Эш югында эш булсынга…

Эш югында эш булсынга…

Кабат-кабат кайтып гаҗәпләнәм үземнең ватаныма, дөресрәге, бүген сәясәт дилбегәсен кулларында тоткан сәясмәннәргә. Күзгә карап торып төтен җибәрәләр, бер төрле уйлау, икенче төрле эшләү – гамәлләр кылу гадәте тамыр җәя. Хәер, Совет чорында күнегелгән бу гадәтебез сакланып калды шул. Гаҗәпләнәсе дә юк, шул Совет чоры тәрбиясе алганнар бит ул бүгенге дилбегәне үз кулларында тотучылар. Тик үзләре тәрбияләнгән чор гына гаепле ителә бүгенге булдыксызлыкка. Юкса, икейөзлелек чәчәк аткан Совет чорында яхшымы-яманмы завод-фабрикалар эшләп торды, СССР индустриаль держава булды. Бүген дә шул Совет чорында корылган технопаркның җимерелеп, таланып бетмәгән өлешендә генә эш бара. Завод-фабрикалар туктаган, ярым таланган. Аның каравы Кытай безне ашата, киендерә. Үзебезне үзебез туйдыру, киендерү хәлебездән килми.

Хәер, сүзем бу хакта түгел. «Һаман да шул бер балык башы…» сыман, кабатланып торган фикер инде ул. үзенең дөнья сәясәтенә кушылуы, башка илләргә карата үзенчәлекле вәзгыяте белән дә аерылып тора. Кайчагында, шундый законнар кабул ителә, аптырап, хәтта оялып куясың. Эш югында эш булсын принцибымы соң…

Менә соңгы атнадагы, мине аптыраткан берничә яңалык: 2нче июльдә Русия Дәүләт Думасы спорт җанатарлары турындагы законны өченче укылышта кабул итәчәк. Шулай ук яңа бер гаҗәп закон проекты тәкъдим ителә: ул гамәлгә куелса, Бөек Ватан сугышындагы җиңүдә хаталар, чатаклыклар турында сөйләсәң, төрмәгә эләгергә мөмкинсең.

ФУТБОЛ ФАНАТЛАРЫ МИТИНГЛАР ОЕШТЫРУЧЫЛАР КЕБЕК КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛ. Юкса, стадионнарда, урамнарда чуалышлар, тәртипсезлекләр оештырган җанатарларны җавапка тарту законы шулай озаклап тикшерелеп кабул ителер идемени?! «Җанатарлар турында»гы закон Дәүләт Думасы каравына узган елның ноябрендә кертелгән иде. Парламент аны икенче укылышта 21нче июньдә генә кабул итте. Әгәр бу канун эшли башласа, тәртипле тамашачы була алмаган җанатар 15 мең сум штрафка тартыла. Әле аеруча хулиганнары 7 елга чаклы спорт матчларына кертелмәячәк.

Закон инде күптән кирәк иде. Шәһәребездә берәр спорт матчы булса, туган-тумачаңны, балаларыңны мобилизацияләргә тиешсең, юкса. Таптап изеп китүләре бар. Бүген стадион теләсә ничек сүгенергә, теләсә ни кыланырга яраган бердәнбер урын кебек тоела миңа. Стадионда вандаллык белән дә шөгыльләнергә, ошамаган кешеңнең чыраен ишәргә дә, урындыкларны ватарга, яндырырга ярый, уенчыларга петардалар да ташларга була… Моның өчен сине хөкем итмиләр. Инде стадионда шау куптарып арыгач, урамга чыгасың… Машинамы, трактормы, арбасы бармы-юкмы… кем ничек эләгә, түбәләренә зур байраклар күтәреп менеп басып, теләсә-ни кычкырып урам әйләнүләр, юлда очраганны, яисә каршы як команда җанатарларын тукмаулар… Мондый чуалышлар әледән-әле булып тора. Мисаллар китереп тормыйм. Корбаннар да җитәрлек. Бүген экстремистлар, радикаль карашлы фашистлар, нәкъ менә шул стадионнарга җыела. Нәкъ менә шул фанатлар милләтара күралмаучылык нигезендә төрле чуалышлар тудыра, нәкъ менә шул җанатарлар арасына фашистлар елыша. Ә хакимият аларга борылып карый да «болар безнең илнең патриотлары» дип сөенә кебек миңа.

Әле җәй үтмәгән, җанатарлар үрнәгендә үз бәйрәмнәрен үткәрүчеләрдән дә исән каласыларыбыз бар. Десантчылар, чик буе гаскәриләре һәм башкалар ел саен гастарбайтерларны эзләп табып арт сабакларын укыта. Базарларны, сәүдә нокталарын талый. Ә иминлек тәэмин итүчеләр, мәгълүмат чаралары аша безгә, тыныч халыкка мобилизацияләнергә чакыра. Качып өлгерә алганнар, җанатарларны күзәткән кебек үк, урамда кыргый кабиләләр кебек ярымялангач десантчыларны, Аллам сакласын болар юлына очрарга, дип күзәтә.

БУ БЕЗНЕҢ ЧЫНБАРЛЫК

Стадионнарга ТИКШЕРЕП КЕРТӘЛӘР, анда еш кына полиция тамашачылардан күбрәк тә була. Әмма күмәк психоз оештырылуга комачаулаучы юк. Иминлек тәэмин итү куәт структураларының хәленнән килмиме, әллә теләк юкмы? Бу сорауларның икесе дә яшәргә лаек сыман, минемчә.

«Җанатарлар турында»гы канунга охшаш бер канун эшли анысы. Хәтта артыграк та эшли, дияр идем мин. Инде хөкем ителүчеләр дә бар. Хәтта, Татарстанда да. Әйтик «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин аның буенча беренче чирканчык алучылардан. Ризасызларны тынычландыру максатын куйган әлеге канунны депутатлар узган ел ук үтә ашыгыч төстә кабул иттеләр. 2012нче елның июнендә аны, «пешеп җиткәнен» дә көтеп тормыйча, Русия Президенты Владимир да имзалады. Күп төрле бәхәсләр тууга сәбәпче булган канунның, Европа илләрендәгедән йомшаграк та булуын сөйләп горурланды ул. Илдә тәртип булдырырга кирәк янәсе. Ләкин тәртип безнең илдә оппозициянең авызын томалап, ризасызларны эзәрлекләп, тар-мар итеп кенә тәэмин ителә ала, ахрысы. Конструктив диалог мөмкин түгел. Күргәнегезчә, депутатларыбыз протест акцияләренә аллергия белән карый: хакимиятне кулдан ычкындырудан курка. Оппозицияне тышаулау турындагы канунны узган ел «Бердәм Русия» фиркасе депутатлары кабул итте. Моңа бары тик коммунистлар, «Гадел Русия» һәм ЛДПР каршы булды.

Инде әлеге ИКЕ КАНУННЫ ЧАГЫШТЫРЫП КАРЫЙК. Күләмле чуалышлар оештырган хулиган-җанатар өчен 15 мең сум штраф каралган. Һәм аны 7 ел матч карау бәхетеннән мәхрүм итәчәкләр. Монысы инде бөтенләй көлке. Чуалышларда меңнәр катнашканда, теге 15 мең сумны чәпәрлек җанатарны да каян абайларлар икән?! Аны 7 ел буе кем саклап торып стадионга кертмәс?! Ә менә урамда митинглар, протест акцияләре оештырганда гаепле булып чыксаң, син 300 мең сумга кадәр акчаңны әзерләп куя тор. Аның урынына 200 сәгатьлек мәҗбүри эш белән дә «бүләкләргә» мөмкиннәр. Вазыйфа биләүче кеше булсаң, штраф 600 мең сумга җитә. Юридик затлар 1 миллион сум түләргә мөмкин. Һәм белеп тор, синең гаепле икәнеңне, барыбер, исбатлаячаклар. Инде бу канун буенча узган елның маенда Сазлык мәйданында протест акциясендә катнашканнар хөкем каршында.

Әнә шундый канун үтә ашыгычлык белән узган ел ук кабул ителде, һәм шул ук тизлектә уңышлы кулланыла да. Яңасы да шулай уңышлы эшләрме соң? Шикләнәм. Закон кабул ителде дә, стадионнарда тәртип урнашыр, җанатарлар урамнарга чыкмас, десантчылар машиналарны урамнарда аударып йөрмәс, дип өметләнә алмыйм. Чөнки илебездә кануннар күп иҗат ителә, тик аларның күбесе эшләми – алар кирәкле урында, җайсыз кешеләр булганда гына кулайлаштырылып файдаланыла. Әйтик, «Аллаһыдан башка илаһ юк» дигән ислам байрагын күтәреп йөрүчеләр эзәрлекләнә, алар террорчы дип атала, ә менә футболдан соң төрле әләмнәр болгап, урамда кычкырып йөрүче исерекләр нормаль кешеләр…

Инде әлеге кануннарның максатына, эчтәлегенә бәя бирми генә, алар нигә соң, дигән сорауга җавап эзлик. Хакимият шулай ШТРАФЛАР БЕЛӘН КАЗНА БАЕТЫРГА җыенамы, әллә куркытыргамы? Кызганыч, бездә нәтиҗә белән көрәшү үтә популяр. Шул ук яңартылган, исеме алыштырылган милиция-полиция хезмәткәре дә, синең яныңа, «мин хәзер сиңа күрмәгәнеңне күрсәтәм», дип түгел, «сезгә ниндидер ярдәм кирәкме», дип килә торган булса… Демократик илләрдә шундый тәртип бит.

Нәтиҗәгә барып җиткәнче мәсьәләне хәл итү юк шул. Шул ук җанатарлар мәсьәләсенә килсәк, өстәмә канун кирәк тә түгел, административ, җинаять-гражданлык кодекслары бар. Аларны эшләтергә иде. Ә протест акцияләренә килгәндә, анда чыкканнар белән көрәшәсе түгел, ә калган кешеләр ризасызлар төркеменә кушылмасын өчен шартлар тудырырга кирәк: бюрократияне авызлыкларга, гадел тормыш урнаштырырга, эш-җитештерү урыннары булдырырга. Русиянең һәр гражданы хокуклары белән якланган, үзен имин хис итсә, ул шул шартларны тудырган ватаны белән горурланыр, ризасызлар кимер иде. Ә әлегә ризасызлар арта гына бара. Аларны кануннар белән генә юкка чыгарып булмас.

КАЙЧАН ЯЗУДАН ТУКТАТЫРЛАР

Мин шәхсән, әлегә язам, дөресрәге яза алам. Тора-бара, миңа үз сүземне әйтергә дә ярамый торганга калырга мөмкинбез. Чөнки депутатларыбыз, хакимият шул хакта хыяллана. Әнә бит, Дәүләт Думасына тагын бер закон проекты кертелә. Думаның Иминлек комитеты рәисе Ирина Яровая Гитлерга каршы коалицияне тәнкыйтьләүчеләрне җәзага тартуны күздә тоткан канун өлгесен тәкъдим итә. Әгәр ул теләгәнчә булса, бу канунны бозучыга 300 мең сум штраф яки 3 елга кадәр төрмә яный. Әгәр ул массакүләм мәгълүмат чарасында яңгыраса, штраф күләме 500 мең сумга күтәрелә, төрмәгә ябып кую вакыты да 5 елга кадәр үсә. Әлеге канунның кирәклегенә үз балаларын чит илләрдә укытучы, чит ил клиникаларында дәваланучы, чит илләрдә фатирлар сатып алучы «ватанпәрвәр» депутатлар инанган. Юкса, Смерш дип аталган хәрби контрразведканы данлаучы телесериалны тәнкыйтьләүчеләр, илебез «патриотлары»ның ачуларын чыгарган: «Роснано» гуманитар проектлары директоры Леонид Гозман Смершны Гестапо белән тиңли икән бит. Ә Яровая «Без тарихны күчереп язарга ирек бирмәбез, Совет солдаты дөньяны фашист чумасыннан коткаручы», – дип Гозман кебекләргә яный.

Килешәм, бәхәс юк. Совет солдаты фашизмны юк итте. Аның данын таратырга, безгә генә түгел, тарихны чит илләрдәге гражданнарга да аңлатырга кирәк. Юкса, әле беркөнне чит илдә ял итеп кайткан бер дустым аптырап сөйли. Филиппин кешесе белән танышып киткән икән. Теге шунда үзенең тарихта бик белемле булуын күрсәткән: баксаң, аныңча, безне, безне генә түгел, бар дөньяны фашизмнан АКШ азат иткән имеш. Чит илдә шулай саныйлар да. Моңа үпкәләргә хакыбыз бар. Әмма Кызыл Армиянең дә башбаштаклыклары җитәрлек. Прусиягә килеп кергәч, Совет солдатларының җирле халыкны көчләүләре, талаулары – тарихта мәгълүм факт. 20 миллионнан артык корбан югалтканбыз икән, аңа да кемдер җаваплы. Сталинның үз халкына геноцид оештыруы, аны сугыш чорында да туктатмавы турында да дәшмәскәме?! Мин үзем «Әгәр без сугышта җиңелгән булсак, Бавария сырасы гына эчеп, рәхәттә көн күрер идек», дигәннәргә нәфрәт белән карыйм. Җиңелгән Алман халкының бездән яхшырак яшәвенә, үзебез, шушы илебезнең хакимнәре гаепле. Ә менә тарихны идеаллаштыру бернинди калыпларга да сыймый. Тарихны – ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Аның яхшысы белән горурланырга, ә яманы өчен оялырга һәм башка кабатламаска. Бу нисбәттән безгә алманнар үзләре үрнәк булып тора.

Шуңа күрә, хөрмәтле депутатлар, тыюлар белән патриотизмны үстереп булмаганын беләсездер, шәхси үрнәкләрегез, илебездәге тормышны яхшырту өчен яхшы гамәлләрегез белән генә тәрбияләнә. Ә әлегә мин штрафлар, төрле җәзаларны гына күздә тоткан кануннарыгызны күрәм. Илебездәге вәзгыять дилбегәсен кулларында тотучыларга ил икътисады кирәк түгел ахыры.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии