Зират кемнеке ул? (видео бар)

Зират кемнеке ул? (видео бар)

Тормыш булгач төрле хәлләр була. Кайчак, акыл белән кабул итеп булмый торганнары да. Инде ничә көн менә шундый хәлгә аңлатма бирә алмый йөрим.

Авылыма кайттым. Арча районындагы Түбән Оры зиратын чистарту өмәсендә бар халык – яше-карты, хатын-кызлар, хәтта әбиләр күмәкләшеп эшләдек.

Авылыбыз данлыклы ул. Анда завод-фабрикалар булган. Элек байлар Орысы дип йөртелгән, Урта Азия илләрендә дә белгәннәр. Шиһабетдин Мәрҗәни үз китапларында күп тапкырлар телгә алган аны. Тарих фәннәре докторы, академик Радик Салихов берничә ел элек шушы авылның тарихын өйрәнеп, сенсацион белдерү белән чыкты, авыл тарихына багышланган «Служилая Ура» дип исемләнгән китап нәшер итте. Урыс капитализмы шәһәрдә барлыкка килсә, татар капитализмы авылда, нәкъ менә Түбән Орыда барлыкка килгән, дип ачыш ясаган ул. Русиянең 60 проценттан артык тукымасын минем авылымдагы фабрикалар җитештергән. Үзләре генә белгән серләр белән гаять сыйфатлы продукция җитештерелгән анда. Менә шуңа да авылым өлкәннәр телендә һаман да байлар Орысы дип йөртелә. Шул данлыклы авылның зираты да бик борынгы. Анда тарихи мирас исемлегенә кергән каберлекләр күп. Арада исемнәре изгеләр исемлегенә кертелгәннәр дә бар. Соңгы танылган шәхесләрдән атаклы юмор остасы Рәшид Шамкай да сыену урынын шунда тапты, ул безнең авыл кияве, хатыны – Суфия апа янына кайтып ятты. Барыбызның да соңгы сыену урыны зур мәйдан биләгән шушы зират бит. Менә шул зиратта йөзьяшәр каеннар, чыршылар соңгы елларда авып каберлекләргә зыян сала иде. Мондый золымны без дә кичтек. Берничә ел элек мәрхүмә әнием көн аралаш төшемә керә, бик моңсу, үзе берни әйтми, күзләре дә яшьле. Ничек юрарга белмим, курка калдым. Догалардан да калдырмыйбыз бит инде үзен. Авылыма кайткач хәбәр җиткерделәр: берничә көн элек давыл узган, әниемнең кабере өстенә юан каен ауган. Чардуганы җимерелгән. Менә нигә борчылган икән әнием.

Мондый хәлләр даимигә әйләнде, зиратны агачлардан арындыру көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Халык бердәм булып шуңа тотынды. Узган елгы өмәләрдә өйдә булмау сәбәпле катнаша алмадым, әмма зират фондына өлешемне керттем: катнашмаучылар акчалата ярдәм итәргә тиеш иделәр, халык шулай карар иткән. Ә менә быелгы өмәдә катнашу бәхете тәтеде. Әйе, һич арттырусыз бәхет, дим мин аны. Сау-сәламәт кеше мондый изге эшләрдән читтә калырга тиеш түгел. Авыл халкының бердәмлеген күреп, сокландым, горурландым. Күбесен таный да алмаган яшьләр сокландырды. Иртә таңнан зиратка килеп, иң соңыннан алар китте. Эш рәтен белүләренә сокландым, әйтерсең урман кисеп үскәннәр. Шул яшьләр арасында буталып йөреп, өлкәннәр дә яшәреп киткәндер. Сиздерде, икенче көнне сөякләр шактый арыган иде... Көлешә-көлешә эшләп, көннең үткәне сизелмәде дә бит.

Бу зиратны күп еллар мәрхүм Гапделфәт абый карап торды, Аннан дилбегә минем бертуган абыем Зөфәр Фәйзрахманов кулына күчте. Ул инде 23 ел шул зират өчен җаваплы кеше булып тора. 9 ел имамлык вазыйфасын үти. Берара Илсур абый Хәсәнов эшләп алды. Бик яхшы эшләде. Менә ике елга якын, халык үтенеченә колак салып, зиратта була торган мәшәкатьләрне авылдашым Надир Мөхәммәтгалиев үз җилкәсенә алды. Абыема зур терәк булды ул. Күзләр генә тимәсен үзләренә. Алга таба да Аллаһы Тәгалә сәламәтлекләреннән аермасын, кылган игелекләренең әҗерен күп итеп бирсен.

Әйе, бердәм икән минем авылым. Тик... арада күңелне тырный торган хәлләргә дә юлыгасың шул. Аны да әйтми кала алмыйм. Халык телендә һаман да колхоз дип йөртелгән хуҗалыкның бүгенге инвесторы Әтнә районының «Таң» ширкәте. Түбән Оры һәм Кызыл Яр авыллары кергән ширкәт «КызылЯр» дип атала. Инвесторлар «Вамин» ишеп бетергән хуҗалыкны аякка бастырды. Авылда төзелешләр киң җәелдерелде. Бар да әйбәт иде кебек... Тик өмә алдыннан абыем авылыбыздагы шушы «КызылЯр» ширкәте җитәкчелеге янына кереп, өмәдә катнашырга трактор сораган. Җитәкче кеше, Зөфәр абый, хәзер тракторлар ремонтта, дип артык сөйләшеп тормаган. Гәрчә, берничә көн генә элек проблема юк, изге эшкә ярдәм табылыр, дип әйтеп куйган булса да. Ләкин алга таба гарьләндерерлек хәл: янында утырган икенче бер түрә булырга хыялланган авылдашыбыз әйтеп куймасынмы: «Безгә утын кирәкми, әнә кенәрләрең белән эшлә зиратыңны!» Халык фикерләшеп юан агачларны Кенәрдәге агач эшкәртү ширкәтенә сата иде, чөнки зиратның чыгымнары җитәрлек. Ә авыл җирлегендә бюджетта аңа акча юк. Һәм бу акча зиратны төзекләндерергә тотыла, сәдака акчалары гына җитми бит. Аерым да җыелгаладык. Авыл ширкәтенә дә утыны җитәрлек кала иде. Моңарчы фермада шуны ягып яшәделәр юкса. Аннан соң, зират ул абыйныкы да, синеке дә, минеке дә түгел, безнеке, безнең барыбызның да соңгы йорты. Үзеннән ике тапкыр диярлек олы, шунда имам вазыйфасын башкаручы, инде 23 ел зиратта хезмәт кылучы мөхтәрәм кешегә, авыл кешесенең, синең зиратың дип, утыруын берничек тә аңлатып булмый торгандыр. Зөфәр абыем, бәлкем ялгышамдыр, 23 ел дәвамында мин аның өмәләрдә катнашканын күргәнем юк, диде миңа гарьләнеп. Аягына, йөрәгенә авыр операция кичергән абыем өчен бу бик авыр булып кадалган. Гомумән, авылым актив дисәм дә, мондый өмәләрне ят иткәннәр авылымда җитәрлек, кызганычка каршы. Бүген исемнәрен әйтеп тормыйм, танырлар үзләрен. Ялгышмыйк, гөнаһлардан, кеше рәнҗетүдән, бигрәк тә өлкәннәрнең хәтерен калдырудан сак булыйк.

Тракторлар табылды. Колхозның яңа хуҗаларыннан башка да эш бара. Әнә Надирның тракторын улы иярләгән. Бушлай эшләделәр. Кенәрдән килгән агач ташучы куәтле машиналарның да ярдәме зур булды.

Юлдан үткәндә зиратка күз саласың. Элеккеге шомлы, караңгы чытырманлык урынына ялт итеп балкып тора бүген безнең зират. Әрвахлар да сөенәдер бу хәлгә. Рәхмәт авылдашларыма, аның фидакарь улларына, кызларына!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Арча районы, Түбән Оры авылы

https://youtube.com/shorts/LgWeqi4xJAw?feature=share

Комментарии