Язылу бәясе төшә һәм гәҗит килмәсә нишләргә?

Язылу бәясе төшә һәм гәҗит килмәсә нишләргә?

Бүген сезнең кулыгызда гадәти булмаган саныбыз. Ул шулай ярты елга бер тапкыр калынаеп ала. Кайчандыр мондый мөмкинлек ай саен була иде, кызганыч, почта, типография бәяләре, башка чыгымнар иркенәергә ирек бирми. Чөнки без калынаеп алуны язылу бәяләренә кертми, үз мөмкинлекләребезне барлап укучыларыбызга бүләк итеп эшли идек. Ләкин илебезне чолгап алган кризис беренче чиратта вакытлы матбугатка зыян сала. Вакытлы матбугат ике яклап басым астында, беренчедән сүз иреге кысыла, икенчедән бәяләрнең гел артуы, почтаның бөтенләй таралып килүе безне чарасызлыкка төшерә…

Бүген «чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дигәндәй» теләсә кемнән экстремист ясарга мөмкиннәр. Бу нисбәттән «Роскомнадзор» дип аталган, безне турыдан-туры тикшереп торучы органның аерым күз уңында булуыбызны беләбез. Безне яратып бетермәүчеләр җитәрлек. Хәтта, коррупционер түрәне фаш итүләребезне, гаделсезлекләргә каршы көрәшүебезне Русиянең бүгенге системасына, ил бөтенлегенә янау дип шәрехләргә тырышучылар да очраштыргалый. Ришвәтчене, канун бозучыны фаш итүне ил иминлегенә янау дип кабул иткәч, ни уйларга була… Белмим.

Бернигә карамый, киләчәктә дә гади халык язмышы өчен борчылып яшәячәкбез. Гаделсезлекләргә каршы көрәшәчәкбез. Тик моның өчен үзебезгә дә кыюрак булу сорала. «Безнең гәҗит»кә проблема тугач кына мөрәҗәгать итәсе түгел, бәлки аның белән баштан ук дуслашасы. Без күп булсак, безнең кодрәтебез дә артачак чөнки. Безне ишетәчәкләр. Шуңа күрә безгә укучыларыбызның күплеге, тиражыбызның зурлыгы аеруча мөһим.

Журналистларыбыз гаделсезлекләргә тарганнарның хокукларын даулап ерак командировкаларга йөргән вакытта, шул кешедән «Безнең гәҗит»не укыйсыңмы дигән сорауга – кайчагында, юк, укымыйм, дигән җавап ишетү, безгә күңелле түгел. Ә ярдәм өчен безгә мөрәҗәгать итәләр. Бары «Безнең гәҗит»челәргә генә таянырга була, дип уйлыйлар… Шушындый күңелсезлекләр булмасын өчен газетабызга язылырга киңәш итәбез. Без мәҗбүри яздырулар белән шөгыльләнмибез, газетабызны язылыгыз, дип үгетләп ялварып йөрмибез. Кызыксынган, аңлы кеше үзе языла ул.

АРЗАН ЧАК

Инде язылу кампаниясе 2нче аена керә. Һәм искәртәбез: бары тик 4–14нче октябрь көннәрендә генә газеталарыбызга ташламалы бәяләрдән язылып калып була. Шушы абунәче ункөнлеге вакытында П2559 индексы буенча «Безнең гәҗит»кә 2019нчы елның 6 аена язылу хакы 611 сум 40 тиен. Башка вакытта ул 693 сум. (Ташламалы язылу бары тик П2559 индексына гына, почтада шулай сорагыз! «Безнең гәҗит»нең индекслары икәү П2559 һәм 16299. 16299га ташлама юк).

Татарстаннан читтә газетабыз «Безнең гәҗит Россия» дип атала, индексы П3320. 4 –14нче октябрь көннәрендә ташламалы бәяләрне Русия төбәкләрендәге үз почталарыгыздан белешегез. Бары тик бу вакытта гына бәяләр күпкә түбән буласы.

«Безнең гәҗит» редакциясе тагын 2 гәҗит нәшер итә.

Сәламәт булу серләрен җиткерүче, көндәлек кирәкле йорт-бакча киңәшләре турында сөйләүче «Шифалы гәҗит»нең язылу индексы П3321.

Мавыктыргыч хикәяләр, гыйбрәтле язмышлар турында сөйләүче халыкчан роман-газета – «Серләр гәҗите»нең индексы – П3322.

Бу газеталарга 4 –14 октябрь көннәрендә, ягъни абунәче ункөнлеге вакытында киләсе елга язылу хакы 214 сум 50 тиен. Башка вакытта ташламалы язылу мөмкин түгел. Һәм ярты елга язылу бәясе 241 сум 56 тиен.

Интернетта «Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсе http://beznen.ru, Русиядә https://podpiska.pochta.ru/press/П3320 аша да язылырга мөмкин. Тик интернеттан язылып, газета килми дип зарланучылар очрый. Мөгаен, иң яхшысы почта аша язылудыр.

Почта дигәннән, почта бик начар эшли. Әйтик, Татарстанның Чирмешән районында 37нче саныбыз тулысы белән килмәгән. Хәзер редакция бу мәсьәләне тикшерә, гаеплеләрне җавапка тартуны таләп итәчәк.

ГАЗЕТА КИЛМӘСӘ…

Игътибар! Газета килмәгән очракта, аны почтадан сорарга кирәк. Әгәр анда илтифат күрсәтмәсәләр, почта бүлегенең номерын, адресын, телефон номерларын әзерләп безгә шалтыратуыгыз сорала. Юкса, газета килмәгәч, безне орышып ташлаучылар бар. Шул ук Чирмешән районыннан укучыбыз (исемен әйтмим, ул безнең авторыбыз да) мине бик нык битәрләде. Газета килмәүдә редакциянең тузан бөртеге кадәр дә гаебе юк. Бу бары тик почтаның начар эшләве. Редакция абунәчеләренә газета таратып йөри алмый. Без инде болай да югалган газеталарны таптырып, чарасын күрәбез. Гәрчә бу безнең эшебез булмаса да. Инде таба алмаган очракта, укучыларыбызга аны аерым җибәрү мөмкинлеген карыйбыз. Шуңа күрә үзара ихтирамлы булсак иде, һәм бергәләшеп почта хезмәтен яхшырак оештыруларын таләп итсәк иде.

Редакция «Безнең гәҗит»не сишәмбе көнне типографиягә тапшыра, ә нәшрият төнлә почтага экспедициягә илтә. Ул укучыларга чәршәмбе көнне барып җитәргә тиеш. Ә «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите» һәр айның беренче ункөнлегендә тарала. Газета килмәгән очракта шул газеталарны бүлеп районнарга озатучы почтаның экспедиция цехына шалтыратыгыз. Казандагы телефоны 5621061, анда газетаның ни рәвешле китүен әйтерләр. Ә инде абунәчегә барып җитмәгәндә үзегезнең почтагызга шалтыратыгыз. Алар район үзәгеннән соратырга, ә тегеләре Казаннан шул ук экспедиция цехына мөрәҗәгать итәргә тиешле. Чөнки югалган очраклар өчен редакция үз хисабыннан заказны арттырып та бастырып тапшыра.

Нишлисең, шундый җавапсызлык чорында яшибез. Беркемгә берни кирәкми. Почта ташучының хезмәт хакы түбән, җаваплылыгы зур. Эшләүче юк. Өстәге түрәләре миллионлап хезмәт хакы ала. Гомумән, почтадагы проблемалар турында мәкалә әзерлим. Редакция сораулары почта җитәкчелегенә тапшырылган, әлегә җавап юк. Русиядә почта хезмәте турында чаң кагып сөйләшер вакыт үтеп бара бугай. Алайса, әнә Арча районы почта начальнигы почтальоннарга газета-журналларга яздыруыгыз мөһим түгел, товар сатыгыз, дип фәрман бирә икән… Хәзер фельдшер хезмәтен дә өймәкчеләр (6нчы битне укыгыз!).

…Кыскасы, бергә булыйк, бердәм булыйк. Ә арзанлы вакыт – абунәче ункөнлеген кулдан ычкындырмагыз. Язылуда проблемалар туса, шалтыратыгыз: 239-03-53, кесә телефоны – 89270390353. Без тыңларга, чарасын күрергә һәрвакыт әзер. Тик мөрәҗәгать иткәндә, безгә янаулы, безне гаепләүле тон булмасын иде. Аңлашып яшик!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии