Газеталарыбызга арзанга язылып була

Газеталарыбызга арзанга язылып була

Соңга кала күрмә, дип кисәтәбез укучыларыбызны. Исегезгә төшерәбез, 2нче декабрьдән 12нче декабрьгә кадәр генә газеталарыбызга ташламалы хактан язылып калып була. Бары шушы вакытта гына киләсе елның беренче яртысына язылу башка вакытка караганда 13әр процентка кадәр арзанрак.

Редакциябез 3 газета нәшер итә. Айга бер тапкыр 16 битле булып чыгучы «Серләр гәҗите» (язылу индексы: П3322) һәм «Шифалы гәҗит» (инд.: П3321), атна саен чыгучы «Безнең гәҗит» (Индексы: П2559).

«Серләр гәҗите» укучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән мавыктыргыч хикәя-повестьлар, аларның эч серләре, гыйбрәтле язмышлар турында сөйли. «Шифалы гәҗит» сәламәт булу серләрен җиткерүче, халык медицинасы, бакча үстерү һәм башка көндәлек киңәшләр турында сөйләүче басма булса, «Безнең гәҗит» ил-көн яңалыкларын җиткерә, рәнҗетелгәннәрне яклый, чын тормышны тасвирлый.

2 – 12нче декабрьдә абунәче ункөнлегендә «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»кә 2020нче елның беренче яртысына ЯЗЫЛУ ХАКЫ 88 СУМГА АРЗАНРАК – 640 СУМ 98 тиен (башка вакытта 6 айга язылу хакы 729 сум), «ШИФАЛЫ ГӘҖИТ» БЕЛӘН «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»нә 6 АЙГА – 249 сум урынына 220 СУМ 86 тиен. Уңайлы форсатны кулдан ычкындырмаска киңәш итәбез.

Интернетта «Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсе http://beznen.ru аша да язылырга мөмкин.

Язылуда проблемалар туса, шалтыратыгыз: 239-03-53, кесә телефоны – 89270390353. Газеталарыбызга арзанга язылып була, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии