Ленин сүзләре искә төште… Өстәгеләр искечә идарә итә алмый, астагылар искечә яшәргә теләмиме?

Ленин сүзләре искә төште… Өстәгеләр искечә идарә итә алмый, астагылар искечә яшәргә теләмиме?

Менә тамаша… диярсең соңгы атналардагы вакыйгаларны барлап. Мәкаләмә тотына алмыйча утырам, кайсы башыннан башларга белмим. Тырышып карыйм, очына чыга алсам. Барып чыкмаса, үземне аклар өчен башта урысчалатып җиффәрим: «Сколько навалил бу Навальный…»

Сүз башы «Берлин пациенты» Навальный турында. Аның «Новичок» химик препараты белән агулануын бар дөнья таныды, бездән башка. Самолет пилотлары һәм аэропортта каршы алган «Ашыгыч ярдәм» табиблары аркасында гына исән калган Навальный Алманиядә тернәкләнеп ватанына кайтырга ниятләде. Гәрчә ул үзен монда төрмә көткәнен белеп торса да. Әле оппозиционер утырган самолетны кайсы аэропортка утыртырга аптырашу да булды… Һәм Навальный чиктән үткән чакта ук кулга алынды, бүген 30 тәүлек ябылуда. Агуланып үлә алмый калган пациент шартлы хөкем җәзасын үти иде бит, менә шул хөкем шартларын тотмаган, ягъни Алмания клиникасында дәваланып, тернәкләнү үтеп ятып, җәза үтәү оешмасына килгәләп йөрергә, тәртип бозмавы турында хисап тотарга «оныткан». Не порядок. Кыскасы, туган илендә оппозиционерга ирекле тормыш тәтемәс ахры, сәясәтчеләр аның бер ун еллап вакытка төрмәгә ябыласын фаразлый.

Навальный буш кул белән кайтмаган иде. Алманиядә чагында The Insider, Bellingcat, CNN һәм Der Spiegel компанияләре белән берлектә үзен агулауда ФСБ хезмәткәрләренең катнашы булу ихтималы турында фильм-интервьюлар чыгарган иде инде. Ул моның белән генә шөгыльләнмәгән булып чыкты. Коррупциягә каршы көрәш фонды (Русия хакимиятләре тарафыннан ят агент дип табылган оешма. Ред.иск.) тарафыннан моңарчы күп коррупцион фаш итүләр оештырылса да, әле Путинга орынганнары юк иде. Бу юлы 2 сәгатькә якын фильм тәкъдим ителә. Анда Навальный, Геленджикта 300 гектар җирдә йөзем бакчалары, шәраб заводлары, устрица фермалары, 17,7 мең квадрат метр мәйданлы сарайлары булган зиннәтле крепостьны Путинныкы дип исбатламакчы. Әлеге корылманың зиннәтлелеген аңлау өчен бер данәсе 62 мең сум торган унитаз чистарту щеткасы, 92шәр мең сумлык бәдрәф кәгазен элү җайланмалары турында әйтү дә җитәдер. Навальный аларны Италиядән кайтартылган дип аңлата. Һәм әлеге «хан сарае» төзелеше 100 миллиард сумга төшкән, дип белдерә.

Фильмны инде 90 миллионнан артык тапкыр караганнар. Бу 146 миллион кеше яшәгән ил өчен котчыккыч зур сан. Әлбәттә бу хисапка чит ил тамашачылары да керә. Ләкин заманында шушы ук ФБК (Русия хакимиятләре тарафыннан ят агент дип табылган оешма) тарафыннан премьер-министр Дмитрий Медведев турында төшерелгән «Он вам не Димон» фильмы да моның кадәр популярлык казана алмаган иде.

Навальный әлеге фильмның премьерасын иректә күрә алмады. Әмма ул суд хөкемдарын көткән арада халыкны урамнарга чыгарга чакырып мөрәҗәгать итәргә өлгерде. 23нче гыйнварда халык чыкты. Русиянең 122 шәһәрендә санкцияләнмәгән урам акцияләре булды, дип хәбәр ителә. «МБХ медиа» хәбәренә караганда, Русиядәге протест акциясенә чыгучыларның гомуми саны 110нан 160 меңгә кадәр дип әйтелә. Ә ФБК (Русия хакимиятләре тарафыннан ят агент дип табылган оешма) алып барган турыдан туры трансляция вакытында 300гә кадәр кеше катнаша, дип белдерелде.

Санкцияләнмәгән протест акцияләре ОМОН тарафыннан катгый рәвештә кулга алулар белән үтте. Казан алдынгы: тоткарлаулар саны буенча өченче урында (бу хакта 3нче биттән укыгыз). Әмма рәсми мәгълүмат чаралары бу хакта бик кыска язды, протест акцияләре Казанда тыныч үтте, дигән хәбәрләр генә ялтырап алды. Хәтта шул дәрәҗәгә җитте тоткарлаулар, бернинди зыян китерергә җыенмаган дәүләт масса-күләм мәгълүмат чаралары журналистлары да берникадәр вакыт «утырып» чыкты.

Турыдан туры трансляцияләр төрле социаль челтәрләрдә, бәйсез мәгълүмат чараларында алып барылды. Һәм анда санкцияләнмәгән протест акциясенә чыгучыларга каскалы, баштан аяк экипировкалы киенгән, кулларына резин күсәк тоткан тәртип сакчыларының ташлануын, кешеләрне өстерәү, сугып егу, кыйнау очракларын күрергә мөмкин иде. Ләкин ОМОНчыларның үзләренә каршылык күрсәтү мисаллары да булгалады. Кыскасы, 23нче гыйнвар тыныч үтте, дияргә тынычланырга иртәрәк. Тоткарлаулар әле дә дәвам итә. Протест акциясенә чыгучылар эзләнә, власть вәкилләренә каршылык күрсәтү, транспорт йөрешенә комачау итү, пандемия сәбәпле санитария таләпләрен үтәмәү гаепләре тагыла. Видео дәлилләр була торып та, әлегә кадәр коралсыз кешеләргә кизәнгән, суккан, йолыккан ОМОНчыларга карата гаепләү эше ачу очрагы мәгълүм түгел. Бик зур резонанс тудырган видео да бар: Питерда булды бу хәл. ОМОНчы, бу егетне ни сәбәпле тоткарлыйсыз, дип сораган ханымның эченә барган көйгә бар көченә типте һәм ханым егылып башын ярган, ул реанимациядә ятып чыкты. Әлеге ханым янына больницага бу гамәлне кылган хезмәткәрнең җитәкчесе чәчәкләр күтәреп килеп гафу үтенде. Янәсе егет бик борчыла. Аның шлемы тирләгән, ул күрмәгән…

Петербургның 54 яшьлек әлеге гражданкасы Маргарита Юдина инде больницадан чыкты, ул «Новая газета»га, аңа аягы белән типкән кешенең кем икәнен белергә теләвен, Тикшерү комитетына шикаять итәчәген белдерде.

Әлеге санкцияләнмәгән протест акцияләре «Навальный өчен» дип аталса да, минем карашымча анда Навальный тарафдарлары гына түгел иде. Мәсәлән, мин үзем вәзгыятьне турыдан туры трансляцияләр аша күзәттем. Минем кебекләр миллионнар булгандыр. Минемчә, андагы галәмәтләрне, тәртип сакчыларының кансызлыгын күреп кул чабып утыручылар күп булмагандыр. Бу Русия – Беларусь түгел. Беларусь уч төбе кадәр генә дәүләт. Батька Лукашенко килеп Путинның фатихасы белән акча алып китте дә, иркенәйде. Юкса, ул почмакка поскан иде инде. Ә Русия зур дәүләт. Безнең Лукашенко кебек сыеныр урыныбыз юк. Гайканы да бору чиге бар. Артык тырышып кыса торгач, тимер чатнап өзелеп тә чыгарга мөмкин.

Инде Навальныйга килгәндә, минемчә, ул лидер түгел, һәрхәлдә бар халыкны ияртә алырлык лидер түгел. Аның коррупцияне, югары даирә чиновникларын фаш итүләреннән башка тәгаен программасы юк. Тагын аннан шовинизм исе дә аңкый. Ул бит «Яблоко» фиркасеннән нәкъ менә ультра-милләтчел карашлары өчен сөрелде. «Урыс марш»ларын оештырып йөргән кеше ул. Аннан соң, урыс булмаган халыкларның хакын даулап берәр сүз әйткәне булдымы, юк. Киресенчә: Русиянең урыс иле икәнен ассызыкларга тырышуы гына сизелә. Әнә шуңа да хакимиятнең менә шушындый кырыс алымнар кулланып протест кәефләрен бастырырга тырышуы, аннан котылырга маташуы, күпчелек тарафыннан яклау тапмаган Навальныйның тегермәненә генә су коя. Политтехнологларның моны аңламаулары мине аптырата әлбәттә. Юкса, әйтә алам, Навальный беркайчан да президент кәнәфиенә утыра алмаячак. Һәрхәлдә үзем аны беркайчан да сайламаячакмын.

Инде «Путин сарае. Иң зур ришвәт тарихы» дигән фильмга килгәндә… Шулай ук сораулар күп. Гомумән, ФБКның (Русия хакимиятләре тарафыннан ят агент дип табылган оешма) бу фаш итүе беренчесе генә түгел бит инде, әмма берничә очракны гына исәпкә алмаганда, мин фильм геройларын да, журналистларны да суд залларында күрмим.

Бу очракта башта Президент сүзчесе Дмитрий Песков әлеге фильмның уйдырма, ялган булуын белдерде. Аннан соң студент соравын Путин үзе дә җаваплады. Ул, үзенең дә, якын туганнарының да бернинди резиденциясе юклыгын, әйтте. Тик менә шул журналистлык төпченүем бар бит. Алайса, шуның кадәр зур территорияне нигә дип ФСБ саклый? Әлеге территорияне әйләнеп узарга мәҗбүр итәләр. Анда чынлап та кем яши? Әллә ул стратегик объектмы? Алай булса анда нигә соң шәраб заводлары, фермалар, сәхнә, ләм, бассейн заллары, хоккей мәйданнары, шугалаклар… Заманында СССР җитәкчеләренең дачаларын шулай саклаганнар, дип ишетеп белә идек. Әллә безнең илебездә яшерен хезмәтләр саклый торган объект иясе булырлык тагын бер шундый зур дәрәҗәле бик бай кеше бармы? ФСБ коммерция структурасы түгел, алар, шул исәптән президентлар да халык салымы акчасына яши. Байларны безнең салым акчасына түгел, ялланган үз сакчылары сакларга тиеш.

Сораулар күп. Боларны сөйләү бик үк дөрес тә түгел инде, иминлегем ягыннан, дим. Әмма дәшми кала алмыйм. Бүген шундый чорга кереп барабыз, фикереңне белдерү үзе батырлыкка саналырга мөмкин. Ләкин 23нче гыйнвардагы санкцияләнмәгән протест митинглары вәзгыятьнең болай гади генә түгеллеген искәртә. Быел сайлаулар узасы. Аның элеккечә, административ ресурс белән уза алмаячагы көн кебек ачык. Монысы узса да, андый сайлауларның соңгысы булуы мөмкин. Тик иминлек, тынычлык кына бирсен иде инде Аллаһы Тәгалә. Гасыр башында вәзгыять бик четерекле була бит. Ленин бабай әйтмешли, әнә 1917нче елда да өстәгеләр искечә идарә итә алмаган, астагылар искечә яшәргә теләмәгән. Тарих кабатланмасын, диюем.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии