яшәүчеләрнең санын киметер өчен санау алымнарын төрлечә уйлап, статистиканы җайларга тырышсалар да, реаль чынбарлык башка шул. Әнә бәяләр арта, кеше чыгымнарын барлый, кибеттән элеккечә сумка тутырып түгел, азрак ашамлык төяп чыга. Бәяләре бик нык артып баручы көнкүреш техникасын әйткән дә юк. Шуңамы Росстат русиялеләрнең реаль керемнәре турындагы беренче квартал нәтиҗәләрен гадәттәгечә 20нче апрельгә, юлламадан иртәрәк игълан итмәде. Һәм мин фаразлыйм, ул мактанырлык булмас. Өстәвенә коронавирус пандемиясе чигенергә уйламый. Ул болай да җиңел булмаган тормышны тагын да мөшкелләндерәчәк.

ПЕНСИОНЕРЛАРГА ИГЪТИБАР ЮК…

Путин юлламасын пенсионерлар көтте, тик алар турында сүз әйтелмәде. Үзләрен кимсетелгән санаучы эшләүче пенсионерлар турында да ләм-мим. Андый пенсионерларның да пенсиясен индексацияләү турында сүз йөри. Путин хөкүмәткә бу мәсьәләне эшләргә дә фәрман биргән иде. Әмма бу казнага берничә миллиард сумга төшәчәк. Путин шуңа да әлегә бу хакта дәшмәскә уйлагандыр. Балаларга пособиеләр казнага арзангарак чыга һәм нәтиҗәлерәк тә күренә, дидеме сайлаулар алдыннан. Әллә инде пенсионерлар болай да ипле ректорат, сайлауларны кирәгенчә сайлый, диделәрме?! Бәлкем сайлаулар якынлашканда пенсионерларга да нидер вәгъдә ителер. Барын да чәчеп атасы түгел… Быел сентябрьдә сайлаулар үтәсе бит. Димәк, халыкны сөендерә торган яңалыклар булырга мөмкин. Әмма ни генә вәгъдә ителсә дә, бер тапкыр түләнә торган пособиеләр, компенсацияләр халыкның тормыш сыйфатын күтәрә алмый инде ул.

АЛДА КАНИКУЛ

Халыкның күпчелеге Путинның майның беренче ун көнен ял дип игълан итүен шатланып каршы алды. Кемнең ял итәсе килмәсен, бигрәк тә язгы табигать кочагында?! Әмма бизнес җәмәгатьчелеге генә бу яңалыкка шатланмый. Чөнки бюджет оешмасындагыларга түләүле мәҗбүри яллар берни түгел, ә менә көнлекче эшмәкәрләргә ул нык зыянга. Узган елгы ябылулардан да әле исәңгерәп бетә алмый бизнес. Аксак бизнес илнең дә чабуыннан тарта, өстәвенә салым системасы мөкәммәл булудан ерак, законнар эшне гадиләштерми, киресенчә, катлауландыра гына.

АВЫЗЛЫКЛАНЫРБЫЗ

Алга таба халык арасында да ризасызлык артачак кына. Митингларга ябырылып чыкмасалар да, бүген канәгатьсезлекне һәркайда ишетергә, сизәргә мөмкин. Матур тормыш турында сөйләүче телевизор түгел, суыткычның мөһимлеген халык торган саен яхшырак аңлаячак. Димәк, ризасызлыкны тамырыннан балта белән чаба торган шартлары да кирәк булачак. Безнең үзебезнең үрнәк булырлык дусларыбыз бар, без дә кемнәндер үрнәк алабыз. Мәсәлән, Беларусь. Узган ел сайлаулардан соң гөжләгән Беларусь Путин ярдәме белән генә алышынмый калды. Инде менә анда урам митинглары турында сөйләгән журналистларны да шул акцияләрдә катнашучыларга тиңләмәкчеләр. Озакламый Русиядә дә шундый канун булыр, шикләнмим. Бүген үк редакция йөкләмәсе белән урам чараларында эшләгән журналистларны тоткарлыйлар бит. Журналистларны махсус киемнәре, тамгалары булуга карамастан, башкалар белән беррәттән дөмбәслиләр дә. Һәм монда бар да канунлы, дигән җаваплар алына.

ЭКСТРЕМИСТ БУЛМАГАЕК

Коррупция очракларын фаш иткән оешма – Русия хакимияте тарафыннан Ят агент дип тамгаланган Коррупциягә каршы көрәш фонды инде экстремист та буласы. Юкса, әлеге фонд тикшергән очракларда яла ягылган икән, канун нигезендә ул хөкемгә тартыла ала. Димәк, коррупциянең чәчәк атуы турында сөйләү үзе бүген бездә экстремистик эшчәнлек дип бәяләнә икән. Бу инде, безнең нинди җәмгыятьтә яшәвебезне тасвирлап бирә торган яңалык.

Кыскасы, бүген мин бу мәкаләмне яза да, бастыра да алам, әмма алга таба ни буласын әйтә алмыйм. Шул ук вакытта, Фәндәс, Рөстәм кебекләр, ниндидер, мин аңламаган дөреслекне эзләүчеләр дә безне әллә нинди, моның булуы мөмкин дип уйлап та карый алмаган гөнаһларда гаепли. Монысы турында инде 7нче биттән укыгыз.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

P.S. Әле бөек Тукаебызны искә алабыз. Аның иҗатына кабат-кабат кайтабыз. Мин уйга калдым, әгәр дөньялар шулай барса, тезгеннәр тагын да кысылса, Тукайның иҗаты да тыелмасмы? Анда бит шактый кискен фикерләр бар… Менә сезгә бер шигырен тәкъдим итәм. Ул инде патша Русиясе чорында ук «нежелательно» дигән исемлектә булган.

Тотса мәскәүләр якаң!

Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң?
Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?

Сыймас идең киң җиһанга, малыңа мәгърур булып;
Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң.

«Типтереп» йөрдең тәтәйләрдә, театрны сүгеп;
«Нет, князь, постой!» – диярләр, тотса мәскәүләр якаң.

Әйләнәңдә әйләнеп йөргән монафикъ муллалар
Әйләнеп тә карамаслар, тотса мәскәүләр якаң.

Яшьләр өстеннән донос илткәндә яхшы «дустларың»,
Бел, үзеңнүк яптырырлар, тотса мәскәүләр якаң.

Бел, хәзер дөнья кяфергә һәм сиңа җәннәт әле;
«Мөэминә зиндан» булыр ул, тотса мәскәүләр якаң!

Тыңламасаң бу нәсыйхәтне, язу бушка фәкать;
Эш үтәр бит тыңласаң да, тотса мәскәүләр якаң.

Комментарии