Куанычлы рапортлар, ә предприятие таркала

Куанычлы рапортлар, ә предприятие таркала

Бүген кулыгызда «Безнең гәҗит»нең чираттагы саны. Ул ярты елга бер тапкыр шулай калын булып чыга. Кайчандыр ай саен эшли идек тә, бүген бу мөмкин түгел. Үтә дә начар, инде таркалып барган Русия почтасы, нәшрият бәяләре артканнан арта. НДС белән быел гамәлдәге бәяләр кинәт кенә тагын да күтәрелде. Ә без почта һәм нәшрият бәяләре кыйммәтләнгән күләмгә иярмәскә, бәяләрне мөмкин кадәр авызлыкларга омтылабыз.

Кызганыч, бүген Русиядәге җитештерүчеләр җитештерүчәнлекне күтәреп түгел, бәяләрне артырып кына табыш алырга омтыла.

Әле интернетта бер шатлыклы хәбәргә тап булдым. Русиядә гәҗит кәгазе җитештерүче иң эре предприятие – «Соликамскбумпром» ширкәте 2018нче елда моңарчы күрелмәгән күләмдә 1 миллиард 153 миллион сумлык рекордлы табыш алган. Шуның 24,8 процентын, ягъни 286 миллион 673 меңен акционерлар премия нисбәтеннән кесәләренә салып куйган. Ә калган 867 миллион сумны предприятие үсешенә сарыф итәргә җыеналар.

Менә бит табышлы эшлиләр, ә бәяләрне күтәрәләр. Ел саен 2–3 тапкыр. Һәр арттырганда 10ар процент. 2018нче елда кәгазь хакы 25 процентка арткан. Нәшриятлар турыдан-туры алмый кәгазьне, арадашчылар аркылы эш итәргә мәҗбүр – бу чылбырда һәркем акча эшли. Һәркем күбрәк акчалы булырга тырыша. Шуңа да Русиядә бәяләр дөрес түгел, әрәмтамакларның да ризыклары урнашкан анда. Ә болай бәя артуга аңлатма гади – «энергоресурсларга бәя арту сәбәпле»… Нәтиҗә буларак, нәшрият та бәя күтәрергә мәҗбүр. Безнең белән эшләгән нәшрият ширкәтендә, кәгазь менә шуның кадәр кыйммәтләнде, без санадык та менә шулай гына арттырабыз, кызганыч, моны эшләргә мәҗбүрбез, дип кыюсыз гына аңлатма бирәләр.

Кәгазь фабрикасында премияләр кемнәргә бирелә дигәндә, әлеге ширкәтнең акцияләре 1200 кеше кулында. Менә шуларга бүленә дә инде теге 287 миллион сум. Хәзер бит кыйммәтле кәгазьләрне кайчандыр кулларына төшереп калганнар бармакка бармак сукмый дивидендлар алып ята шулай.

Предприятие турында шатланып бирелгән рапортта табышка ирешүнең юллары күрсәтелми. Димәк, бәяләр арта, шул хисапка предприятие дә баей. Чөнки ул монополист…

Икенче монополист – вакытлы матбугатның тамырына балта белән чабучы предприятие – почта. 25нче мартта Русия Почтасы начальнигы Николай Подгузов Владимир Путин белән очрашуда почтаның рекордлы табыш алуга ирешүе турында рапорт бирде. 2018нче елны почта 2,7 млд сум табыш белән төгәлләгән икән. Бер ел эчендә чиста керем 190 млд сумга арткан. Баш почтальон белдергәнчә, предприятиенең 210 мең хезмәткәренә хезмәт хакы артачак. Урыннардагы почта операторларына, почтальоннарга 20 процент артыграк түләнәчәк. Бу арту бигрәк тә аз хезмәт хакы алучы 17 төбәктә 1нче майдан ук башланачак.

Уңышлы эшләүләре турында менә шундый купшы рапортлар ишетәбез өстә… Ә аста… эшләр хөрти. Почталар таркала. Бәяләр арта. Әле бу язманы әзерләгәндә даими укучыбыз Әлфия апа Мадьярова шалтыратты. Авылларында почта белән ничә еллар инде проблема аларның. Гомумән, ул яшәгән Биектау районы исемлекнең арткы ягыннан бик «алдынгы» – почта эшеннән зарланып иң күп шикаятьләр бу районнан килә. Әлфия апаның Мәмдәл авылында хат ташучы юк иде. Ләкин бик ялынгач моңарчы эшләгән ханым кире кайткан, тик акчасы аз. Шулай эшләп тора дигәндә, хәзер почтада ниндидер ширкәтләр оештырмакчылар икән, хат ташучы да шунда эшлисе, ди. Нинди ОООлар коралар инде тагын, ни икән ул, тәмам туздыралар ич, дип сорый Әлфия апа борчылып.

Мин почтаның тоташ коммерция белән шөгыльләнү юлына басуын күреп, киләчәк өчен куркам. Почта социаль тармакка карарга тиешле. Ул халыкка хезмәт күрсәтә. Димәк, бәяләрне арттыру, моңарчы бушлай күрсәтелгән хезмәтләрне акчалыга әйләндерү, тагын әллә нинди өстәмә хезмәтләр тагу бәрабәренә ирешелә бу табышлы казанышлар. Почта кебек үк бүген медицина, мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният учаклары коммерция артыннан куарга мәҗбүр… Әнә бит почта начальнигы зур казанышлары турында шатланып рапорт биргәндә почтасы таркалып бара. Почта таратучы булып эшләргә теләүче юк. 4–5 мең сумга кем йөрсен?! Почта гына таратасы түгел, Татарстанда ул товар сатарга, аның бәясе кибетнекеннән кыйммәтрәк, пенсия өләшергә, түләүләр җыярга тиеш… Шуларга өстәп хат ташучы почтабанк карталарын да пенсионерларга мәҗбүри өләшүче. Берничә километрдагы күрше авылдагы терминалга әби-бабаең ничек итеп барып акчасын алыр икәнен уйлаучы юк. Аның акчасын шул ук почтальон терминалдан үзе алып илтеп бирә. Димәк, парольләр, кодлар аның кулында. Бу закон нигезендә тыела торган гамәл. Почта хезмәткәре әле иминиятләштерү планын да үтәргә тиеш… Менә шулай алына ул табыш, һәм өстәгеләр масаеп рапорт бирә дә күп итеп премияләр ала… Тик аларның акчалары миллионнар белән хисапланганда, авыл почтальонының хезмәт хакы 4–5 мең сум гына. 20 процентка артса да күпме генә артыр икән ул?! Артса әле…

Менә шундый шартларда без гәҗит чыгарабыз. Югалган гәҗитләрне таптырып, укучыларыбызга илтеп бирү чарасын күрмәгән көнебез юк. Укучылар безне гаепләп шалтырата, редакция җибәрми, диләр бит аларга почтада.

Редакция почта белән килешү нигезендә эшли. Һәм без сишәмбе кич нәшриятка тапшырсак, ул бастырылып төнлә почталарга тарату өчен экспедициягә илтелә. Газета чәршәмбе көнне үк таралырга, укучыларга барып җитәргә тиеш. Газета вакытында килмәгәндә башта почтага мөрәҗәгать итәргә, анда тыңлаучы, чара күрүче булмаса, редакциягә шалтыратырга кирәк. Шалтыратканчы почтагызның телефон номерларын белеп, адресыгызны әйтергә әзер булыгыз.

ЯЗЫЛУ БАШЛАНДЫ

Менә 1нче апрельдән киләсе ярты еллыкка язылу кампаниясе башлана. Әле моңарчы да иске бәяләрдән алдан язылырга була иде, тик ул абунәче ункөнлеге вакытында куелган бәядән кыйммәтрәк чыкканга аны әйтми тордык.

1нче апрельдән «Безнең гәҗит»кә язылу хакы 2019нчы елның икенче яртысына 6 айга 699 сум буласы. Тик 16–26нчы май арасында абунәче ункөнлеге планлаштырыла. Бары тик шушы вакытта гына сез 699 сум урынына 615 сум түләячәксез. «Безнең гәҗит»нең индексы да берәү генә кала. П2559 индексын гына сорагыз. П3321 индексы белән таралучы, мавыктыргыч хикәяләр, повестьлар нәшер итүче әдәби басма «Серләр гәҗите» декадада 215 сум булса, башка вакытта 6 айга язылу хакы 243 сум. Үзеңне сәламәтләндерү, дөрес яшәү рәвешен пропагандалаучы, бакча, йорт, көнкүреш киңәшләрен бирүче «Шифалы гәҗит» (индексы П3321) тә шул ук бәядә – 16–26нчы май арасында 215, башка вакытта 243 сум.

Бу гәҗитләр Русия төбәкләрендә таралмый. «Безнең гәҗит»кә Татарстаннан читтә П3320 индексы буенча «Безнең гәҗит Россия» дип язылырга кирәк. Аңа һәр төбәктә аерым бәя, шулай ук 16–26нчы май аралыгында бәяләр арзан буласы. Бәяләрне үзегезнең почтадагы каталогтан карагыз.

Димәк, 16 – 26нчы майны көтеп торып язылыгыз. Арзанлы мөмкинлек форсатын кулдан ычкындырмассыз, дип өметләнәм. Киләчәктә дә бергә булыйк һәм кимчелекләрне бергәләп төзәтик, почталарны да бергәләп эшләргә мәҗбүр итик.

Ихтирам белән иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии