- 24.06.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №25 (24 июнь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Газетабызның бу саны – беренче яртыеллыкта соңгысы. Чираттагысын 2009 елның икенче яртысына язылучылар кулларына тотачак. Гадәттәгечә, кемнәр беләндер саубуллашабыз дадыр, ә күпчелек, нигездә, безнең белән бергә калыр. Без инде шулай ничә еллар бергә. Иң мөһиме – дуслыгыбыз нык булып, бер-беребезгә терәк була алсак иде.
“Безнең гәҗит” киләчәктә дә үз кыйбласына тугры булып, хаклык, гаделлек турында язачак. Гыйбрәт алырлык тәрбияви мәкаләләр бастырачакбыз. Безгә эшләве җиңел, чөнки башкаларны көнләштерерлек укучыларыбыз хатларына таянабыз. Газета киләчәген, эчтәлеген бергәләшеп билгелибез. Без сезне тыңлап, сезне укып өйрәнәбез эшләргә.
Редакциябез хезмәткәрләре иренми. Сезнең хатлар аша аралашу гына җитми, төрле очрашуларга бик теләп йөрибез. Шундый очрашуның соңгысы Казан шәһәрендәге укытучылар белемен күтәрү институтында булды. Республикабыз районнарыннан җыелган татар теле һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары белән булган очрашу күңелдә якты хатирәләр калдырды, эшлекле тәкъдимнәр безгә киләчәктә ярдәм итәчәк. Шунысы сөендерә: бүген инде мондый очрашуларга ышанып барабыз: “БГ” турында халык белә, укый, аерым мәкаләләр буенча рәхәтләнеп фикер алыша.
Укытучыларны һөнәрләренең дәрәҗәсе төшү дә, милли мәгарифнең сүнеп баруы да борчый, аларга бүген икеләтә авыр. Чөнки алар киләчәктә татар теле яшәсен, үссен өчен яңа буында ана телебезгә мәхәббәт уята алырга тиеш. Ә моның өчен шартлар бик кыен. Милли компонент мәктәпләрдән йолкып алына. Татарча имтихан бирә алу мөмкинлеге бетерелде. Мондый шартларда татар теленә ихтыяҗны, мәхәббәтне бары тик үзаңны күтәреп, тамырларны барлап, туган нигезгә, туган авылга мәхәббәт тәрбияләп кенә булдырып була.
Һәр очрашуда күтәрелә торган бер тема бар. Элек тә укытучы тормышның төп терәге булган. Ул агитатор да, активист та, коммунист та… Бүген дә укытучы – дөнья тоткасы. Дөресрәге, “тишек томалаучы”. Матбугат темасына кагылгач, бу газеталарга мәҗбүри яздырту кайчан бетәр икән, диешә алар. Исемлек белән өчәр-дүртәр газетага яздыралар. Мамадыштан килгән Гүзәлия ханым: “Узган көздә исемлек белән язылырга мәҗбүр иткәч, бу газетаны (“Исемен күрсәтмәскә булдык” – И.Ф. иск.) язгы-көзге пычракларда интегәбез, итек астына җәяргә зур, җайлы газета, дип әйтеп яздырдым. Укымыйбыз бит. Укырлык әйберләр күп түгел”, – дип торып басып, озак кына нотык сөйләде.
“Мәҗбүр ителеп яздыру – газета укыла дигән сүз түгел бит. Укыла торган газета чыгарырга кирәк, – диеште алар. – Моннан тыш, район үзәгенә я Казанга мәҗбүри билет саттырып концертларга йөреттерәләр. Бармый калып булмый. Фәләнчә билет безнең мәктәптә сатылырга тиеш. Шул рәвешле “мин артист” дип мәҗбүри билет саттырып җырлап йөрүче җырчы кирәк микән безнең сәнгатькә?!” – дип аптырый укытучылар.
Дөрестән дә, мин гел әйтә киләм: мәҗбүрилек ул халыкта каршы протест тудыра. Аның белән күпмедер вакыт яшәп була, ә аннан соң… Сәнгатькә, шул ук матбугатка кабер булып чыкмасмы ул?
“БГ” турында сүз кузгалса, гел кисәтеп торам. Зинһар, мәҗбүрилек була күрмәсен. “БГ”ны яраткан, ошаткан кеше генә алдырырга тиеш. Башка газета-журнал ошый икән, бик яхшы. Тик татарча гына укыгыз. Аннан соң “БГ”ның интернет вариантындагы сәхифәләр газета чыкканчы ук, сишәмбе көнне тулыландырыла. Бу тиражга йогынты ясаячак дип куркытсалар да, без аннан өрекмибез. Газетабыз укылсын гына. Белеп торабыз: бер язылучы артында әллә ничә кеше тора. Нурлаттан килгән Роза Сафина да сүземне куәтләп куйды: “БГ”ны авылда яздыралар, әниләр укырга ярата. Башка газеталар да бар. Җыеп баралар. Кайткач, рәхәтләнеп укыйм, тик арада “БГ” таушалып беткән була”.
Әйе, газета таушалыр, ертылыр өчен инде ул. Тик килгәч, куйган җирдә онытылып кына калмасын, кулдан-кулга йөреп таушалып бетсен. Ә без нәкъ менә шушындый газета иҗат итәргә тырышачакбыз.
Бу очрашуга мин “Матбугат.ру” сәхифәсе җитәкчесе Данил Сәфәровны да чакырган идем. Шунысы куандырды: авылга да интернет, нигездә, килеп җиткән. Авыл укытучылары да интернет белән таныш һәм бу нисбәттән дә бик кызыклы, эшлекле сөйләшү үтте. Татар интернетын күтәрергә була, димәк. Ә “БГ”ның иң кызыклы язмаларын шул ук “Матбугат.ру”дан да укырга, хәтта бәхәсләшергә мөмкин. Горурланып әйтә алам: иң күп бәхәс кузгата торган язмалар “Матбугат.ру”да – “БГ”ныкы.
Кыскасы, һәрчак бергә яшик, газетабызны бергәләшеп чын халык гәҗите итик! Чөнки аның исеменә җисеме туры килергә тиеш – “БГ” безнеке, ягъни халыкныкы!
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии