Үзбәк артистлары Сабантуйны күтәрде

Оптимизация, кризис дип сөйләнүләр Сабантуйларга да йогынты ясады. Быел Казанда ул 3 кенә урында үтте. Бу вакытлы гына булырмы, юкмы… Әллә шулай бәйрәм мәйданы кыскаруын дәвам итәрме? Әле моңарчы авыл Сабантуйлары гына кыскара иде. Менә чират шәһәрнекенә дә җитте.

Гадәттә, дус-иш белән син кайсы Сабантуйга барасың, дип хәбәрләшеп аласың. Без исә беркемне тыңламыйбыз, борын төбендәге мәйданга – Яңа Савин район Сабан туена, Гаврилов урамы башындагы Казансу елгасы ярына чыга идек. Монда Кояш нурларыннан ышыкланырга киң ябалдашлы агачлар юк-югын, әмма иркенлек… Йөргәндә дә кешегә бәрелмисең… Аннан трамвай белән генә киләсең дә аз гына җәяү атлыйсың һәм җәймәңне җәеп, табын көйләп утырасың. Безнең урын – ике концерт мәйданы арасы. Бер якта Шамкай белән Алмаз Хәмзин “яндыра”, икенче яктан башка артистлар дуылдата. Ә таныш-белеш яныбызга тукталып, бездә кунак булып чыга… Бу “иде” булып калган Сабантуй. Быел андый мөмкинлек булмады. Дәрвишләр бистәсенә барырга булдык. Аңарчы, гадәт буенча дустым Рәмис Латыйповка шалтыратып белешәм.

– Узган ел анда барып, аяк атлап йөри алмыйча гаҗизләнеп кайткан идек. Быел Аккош күленә бармакчы булабыз, – ди ул. Тыңламадым Рәмисне, машинага төялдек тә киттек Совет районы Сабан туена. Трассадагы бөке, инде килеп җиткәч тә машинаны куяр урын таба алмау, аны җәһәннәмдә калдырып тәпиләп атлау, ә сукмакның трассада бөтенләй булмавы, машиналар арасыннан азаплану, каенлыкка керә башлагач, тар сукмактан бер-берең үкчәсенә баса-баса (ботинкам артына басып, әллә ничә тапкыр йолкып ала яздылар) атлаулар… Нык үкендем… Ник килдем, дидем. Балалар да арыды. Шулай да, килгәч-килгәч, мәйданны бер әйләнергә кирәк. Халык агымы белән без дә актык та, кире чыгу юлына борылдык. Кайтасы да бар бит. Кайчан “агып” бетәрсең алайса. Карыйм: шунда үзбәк акценты белән берәү татарча тамаша рекламалый… Урман авызыннан чыгу юлында гына икән. Кердек һәм ник үтеп киткәнебезгә, үкендек. Монда Үзбәк халык циркы тамаша күрсәтә. Биектә бауда йөрүчеләр, клоуннар… Кызым Лилиягә дә, кунак кызы Камиләгә дә бик ошады бу тамаша. Кисәк-кисәк тыела алмыйча көлештек, ара-тирә куркып тыннар кысылып куя. 5 яшьлек малай – Билалетдинга күз сал әле?! Мин булсам, бу биеклектә башым әйләнер иде. Кая ул, нечкә баудан йөгереп йөрү, җилләп та тора бит анда…

Тамашаны татарчалы, русчалы алып баручы Абдивәли Шэрмәтов труппа белән таныштыра. Бу 6нчы буын икән инде. Хәзрәт Али бабайларыннан башланган ул. 1971 елда Казанга килеп, стадионда тамаша күрсәткәннәрен хәтерли Абдивәли әфәнде. Ул чакта үзе дә шул аркан өстендә ниләр генә кыланмаган. Әйдә бүген дә менеп кара, диде аңа берәү уены-чыны белән бергә. “Рәхмәт, мин инде пенсиядә шул”, – диде ул. Династиядә гел бертуганнар гына эшләгән. Менә бу юлы да труппада 11 кеше. Иң яше – өстә телгә алынган Билалетдин, аннан 7 яшьлек Асадбәк тә үз осталыгын күрсәтеп шаккатырды. Артистлар гастрольләрдә йөреп чарлана тора, корып, яңа артистларын тудыралар. Шулай буыннар эстафетасы дәвам итә.

Циркка мин кечкенәдән битараф түгел. Фокуслар, иллюзия белән шөгыльләнеп, артист булып йөргән чакларым да булды… Балачагымнан хәтерлим: цирк тамашаларында үзбәк артистлары катнашса, һичшиксез, “Хузударбас”лар чыгыш ясый. Бу инде татарчага тәрҗемә итсәң, арканда йөрүчеләр, урысчасы канатоходцы. Әнә Дилмурат арканда гына йөреп калмыйча, әллә нинди трюклар да ясады. Ахырдан такта каплап, өстеннән чыгып киткәч, күпләр аның сәламәтлеге өчен куркып: “Бу трюкны ясамагыз инде, куркыныч бит”, – дип, артистларга килеп үк әйттеләр. Ә мин аның хатыны Мәхмүзәгә мөрәҗәгать иттем.

– Ирегез өчен курыкмыйсызмы?

– Юк, остардылар инде. Бу алар эше, – диде ул тыныч кына.

Труппада хатын-кызлар тамашачыларны чын үзбәк пылавы белән сыйлады. Труппа шулай балаларын, бабайларын ияртеп, илдән-илгә йөри икән. Балаларыгыз мәктәптә укымыймыни, дим. “Укый, хәзер каникул бит. Безгә мондый тормыш бик ошый. Дөнья күреп йөрибез. Башка эш белмибез дә. Әйтик, бәрәңге сат, дисәгез дә сата алмаячакбыз. Үзбәкстандагы бәйрәмнәрдә еш чыгыш ясыйбыз. Халык бик яхшы кабул итә”, – диде саубуллашыр алдыннан Абдивәли әкә. Әле аларны шәһәрләрендә очратырга, тамашаларын күреп, пылауларыннан авыз итәргә мөмкин.

Кыскасы, Фирганә далаларыннан килгән артистларны очратмасам, быелгы Сабантуйларыннан арып-талып, йончып, күңелем төшеп кайткан булыр идем. Ә теге иртән сөйләшкән Рәмисләр мәйданга барып җитә алмаган. Машиналарын бик еракта калдырырга туры килгән. Ләкин шуңа да карамастан кемнәрдер пропусклы булып, җәяүлеләргә дә юл калдырмый, тыз-быз чабышалар иде, ди. Мәйданга чакрымнар барырга кирәк… Ачу килде дә, кире машинага төялеп, авылыбызга кайтып киттек. Сабан туе көнне авылыбыз аеруча ямьле, тыныч күренде, диде ул безгә.

Комментарии