- 26.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №46 (23 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Русия Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш буенча Баш идарәсе башлыгы Денис Сугробовdp.ru аша белдергәнчә, Русиядә ришвәтнең уртача тарифы 100 тапкыр арткан. Хәзер ул 3 млн сумга җиткән. Бу –хакимиятнең коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәсе. Узган ел гына әле «откат»ның хакы 30 мең сум тирәсе булган.
2011нче елның 20нче апрелендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән ришвәт өчен штраф җәзасы эшли башлады. Штраф күләме ришвәт күләменнән 80-100 тапкыр югарырак булырга мөмкин. Әмма 500 млн сумны уза алмый. Ләкин ул төрмә хөкемен штраф белән алыштыру мөмкинлеген бирде.
Русия Президенты Дмитрий Медведев фикеренчә, бу закон коррупционерларны өркетергә тиеш иде. Киресенчә килеп чыкты: ришвәтчеләр бәяне генә күтәрде.
Димәк, әле яңа гына тотылган Лаеш, Югары Ослан районнарының элекке башлыгы Тимофеевның да төрмәдән котылып калу җае бар. Бәлки, ул алган 5 млн сумны 100гә кадәр үк тапкырлап та тормаслар… Хәер, тапкырланса да, кара көнгә саклап куйган запасы җитәрлектер котылырга. Бу кеше турында без күп тапкырлар яздык. Тәфсилле язма 2 ноябрьдә чыкты («Башлыкның башына җиттеләр»).
СӨЙЛӘШЕП ҮТӘ КӨРӘШ
Бүген Русиядә ришвәтчелеккә каршы көрәшәбез. Түрәләр журналистлардан да гел ярдәм сорый. Киңәшмәләр, семинарлар үтә. Менә шундый семинарларның берсендә мин дә катнаштым. Анда Татарстан Югары һәм арбитраж судлары рәисләре урынбасарлары һәм… ТВЦ телеканалында барган «Момент истины» телетапшыруы авторы Андрей Караулов катнашты. Судьялар журналистлык тикшерүләрен алып барганда үз ведомстволарының ярдәме турында сөйләргә өлгермәде, Карауловның катнашуы аның бенефисына әйләнде… Очрашуга килгән хөкемдарлар ник килгәннәренә аптырап утырды бугай.
Матур сөйли Андрей Караулов. Шушы яшенә җитеп үз туган көннәренә дә тамада чакырганы юк икән. Үзе тамада. Һәм шул сәләтен безнең алда да раслады.
Баксаң, Русиядә бар жуликлар коммунистлар фиркасендә икән. Караулов, берничә ел элек төшергән фильмын Мәскәүдән алып кайтып күрсәткәч, шулай уйладым. Зюганов һәм аның командасы чиста түгелдер, ә башкалар? Шушы сорауны ишеткәч, Караулов, яхшы сорау, диде, Жириновский турында бер ике кәлимә сүз һәм элеккеге РОСАТОМ башлыгы Адамовны утыртканын әйтте дә, тагын Зюгановка күчте. Никтер ул, безне Зюганов дип уйладымы, «Господин Зюганов, минем сорауларыма җавап бир!» дип залга, ягъни безгә карап кат-кат мөрәҗәгать итте. Әле Караулов әфәнде Путинның тормышы, биографиясе турында күзләрдән яшь чыгарырлык бәяннәр белә икән. Әмма ул батырлыклар әкиятләргә охшап тора… Никтер ышандырмый. Әйбәт ялый, дисәм, дорфа чыгар, әйтмим…
Кыскасы, 4нче декабрь сайлаулары алдыннан журналистларның миләрен тагын бер кат юдыртып алу өчен махсус сәбәп табып оештырылган семинар дип кабул иткәндер бу җыенны журналистлар. Һәрхәлдә, мин шулай уйладым. Мине дә чакырган Татмедиага рәхмәт әйтеп, эшлекле сөйләшүгә өметләнеп барган идем. Коррупциядән иң беренче чиратта гади халык интегә бит, аннан арына алсак, яшәү күпкә җиңелрәк булыр иде.
АЛАЛАР ДА, БИРӘЛӘР ДӘ
Хәер, борчылырлык сәбәп юк кебек. Баксаң, быел ришвәт буенча Татарстан Югары судында нибары 5 кенә эш каралган. Узган ел ул 59 булган. Бу статистикага ышансаң, чынлап та бар да әйбәт тоела. Әмма… Таныш белешләрегездән сораштырыгыз, үзегез үк, алдашмый әйтегез: ришвәт биргәнегез, я алганыгыз юкмы? Алганнар азрактыр, ә менә бирмәгәннәр бар микән?!
Ришвәтчелек буенча Русия дөнья күләмендә дә «алдынгы»: Transparency International халыкара оешмасы мәгълүматлары буенча, без Кытай һәм Мексика белән янәшә. Безнекеләр хәтта коррупция буенча үз тәҗрибәләрен чит илгә дә тарата. Шул рәвешле, сәламәт көндәшлекне авыр хәлгә куя.
Бүген илебездәге социаль гаделсезлекнең нигезе – коррупция чәчәк атуда, гаделлекне табуның кыенлыгында, хокук яклаганда телефон хокукы саклануда, законнарның һәркем өчен тигез карашта тормавында.
КҮЗГӘ ТӨТЕН ҖИБӘРЕЛӘ
«Росстат» алдый, дип белдерә Статистика фәнни тикшеренү институтының элеккеге директоры Василий Симчера. «Ялганлап туйдым, шуңа китәм» дип аңлатты ул отставкасын. Һәм борчылырлык саннар китерә. Илебездә хәерчеләр һәм байлар кереме арасында упкын тирәнәя. Рәсми статистика аны 16 дип күрсәтә, ә ул фактта 28–36 тапкыр. Димәк, түрә, хезмәткәренә караганда, 36 тапкырга артыграк хезмәт хакы алырга мөмкин. Бу Көнбатыш Европа, Япония, АКШ, шулай ук байтак Латин Америкасы илләрендәге күрсәткечләрдән күпкә югары. Белгечләр җитәкче белән хезмәткәр кереме арасындагы аерманы 10 тапкырдан артса милли иминлеккә куркыныч яный дип саный, ягъни ул социаль чуалышлар тудырырга мөмкин. Ә Русиядә бу чик 3 тапкыр артып киткән. Әлегә халыкның битарафлыгы, үзгә фикерлеләргә оппозицион көч оештырырга шартлар булмау, акыл ияләренең Русиядән китү турында гына баш ватуы (бүген эмиграция кайчандагыга караганда да арткан) тынычлыкны саклый. Әмма озакка микән.
КӨТҮ ҺӘМ КӨТҮЧЕЛӘР
Халыкның ваемсызлыгы сайлауларда күренә. Ялганны белә, әмма шулай тиеш дип саный. Левада-үзәк социологлары үткәргән халык сораштыру нәтиҗәләре чәчләрне үрә торгызырлык. Халыкның 82 %ы (!) үзләрен илдәге сәяси вәзгыятькә йогынты ясый алмый, дип саный икән. 55% сәяси тормышта үз шәһәрләре дәрәҗәсендә дә катнашырга теләми. 66% русиялеләр фикеренчә, хакимият һәм җәмгыять мәнфәгате тәңгәл килми. Илдәге тормышка йогынты ясарга мөмкин, дип уйлаучылар нибары 14%. Шул ук вакытта протест белдерүче ризалашмаучылар элеккечә – 18%.
Илебездә көтү психологиясе хөкемсөрә. Зарланышабыз, елашабыз, Әмма куып кертелгән кардадан чыкмыйбыз. Бу хәл чит илдә булса, әллә ниләр булып беткән булыр иде инде, дип йомгаклап та куябыз. Әмма бармакка бармак селкетмибез. Мин нишли алам, дибез.
Китереп биргәннәрен көтәбез шул. Ә китереп бирергә атлыгып тормыйлар.
УРЛАГАННЫ ТАПТЫРМЫЙЛАР БЕЗДӘ
Коррупциягә каршы көрәш буенча Русия халыкара конвенцияне дә имзалады. Әмма имзаладык, бер пункттан башка гына. Бездә түрәләрнең малы хәләллеккә тикшерелми. Хан сарайлары, фатирлар, затлы машиналар, кыйммәтле ял йортларына путевкалар… купшы тормыш каян килә, Русиядә бу соралмый. Коррупциягә каршы көрәшүче тикшерүче үзе үк яки башка бер түрә, яисә депутат эшләгән акчасын ашамыйча, киенмичә җыеп барса да андый тормыш кора алмаска мөмкин.
Шулай булгач, коррупциягә каршы көрәшәбез дип җыелган сөйләшүләр буш киңәшмәләргә әйләнеп кала. Димәк, вакыт уздырабыз. Ә бу вакыт уздыру, эшләгән кыяфәт чыгару – хакимият өчен файдалы булган битарафлык чирен тагын да ныгыта.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Коррупция чоңгылына батып барабыз ,
Комментарии